Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа ысулын тапканнар

Нинди?

Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа схемасын уйлап тапканнар. Ватцапның "Эшче" яисә "яңартылган" вариантын куярга тәкъдим итеп сылтамалар җибәрә башлаганнар. 

Мондый хәбәрләрне Санкт-Петербургта яшәүчеләр беренче булып алган. 

РФ Эчке эшләр идарсенең Санкт-Петербург буенча идарәсе хәбәр итүенчә, мондый сылтамалар зыянлы сайтка кертә һәм мошенниклар шулар аша кешеләрнең шәхси һәм акча түләү мәгълүматларын алалар.

Январь аенда гына мондый сылтамалар меңләгән кешегә җибәрелгән. Ватцапка чикләүләр кертелү нәтиҗәсендә кешеләрне яңа ысул белән алдау очраклары артырга мөмкин.

 Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шикле сылтамалар буенча кермәскә, белмәгән кушымталар куймаска чакыралар.

Кушымталарны App Store һәм Google Play дан алырга, шәхси мәгълүматларны белмәгән кешеләргә җибәрмәскә киңәш итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция сак булыгыз: мошенниклар