Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар фатирына кадәр саттырганнар

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алданучылар һаман да очрап тора.

Моны күздә тотып, без даими рәвештә газетабыз битләрендә бу темага язмалар урнаштырабыз, белгечләр белән фикер алышабыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Этажи» торак сатып алу һәм ипотека компаниясе җитәкчесе Дмитрий Абушахманов. Ул мошенниклык очраклары һәм алардан сакланып калу буенча  үз киңәшләрен бирде.  

«Тормышта булган бер очрак хакында сөйлисем килә. Бу хәл Чиләбе өлкәсендәге Миасс шәһәре колледжы укытучысы белән була. Аңа, үзен хокук саклау органы вәкиле дип таныштырып, Мәскәүдән бер ханым шалтырата. Укытучы кешенең дәүләт порталындагы аккаунтына янәсе мошенниклар «һөҗүм» ясаганнар, хәзер ул анда керә алмый. Иң мөһиме: үз исеменә рәсмиләштерелгән фатиры һәм бар булган акчалары куркыныч астында. 

Билгесез ханым фатир белән бәйле сату-алу эшен туктатып тору турында хәбәр итә. Әмма укытучыга, үз акчаларын саклап каласы килсә, телефонына махсус кушымта урнаштырырга куша. Моннан тыш, аңа риелтор белән элемтәгә чыгарга да киңәш итә. Янәсе, үз фатирыңа милек хокукларын кире кайтарырга кирәк.

Афера бер ай дәвам итә. Башта мошенниклар укытучы ханымның 130 мең сумын кулга төшерә, ә соңыннан, үз фатирын 2 миллион 400 мең сумга сатарга өндәп, реаль килешүгә кул куйдыра. Нәтиҗәдә, Миасс кешесе 2 миллион 500 мең сумнан артык акчасын югалта һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Боларны истә тотып, шунысы кабат искәртәсем килә, телефоннан нәрсәдер сорап яисә нидер тәкъдим итеп шалтыратучыларга беркайчан да җавап бирмәгез»,

— дип кисәтә Дмитрий Абушахманов. 

Сезнең белән мошенниклар элемтәгә керсә, нишләргә? 

* Истә тотыгыз: мошенниклар — яхшы психологлар һәм манипуляторлар. Алар белән сөйләшмәгез, диалогка кермәгез. Кем шалтыратканын төгәл белмисез икән, телефонны куегыз. 

* Шалтыратучы кеше сезне ашыктыра башласа, смс-кодлар сораса, сезгә һичшиксез мошенниклар шалтырата дигән сүз. 

* Счетларыгызны блокка куйдык, карталарыгыздан акча «урлаганнар», яисә фатирыгызны сатканнар дип шалтыратсалар, паникага бирелмәгез. Тыныч кына трубканы куегыз да, банк хезмәткәрләренә үзегез шалтыратыгыз (банк сайтларында яисә картаның үзендә аларның рәсми телефоннары күрсәтелгән була). 

* Иң якын туганнарыгыз белән элемтәгә керегез, сезгә кем һәм нинди максатта шалтыратканын аңлатып бирегез. 

* Мошенниклар сезнең акчагызны урлау өчен, төрле сценарийлар кулланалар. Берүк аларның шартларын үти күрмәгез. 

* Мошенниклар бик еш кына җинаять эше кузгатылырга мөмкин, тикшерү барганда беркемгә дә бернәрсә дә әйтмәгез дип, куркыталар. Шуны истән чыгармагыз: җинаять эше кузгатыламы, юкмы – моны бары тик шәхсән үзегез дәүләт тикшерүчесе кабинетында утырганда гына әйтергә мөмкиннәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев