Мото һәм квадроциклда җилдерүче 3 яшүсмерне эләктерделәр
Таныклыксыз йөрүчеләргә ни булыр?
Инспекторлар Кече Шилнәдә зур тизлек белән мотоциклда йөрүче 16 яшьлек егетне тотты. Яшүсмернең таныклыгы да, транспортында номерлары да юк. ГАИ хезмәткәрләре аңа кагыйдә бозучы картасы ачты һәм протокол төзеде. Шул ук кичне инспекторларга тагын 2 яшүсмер эләкте. Шул ук хәл. Алары квадроциклда йөргәннәр. Яшүсмерләрнең транспорт чаралары штраф стоянкага озатылды.
Тукай районы ГАИ хезмәте фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев