Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар бай пенсионерларны каян таба?

Чаллы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән әңгәмә

– Фәнис Ринатович,  2025 елда мошенникларга каршы ничә җинаять эше кузгатылды?

– Төп сынау – мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мошенниклык: телефон афералары, компьютер схемалары. Барлыгы 1813 җинаять теркәлгән. Шунысы куанычлы: IT кулланып кылынган җинаятьләр саны 27,4 процентка кимегән. Бу – комплекслы күмәк эш нәтиҗәсе. Барысы да кушылды – төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, җирле үзидарә, белем бирү учреждениеләре, оешмалар, банклар, хокук сакчылары.

Халык та үзгәрә – алар хәзер уяурак, җинаятьчеләрнең хәйләләренә тиз генә бирешмиләр. Без даими рәвештә хезмәт коллективлары алдында чыгышлар оештырабыз, мәктәпләрдә һәм университетларда лекцияләр үткәрәбез, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшлибез. Видеоэкраннарда, транспортта социаль реклама трансляцияләнә, торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрендә мәгълүмат урнаштырыла. Дропперлар (мошенниклар һәм зыян күрүчеләр арасында арадашчы) белән эш алып барыла.

– Дропперлар – хәйләгә эләккән корбанмы, әллә аңлы рәвештә җинаять кылучылармы?

– Мөгаен, бу аңлы рәвештә эшләнәдер. Күпләр үз рольләре турында бик яхшы белә, ләкин җаваплылыктан качу өчен акланалар. «Белмәдем, аңламадым» – аларның яраткан сүзе, гәрчә сүз эшкә яраклы яшь кешеләр турында барса да. Җиңел акча эшләргә омтылучылар белән читләр идарә итә. Ләкин белмәү җаваплылыктан азат итми.

– Ни өчен мошенниклык өлкәсендәге җинаятьләрне ачу түбән дәрәҗәдә?

– 2025 елда 513 эш тикшерелде, элегрәк бу сан 684 иде. Саннардан барысы да күренә. Төп сәбәп мошенникларның дистанцион рәвештә эшләвендә. Җинаятьчеләр Россия Федерациясеннән читтә тора. Аларның яшәү урыннарын ачыкласак та, җинаятьне исбатлый алмыйбыз. Шәһәрдә эш итүче алдакчыларны ачыклавы җиңел. Ә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кыенрак. Оештыручылар дистанцион рәвештә боерыклар бирә, ә җинаять өчен башкаручылар, шул ук дропперлар һәм арадашчылар, җавап тота. Схеманы оештыручылар куркынычсызлыкта кала.

– Суммалар да бик зур бит, алданучылар ул акчаларны кайтара алалармы?

– Әгәр дә дропперны тоткарласак, аннан түләтәбез. Суммалар миллионнарга җитә, пенсионерлар бөтен акчаларын мошенникларга җибәрә, кредитлар рәсмиләштерә. Чаллыда гына түгел, Мәскәүдәге фатирларын алданып сатучылар да бар. Башта мошенникларга булган акчаларын күчерәләр, өстәвенә башкаладагы фатирларын сатып та акчаларын шуларга бирәләр... Теркәлү вакытында банклар кызыксынса да, дөресен әйтмиләр: «яман шеш бар, операция кирәк» һәм башка шундый сәбәпләр бар, дип ышандыралар.

– Ни өчен дөресен әйтмиләр?

– Мошенниклар оста. «ФСБ хезмәткәрләре яки махсус хезмәтләр шалтырата, операция уздыру турындагы мәгълүматны беркемгә дә әйтергә ярамый», – дип куркыталар. Бу, янәсе, дәүләт сере, һәм моның өчен җаваплылык каралган. Мошенниклар үзләре акчаларны «мошенниклардан яшерергә кирәк» дип ышандыралар.

– Мошенниклар акчалы пенсионерларны ничек таба?

– Пенсионерлар акчага сакчыл карый. Пенсионер соңгы милкен сатып җибәрә икән, бу әле ул җитеш тормышта яши дигән сүз түгел. Моннан тыш, алар шулай ук кредитлар да рәсмиләштерәләр. Без җинаятьтән зыян күрүчеләрнең психоэмоциональ халәтен ачыклау өчен психиатрия экспертизасы уздырабыз. Әгәр аларның үз гамәлләре өчен җавап бирә алмаулары ачыкланса, банк белән килешү дөрес түгел дип таныла. Мондый очракларда алар кредит түләүдән азат ителә.

Узган ел суд 11 дәгъваны канәгатьләндерде. Искларның гомуми суммасы 3 444 445 сум. Мәсәлән, җинаять эше материаллары буенча, Чаллыда яшәүче хатын-кыз белән банк арасында 299 мең сумлык кредит килешүе төзелгән. Хатын-кыз акча алганда үз гамәлләренең әһәмиятен аңларга сәләтле булмаган.

– Фәнис Ринатович, кайчакта интернет аша мошенникларга үзебез тап булабыз. Мондый җинаятьләрне ничек тикшерәсез?

– Бер мисал китерәм. Чаллыда яшәүче хатын-кыз, гаиләсендә проблемалар башлангач, белдерүләр кушымтасы аша күрәзәче хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, мошенник корбаны була. Башта ул «профессиональ күрәзәчегә» 1 мең сум җибәрә. Әмма соңыннан аңа ирендәге бозыкны чыгарырга кыйммәтле ритуал кирәк, диләр. Шәһәрдәшебез күрәзәчегә барлыгы 374 мең сум акча күчерә. Тик файдасы булмый, гаилә таркала. Тикшерү нәтиҗәсендә күрәзәче тулысынча үз гаебен таныды һәм зыян күрүчегә бөтен сумманы кайтарды.

Чаллыда сим-бокслар табылды, бу хакта да сөйләгез әле?

– Татарстанда Җинаять кодексының яңа маддәсе буенча беренче җинаять эше Чаллыда кузгатылды – абонент терминалларын, трафикны яки виртуаль телефон станцияләрен законсыз файдалану дип атала ул. Бер фатирдан сим-бокслар алынды. Әлеге эш буенча 5 гаепләнүче уза, аларның 3се кулга алынды. Эпизодлар күп, бөтен Россия буенча җыябыз. Күптән ачыкланмыйча яткан эшләр шулай ябыла да. Мәсәлән, «әбине алдадылар» дип эш кузгатыла, ул ачылмаса да саклана. Сим-бокслар табылгач, абонент номерлары буенча җинаять эшләре бер производствога җыела. Кураторлар башка урында. Сим-боксларны фатирларга курьер китерә. Барлык аралашу мессенджерлар аша бара, җинаятьтә катнашучылар бер-берсен белми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев