Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы: «Әтинең туган көн дип исе китмәде»

Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева) белән әңгәмә.

Газета укучыларыбыз классик язучыларның әсәрләрен бастыруыбызны сорый. Шуны искә алып, яңа елдан танылган әдипләребезнең хикәяләрен бирә башладык. Чиратта – Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре. Атаклы язучының иҗатына күз салганчы, аның кызы, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева) белән әңгәмә кордык.

–    Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры танылган «Без – кырык беренче ел балалары»н сәхнәләштерде. Сез премьераны  килеп карадыгыз.  Фикерегез,  хисләрегез нинди? Әдәбиятта йөзек кашына тиң әсәрнең театр варианты да популярлык казана алырмы? 
–    Бераз ерактан башлыйм әле. Киң тамашачы даирәсенә Мөхәммәт Мәһдиев күбрәк проза әсәрләре авторы буларак таныш, ләкин аның әдәби мирасында ике пьеса да бар. Берсе – «Борчулы өч көн» дигәне – 80нче елларда Татар дәүләт республика күчмә театрында (1988 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәләштерелде, һәм тамашачы аны яратып кабул итте. Ул әсәр дә әтигә хас юмор һәм драматизм бергә үрелеп бара.
Соңгы берничә елда Мәһдиевнең проза әсәрләре башка сәнгати формаларда күренә башлады – 2021 елда «Без – кырык беренче ел балалары» повесте буенча «Татаркино» нәфис фильм төшерде. Ул шактый уңышлы булып чыкты. 2024 елда исә әтинең бу әсәре ике театрда сәхнәләштерелде – Буа театрында һәм Чаллыда.

Мин Чаллыда спектакль премьерасында булып кайттым. Пьесада әсәрдәге бөтен геройлар катнаша, вакыйгалар бер-бер артлы, динамик рәвештә бара, сәхнәдә яшьлек хөкем сөрә, көлке-шаян ситуацияләр дә, моңсу эпизодлар да бар – барысы да Мәһдиевчә. Спектакль 3 сәгатькә якын барса да, арытмый, һәр эпизоды кызык – көләсең дә, уйланасың да. Лирик герой-сөйләүче шулай ук режиссер тарафыннан вакыйгаларда катнаша торган персонаж буларак гәүдәләндерелгән. Ул читтә торып комментарийлар бирә, автор сүзләрен сөйли, шул ук вакытта башка егетләр-кызлар арасына кереп, алар белән уртак тормышны яши. Спектакльнең соңгы күренеше аеруча мөһим бер роль уйный – ул илдә инде күптән хакимлек иткән системаның яшеренмичә сугыштан җиңеп кайтучы солдатны да кешегә санамавын күрсәтә. Берәүләр Ватан өчен кан койганда башкалар тылда хатын-кызны, балаларны басымчак итеп, колхоз малына хуҗа булып, типтереп яшәүләре ачык күренә. Нәкъ тормыштагыча. Спектакльдән мин якты хисләр белән чыктым. Талантлы яшьләрне сәхнәдә күрү үзе бер хозур бирә. 
Белгәнебезчә, әлек прозаик язучының әсәрен йә сәхнәдән, йә радиодан укыйлар иде. Заманында радио һәрбер өйдә бар иде, әле телевизорлар киң таралмаган чакта, мәсьәлән, мин күп кенә татар спектакльләрен, татар җырларын, шигырьләрен шул радиодан тыңлап үстем. Бүген исә вәзгыять башка, хәзерге буын колак белән генә түгел, күбрәк күз белән кабул итүгә күнеккән. Бу шартларда Мәһдиевнең әсәрләрен яңа формаларда тәкъдим итү, бәлки, яшь буын өчен кызыграк та булыр.

–    Әтиегез мондый эшне күреп ни дияр иде икән? Безнең күзлектән караганда, ул үз бәясен бик белә торган, горур әдип иде. Сез аның яраткан кызы, сөйләгез әле, ул нинди кеше иде? Әсәрләрен ничек язды? Кайсын ныграк яратты?
–    Әйткәнемчә, әти инде пьеса язып караган, үзенең спектаклен тамашачы ничек кабул иткәнен залда карап утырган кеше иде. Әлбәттә, бу повестьне сәхнәләштергәндә аның фикерен ишетү кызык булыр иде: бәлки, кайсыдыр күренешкә акцент ясауны кирәк табар иде, кайсыдыр персонажны тегеләй яки болай күрүен әйтер иде. Ләкин аның повесте күптән үз тормышы белән яши, аны укыйлар, цитаталарын китереп сөйләшәләр, шуңа күрә дә әсәрнең талантлы режиссер кулына керүенә шатланасы гына. Олег Кинҗәгулов әсәрне һәм геройларын яратып, авторның кичерешләрен аңлап эш иткән. Талантлы кешеләр берләшеп яңа әсәр тудыра икән – бу инде язучының бәхете.

Без – гаиләсе – әтинең беренче тамашачылары идек. Кичке аш вакытында ул безгә әсәрләренең язылган бүлекләрен укый һәм безнең реакция, кичерешләребезне карап утыра иде. Укыганнан соң фикер алышу да була – бу инде уртак сөйләшү, көлешү, кайчак җиңел «коррективлар» кертү...
Язучыга һәр әсәре кадерледер, дип уйлыйм, бу инде үзең тудырган балаңны ярату кебек табигый хис. Гомеренең һәрбер чорында, этабында әти шул вакыттагы халәте, хисләре, яшәү тәҗрибәсенә туры килгән әсәрләр язган. Мисал өчен – гомеренең азагында ул ярымпроза-ярымхатирә жанрында булган «Ачы тәҗрибә» китабын язды һәм тәмамлап өлгермәде – бу китап, һичшиксез, аның үз тормышына, яшәгән мохитенә, җәмгыятенә, дәверенә нәтиҗә ясау. Бу әсәрдә, аеруча аның икенче китабында, ачыну, моңсулык, кара сәхифәләр күбрәк…

–    Бөек язучының 95 еллыгы тыйнак кына билгеләп үтелде. Шулай дөрес микән? Бәлки Казан белән генә чикләнмичә, район-авылларга да бу датаны искәртергә кирәк булгандыр. Чөнки М. Мәһдиев әсәрләре өлкән буынга да, яшьләргә дә кызыклы, туйдырмый торган. Тагын бер кат искә төшерергә форсат булыр иде.
–    Әтинең туган көне тәгаен билгеле түгел, шуңа күрә аның юбилей даталары беркайчан да аерым бер көнгә бәйле булмады. Әти үзе дә «туган көн» дигән әйбергә әллә ни зур игътибар бирми иде, гаиләбездә дә үлеп-бетеп туган көннәрне бәйрәм итү юк иде. Рәсми күзлектән караганда үлгән язучыларның 95 еллыгы түгәрәк дата саналмый. Шуңа күрә дә әтинең юбилеен 2024 елның декабрь башында Язучылар берлегенең Тукай клубында шау-шусыз, ләкин бик эчтәлекле, җылы итеп уздырдык – Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла инициативасы белән «Без – кырык беренче ел балалары» нәфис фильмын килгән тамашачыларга күрсәттек, соңыннан сәхнәдән хатирәләр яңгырады. Залда әтине якыннан белгән кешеләр генә бар иде – студентлары, коллегалары, туганнар һәм язучылар. Гомумән алганда, Мәһдиевнең төгәл туган көне булмау файдалы да булып чыкты – аңа багышланган искә алу кичәләре, очрашулар, төрле чаралар, көненә, аена, елына карамастан, районнарда, мәктәпләрдә ел дәвамында булып тора. Арча районы Сикертән авылы мәктәбендә ел саен декабрь аенда укучылар һәм укытучылар өчен «Мәһдиев укулары» оештырыла, быел инде унынчы кат узачак, Аллаһ боерса…

–    Гомумән, Мәһдиевнең иҗатын оныттырмау, әдәби мирасны саклау өчен ниләр эшләнә? Сез – аның кызы, дәвамчысы буларак ниләр эшлисез? Бу җитәрлек дип саныйсызмы? Тагын ниләр эшләргә кирәк?
–    Әтинең әдәби мирасы минем кулда калды, һәм бу миңа бик көчле мотивация бирде. Башта 5 томлык әсәрләрен чыгардык, зур хәзерлек эшен башкарганнан соң, 2014 елда аның фәнни мәкаләләр китабын җыеп бастырдык. 2019 елда Мәһдиевнең 90 еллык юбилеена 10 томлык әсәрләрен дөньяга чыгардык. Бу – аның иҗатын, шәхесен, мирасын яратучы, ихтирам итүче кешеләр ярдәме белән эшләнде. Берникадәр дәрәҗәдә минем филология фәннәре кандидаты булуым да ярдәм итте (фән юлына әти киңәше белән кереп киткән идем, үзенә файдага булып чыкты – моны инде «әтичә» моңсу юмор белән әйтүем).
Мәһдиев исемендәге урамнар Гөберчәк авылында һәм Арчада бар. Гөберчәктә әтинең музее гөрләп эшли. Арчада мәйданда берничә зур язучыга бюстлар куелган, әтигә дә... Шулай ук биредә әдәбият музеенда инде күп еллар Мәһдиевкә багышланган экспозиция эшләп килә.

Казанда әти 30 елга якын эшләгән университет диварына мемориаль такта кую күздә тотыла, Аллаһ насыйп итсә, анысы да булыр. Университет атмосферасы, биналары, колонналары, студентлары – барысы да әтинең бәхете иде, шуңа күрә исеме аның яраткан университетына бәйле калса, бу бик зур эш булыр иде.
2024 ел дәвамында «Ватан 21 век» кинокомпаниясе әтинең «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериал төшерде. Режиссер Александр Далматов җитәкчелегендәге коллектив аны якын арада, эшләрен бетереп, тамашачы хозурына тапшырачак.

Әти архивының күп өлешен «Мирасханә»гә тапшырдым (бу «эшкәртелгән» материаллар – әтинең «Сызып ак нур белән...», «Тукай турында хезмәтләр» китапларына һәм 10-томлыкка кергән әсәрләр, мәкаләләр, язмаларның кулъязмалары, вариантлары һ.б.). Ләкин кулымда әле дә архивның бер өлеше бар: фотографияләр, берникадәр мәкаләләр, язмалар, әтинең 2-3 блокноты (көндәлек булмаса да, аның рух халәтен, фикерләрен, күзаллауларын тасвирлый торган материаллар), миңа язган берничә хаты. Аларны нинди рәвештә дөньяга чыгачагын әлегә уйлап бетермәдем. Һәм иң мөһим бурычым – әтинең әсәрләрен русчага тәрҗемә итү. Берничә хикәясен инде күптән тәрҗемә иттем, «Торналар төшкән җирдә» повесте дә тәрҗемә ителеп Мәскәүдә чыкты. Алдымда – «Бәхилләшү» әсәре ята, аны да планда тотам.

Сөенечле хәбәрләрдән тагын берсе – «Торналар төшкән җирдә» әсәре Чулпан Зариф-Четин тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителде, Аллаһ боерса, Төркиядә нәшер ителәчәк.
Тагын бер хыялым бар (ләкин ул инде минем мөмкинлекләргә генә бәйле түгел) – әтинең укыган, яшәгән, эшләгән, әсәрләрендә һәм язмаларында матур итеп тасвирланган авыллар буенча бер туристик маршрут төзергә иде. Бу күбрәк Казан артына кагыла (Арча, Саба, Теләче, Балтач районнары). Бик матур җирләр, анда мәгънәле экскурсияләр оештырып булыр иде, бәлки җирле халыкка да файдасы тимәсме...
Киләчәктә Мәһдиевнең башка әсәрләре дә сәхнәгә чыгар дип ышанам. Шулай ук кинематография да аңа битараф калмас, чөнки әтинең әсәрләрендә чын халык тормышыннан алынган сюжетлар, вакыйгалар, кызыклы характерлар, мизансценалар бик күп. Гуманистик, затлы әдәбият киләчәк буыннарга заманча форматта чыгарга тиеш.

Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Әңгәмәдәш – Резидә Юсупова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев