Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга 677 мең сум акча күчергән

50дән артык «перевод» ясаган.

Чаллыда яшәүче 40 яшьлек ир-ат инвестиция биржасында күп акча эшлим дип ышанып, мошенниклар корбаны булган. 
Ир-ат рәсми төстә беркая да эшләмәгән. Телефонда уеннар уйнаганда отышлы инвестицияләр турында сылтама тапкан һәм шунда кергән.
Таныш булмаган ир-ат аңа күп акча «эшләү» мөмкинлеген әйткән. Әмма табыш алу өчен биржа счетына акча кертергә кирәклеген әйткән. Ир-ат бер айда 50 перевод ясап 677 мең сум акча күчергән. 
Счетында бик күп «процентлар» күргәч, акчасын алырга тели. Әмма «консультант»  телефонын алмый, ир-ат шунда үзенең алданганын аңлый. 
Полициягә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз: мошенниклар