Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мохтаҗларга – бушлай кием-салым (видео)

Чаллының Комсомол районында мохтаҗларга ярдәм итүче «Уңыш навигаторы» («Навигатор успеха») дип исемләнгән социаль үзәк эшли. Әлеге үзәккә кием-салым, аяк киеме, балалар әйберләре, мәктәп әсбаплары – тагын әллә нәрсәләр алып киләләр. Үзәк эшчәнлеге, анда кемнәр йөрүе хакында Чаллының Комсомол районы ТОС ассоциациясе җитәкчесе Ольга Айдимирова белән сөйләштек.

– 2018 елның сентябрендә тагын бер ТОС җитәкчесе Любовь Кутузова белән социаль үзәк оештырырга уйладык. Башта без элеккеге ЖЭК бинасы подвалында эшли башладык. Шәһәрдәшләр алып килгән киемнәрне мохтаҗлар шуннан алып китә иде. Әмма бу бинада озак эшләргә туры килмәде, 2019 елның язында Муса Җәлил проспектындагы 56А йортының цоколь катына күчендек. Ул вакытта бина бик начар хәлдә иде, хәзерге ремонт та, яхшы пластик тәрәзәләр дә, кыйммәтле ишекләр дә, хәтта идән өслеге дә юк иде, – дип сөйли башлады Ольга Викторовна. 

Бүген бина эчендә һәр бүлмәдә киемнәр тәртипләп элгечләргә эленгән. Хатын-кызларныкы, ир-атларныкы аерым. Аяк киемнәре дә бар. Кием-салым алырга килгән кешеләр киенү-чишенү бүлмәсенә кереп, ошаган әйберне киеп карый ала. Нәкъ кибетләрдәге шикелле. Әмма монда киемнәр өчен бер тиен дә акча алмыйлар. Ольга Викторовна белән балалар әйберләре тезелгән бүлмәләргә үтәбез. Нәрсә генә юк монда – пеленка, подгузниклар, ползунки, распашонкалар, колготки-носкилар... «Элегрәк бала киемнәрен бик алмыйлар иде. Хәзер күпбалалы гаиләләр килеп, балаларына ярашлы әйберләр җыйнап китәләр...» – ди ассоциация җитәкчесе.   

Үзәккә кием сайларга килгән ханымнар белән сөйләшәм. 

– Еш булмаса да, килеп йөрим шулай. Кая барасың? Акчаны җиткереп булмый... Әле ярый шушы үзәк бар, дим. Хезмәткәрләре дә шундый ягымлы, игътибарлылар, – ди Светлана Разуметова. 

– Бу бинага күченгәч, безнең белән «Камминз Кама» оешмасы элемтәгә чыкты һәм иганә ярдәме тәкъдим итте. Шул оешма хезмәткәрләренең булышлыгы белән үзәктә шкафлар булдырылды, – дип сөйләвен дәвам итә Ольга Айдимирова. – Үзәктән бервакытта да кеше өзелмәде. Киемнәр алып килә тордыләр, аны мохтаҗлар алып китә торды. 2021 елның декабрендә мин ярдәм сорап депутат Таһир Сөнгатуллинга мөрәҗәгать иттем. Аның һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлаховның ярдәме белән бинада ремонт ясалды. Февраль аенда ремонтка ябылган идек, үзәкне кабат 12 майда гына ачтык. Бик күп эш башкарылды: электр үткәргечләрне алмаштырдылар, стеналарны, түшәм, идән өслекләрен тигезләделәр, линолеум җәйделәр, тәрәзәләр, ишекләр куелды, сантехника яңартылды. Ремонттан соң кеше тагын да күбрәк килә башлады. Хәзер дә шулай. Кешеләр үзәк ачылганын чиратта көтеп торалар. Без өч сәгатьлек эш вакытында 100дән артык кешене кием-салым белән тәэмин итәбез. Алай гына да түгел: мәктәп әсбаплары, аш-су тәлинкәләре сорап килүчеләр дә бар. Үзәктә андый әйберләр дә бар. Монда йөрүчеләр белә: ачылгач та кием-салым да күп була, сайлап алырга була, – ди ул. 

Ольга Викторовна олы үлчәмдәге киемнәргә кытлык булуын әйтә. 50нче размер һәм аннан зуррак үлчәмдәге киемнәрне кеше күп сорый, ди.

– Килүчеләр арасында пенсионерлар, инвалидлар, ялгыз гомер итүчеләр, күпбалалы гаиләләр бар. Йортсызларны үзәккә кертмибез. Алар үзләре дә керми, нәрсә кирәген әйтәләр дә, без чыгарып бирәбез. Чаллыдан гына түгел, Тукай, Алабуга, Мөслим, Зәй, Түбән Кама районнарыннан, хәтта Удмуртиядән дә кием-салымга килүчеләр бар, – дип аңлата Ольга Айдимирова. 

Үзәк коридорында тартмалар тезелеп тора. Алар өлешчә мобилизациягә эләккән хәрбиләргә икән. 

– Чаллыдан мобилизацияләнгәннәр янына өч тапкыр бардык инде. Яңа ел алдыннан «Тимер» отрядына җыенабыз. Солдатларга өс һәм аяк киемнәре, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, дару, биш литрлы баллоннарда су һәм башка кирәк-яраклар алып бардык. Барысы да шәһәрдәшләребез ярдәме. Кемдер әйбер алып килә, кайберләре акча гына бирә. Солдатларга нәрсә кирәген сорашабыз да, үзебез сатып алабыз. Егетләр безнең килүгә бик сөенәләр, бөтенесе белән аралашып торабыз, туганлашып беттек дисәң дә була. Соңгы баруыбызда җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, бәрәңге белән иткә хәтле пешереп бардык, – ди әңгәмәдәшем. 

Чаллы солдатларына булышырга балалар бакчалары коллективлары да алынган. Үзәккә алып килгән тартмалар арасында мәктәпләрдән җыелган ярдәм дә бар. Ольга Викторовнаның әйтүенчә, тартмаларга әйберләрне бүлеп тутыралар. Әйтик, берсенә – шәхси гигиена һәм юыну әйберләре, икенчесенә – дарулар, өченчесенә азык-төлек салына.  

Теләге булган һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Киелми торган яхшы киемнәрегез булса яисә солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтәсегез килсә, «Уңыш навигаторы»на мөрәҗәгать итә аласыз. Үзәк дүшәмбе 10.00-12.00, чәршәмбе 15.00-18.00, җомга 11.00-14.00 сәгатьләрдә эшли. Адресы: ГЭС бистәсе, Муса Җәлил проспекты, 56А йорты.  

/ Гөлия Ибатуллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев