Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мосафирларга – юл мәчетләре

Уфага кылган сәфәреннән кайтышлый мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Актаныш һәм Минзәлә районнары чигендә урнашкан "Нур" мәчетенә тукталды. Ул мәчетне салган Ренат Нуртдинов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашты. Әлеге иман йорты Казан-Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен...

Уфага кылган сәфәреннән кайтышлый мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Актаныш һәм Минзәлә районнары чигендә урнашкан "Нур" мәчетенә тукталды. Ул мәчетне салган Ренат Нуртдинов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашты.

Әлеге иман йорты Казан-Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен салынды һәм 2012 елның июнь аенда ачылды. Изге йорт "Протон" оешмасы генераль директоры Ренат Нуртдиновның иганә акчасына төзелде.

Камил хәзрәт юл мәчетендәге күркәм тәртип һәм гыйбадәтләр кылырга барлык шартлар булуы хакында әйтеп, Ренат әфәндегә мөселманнар өчен кылган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ренат Нуртдинов исә мөфтигә мосафирлар өчен тагын бер мәчет төзи башлавы хакында әйтте. Төзелеп килүче Актаныштагы икенче юл мәчете шулай ук Казан-Уфа трассасында - Татарстаннан Башкортстан җиренә кергәнче, районның Чишмәбаш авылыннан ерак түгел җирдә урнашкан. "Мәчет төзелеше киләсе елда дәвам итәчәк һәм, Алла боерса, мөселман мосафирларга озын сәфәрләре вакытында тукталып гыйбадәтләр кылырга тагын бер мөмкинлек булыр", - дип сөйләде Ренат Нуртдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X