Мошенниклар өлкәннәрне коронавирус белән алдалый
Татарстанда мондый очраклар бар инде
Полициягә Казанда яшәүче ике өлкән яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Беренче пенсионер ханым өенә билгесез ике хатын-кыз килүен, шәһәр хастаханәләренең берсендә эшләүче дип үзе белән таныштыра һәм коронавирус авыруыннан гомерен иминиятләштерергә тәкъдим итүен сөйли. «Страховка» бәясен җинаятьчеләр 30 мең сумга бәяләгән. Аларга ышанып, зыян күрүче тиешле сумманы тапшырган",-дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә. Икенче корбаны шул ук йортта яшәүче өлкән яшьтәге ханым булган. Ул 15 мең сум акча биргән. Ике факт буенча да «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары алып барыла. Хокук саклаучылар медицина хезмәткәрләре өйләргә йөрми һәм тормышын иминиятләштерү белән шөгыльләнми, дип кисәтә.
Чыганак:Челнинские известия
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев