Мошенникларга 11 млн сумнан артык акчасын биргән
Пенсионерны месенджерына хәбәрләр җибәреп куркытканнар.
Чаллыда 70 яшьлек пенсионер үз куллары белән мошенникларга 11 млн 500 мең сум акча биргән.
Билгесез ир белән хатын аның белән телефон аша элемтәгә кереп, Украина хәрби көчләренә акчалата ярдәм итүдә гаепләгәннәр. Моның өчен аңа җинаять эшче ачылырга мөмкин дип куркытканнар. Моннан котылу өчен акча түләргә кирәклеген әйткәннәр.
Хатын-кыз 6 апрельдә курьер белән беренче очрашуда ул 3,5 млн сум акчасын биргән.
9 апрельдә икенче курьрега 8 млн акча тапшырган.
Шуннан соң мошенниклар белән элемтә өзелгән.
Бәлага тарыгына пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев