Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өмәр БАЙКҮЛ: “Төркия татарлары турында фильм төшерәм”

XIX гасыр башында татарлар арасында көчләп чукындыру башлана. Шунлыктан, шактый күп милләттәшләребез авыллары белән Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу аянычлы хәлләр турында Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" әсәрендә тәфсилләп язылган. Баксаң, 100 ел элек Босфор ярларына күчеп киткән татарларның оныклары бар. Алар гаиләләре тарихын өйрәнеп, шул вакыйгаларны дөньяга таратырга телиләр икән....

XIX гасыр башында татарлар арасында көчләп чукындыру башлана. Шунлыктан, шактый күп милләттәшләребез авыллары белән Төркиягә күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу аянычлы хәлләр турында Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" әсәрендә тәфсилләп язылган. Баксаң, 100 ел элек Босфор ярларына күчеп киткән татарларның оныклары бар. Алар гаиләләре тарихын өйрәнеп, шул вакыйгаларны дөньяга таратырга телиләр икән. Режиссер Өмәр Байкүл әнә шуларның берсе. Аңа 23 яшь. Ул Төркиянең Искешәһәрендә туып, Кайсерида кинематография институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә режиссер ярдәмчесе булып эшли. Хәзер яшь режиссер әби-бабаларының Төркиягә күченеп килү тарихы турында документаль фильм төшерү белән мәшгуль. Әлеге әңгәмә шул хакта.

ино төшерергә Сезне нәрсә этәрде?

- Беренчедән, мин - татар баласы. Икенчедән, Төркиядә яшәүче татарларның, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән яхшы таныш. Шул юнәлештә кечкенә генә тикшерү дә уздырдым. Үзем өйрәнгәннән соң, башкаларга, бөтен дөньядагы халыкларга да шуны күрсәтәсем, милләтебезне танытасым килде. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен без әтиемнең әнисе - әбиемнән өйрәндек һәм мин аңа шуның өчен бик бурычлы. Ул ике ел элек вафат булды һәм мин бу киноны аңа багышлап төшерәм. Аңа рәхмәтемне шул фильм аша җиткерәсем килде. Максатым - татар милләте турында киләчәк буынга сөйләп калдыру. Кызганычка каршы, күченеп килгән татарларның берсе дә исән түгел. Без ул тарихны аларның балаларыннан гына ишетеп беләбез. Тик менә безнең балаларыбыз белер микән - бу әлегә билгесез.

Минем әби-бабаларыбызның батырлыгы турында да сөйлисем килде. Алар заманында берләшеп, бер белмәгән чит җирләргә чыгып киткән. Әлбәттә, яңа урында тормыш башлау җиңел булмаган. Шуңа да карамастан алар телне, динне, мәдәниятне саклап калганнар.

Фильм өстендә эшли башлавымның тагын бер максаты бар. Минем Төркиягә киткән татарлар белән Казан татарларының язмышын чагыштырып карыйсым килә. Төркиядә татарлар төрекләр арасында яшәп үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калганнар. Безне еш кына чит илгә китеп, татарлыгыгызны оныттыгыз, дип гаеплиләр. Кемнең ничек үзгәргәнен, милләтен сакалаганын әлеге фильм күрсәтер дип уйлыйм.

- Бу тарих турында кайдан мәгълүмат алдыгыз?

- Әйткәнемчә, әтиемнең әнисе безне милли рухта тәрбияләргә тырышты. Минем бабам әтием бәләкәй чакта үк вафат булган. Аның турында әбием гел сөйләп торды. Еш кына Искешәһәргә кайтып, андагы Сабантуйларда, татарлар оештыра торган башка чараларда да катнаштым. Шуларны күреп, кызыксынып киттем дә инде.

- Әбиегезнең авылында булганыгыз бармы?

- Кызганычка каршы, ишетеп кенә беләм. Гомумән, Казанда, Татарстанда беренче тапкыр. Шуңа да карамастан, мин монда үземне бер дә чит хис итмим. Күңелдә шундый фикер туды - монда шул хәтле күп кеше, аларның кайберләре бәлки минем туганымдда дыр әле...

- Әниегез - Кырым, әтиегез - Казан татары. Ни өчен сез Казан татарлары мәдәниятенә, тарихына күбрәк игътибар бирәсез?

- Мин бәләкәй чагымда күбрәк әти авылында үстем, балачактан ук Казан татарларының гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләндем, шул мохиттә үстем. Шуңа да үземне кырымтатары түгел, ә Казан татары дип саныйм.

- Кино төшергәндә нинди булса да кызыклы фактларга юлыкмадыгызмы?

- Төркиягә күчеп килгән татарлар Русиядә калган туганнары белән элемтәләрен өзмәгән - алар һәрдаим хат алышкан. Кино төшергән вакытта, мин ул хатларны таптым. Аларда күп кенә кызыклы мәгълүматлар бар. Төркиядә татарларга җир бирелгән була, әмма алар инде бер төрле климатка ияләнгәч, шул шартларга туры килгән урынныэзләп табарга тырышканнар. Күченеп килгән татарлар өч төркемнән тора - Әлмәт, Казан һәм Оренбург якларыннан килүчеләр. Беренче төркемдәгеләре Эрзурумга киләләр, аннары Кайсерига китәләр. Кайсерида, мәсәлән, һаман татар киленнәре бар, алар хәзер бик өлкән яшьтә инде. Аннан Бурса якларына китеп урнашалар. Госман дәүләте тарафыннан аларга бирелгән җир турында документ та бар. Госман телендә язылган әлеге фәрман Искешәһәрнең татарлар берлегендә һаман да саклана.

Минем бабаларым өченчетөркемнән була һәм алар Искешәһәр янындагы авылга килеп урнаша. Бу авылда киң урамнар, мәчетләр, һәрбер йөртта мунча да төзиләр. Тагын бер кызыклы факт - хатларда Русиядә калган татарларга "Монда килегез!" дигән өндәү дә булган.

- Ни өчен алар татарларны Төркиягә чакырдылар икән?

- Тел һәм динне саклап калу өчен. Тел мәсьәләсенә килгәндә, Госман дәүләте ул вакытта мәҗбүри бернинди тел дә өйрәтмәгән. Теләккә карап үз телеңдә яисә төрекчә аралашырга мөмкин булган. Ул вакытта дингә карата Русиядә мөселманнарга бераз кыенрак булган, аларны кысканнар, шул сәбәпле Төркиягә күчеп киткән татарлар арасында үз туганнарын кайгырту хисе көчле булган.

- Мәхмүт Галәүнең "Мөһәҗирләр" әсәрен укыганыгыз бармы?

- Юк.

- Фильмның исеме ничек булачак?

- «Kuruhöyük». Бу билгеле Госмания авылының беренче исеме, мин аны калдырырга уйладым. Бөтен җирдә корылык булганда, шушы җирдә генә су булган, шуңа бу авылның исеме шундый.

- Бүгенге көндә фильмның бер өлеше инде әзер. Аны төшереп бетерергә нәрсә комачаулый?

- Әйе, фильмның өчтән бере тәмамланды инде. Төркиягә кагылган өлешен инде төшереп бетердем. Татарстанга килеп, мондагы авылларны төшерәсе калды. Аны башкарып чыгарырга Татарстаннан бераз ярдәм кирәк. Мин үзем яңа гына укып бетергән яшь белгеч. Керемем әлегә әллә ни зур түгел, чөнки яңа гына эшли башладым. Киноны бер генә кеше төшерә алмый, өч-дүрт кеше кирәк. Менә шуларны Татарстанга алып килү өчен юл чыгымнарын күтәрә торган кеше табылса, рәхмәтле булыр идем. Яшәү, өч авылга бару өчен ярдәм кулы сузучы табылса, шат булыр идем.

Әңгәмәдәш -

Гөлназ Бәдретдин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев