Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәшһүр Илһам Шакиров шәҗәрәсе финалга чыкты

Тукай районы зона турында икенче урын алды.

«Энергетик»  мәдәният  сараенда «Гаилә тарихында гасырлар авазы» дип исемләнгән шәҗәрә фестиваленең зона туры узды. Анда Актаныш, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Зәй, Тукай районнарыннан һәм Чаллыдан килүчеләр гаиләләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. 

Чаллы данын «Болгар» бию театры солисты Нияз Хәмәтшин яклады. Аның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Кызганыч, аның шәҗәрәсе финалга үтмәде. Нияз диплом белән бүләкләнде.

«Тукай районы мәшһүр җырчыбыз, якташыбыз Илһам Шакировның нәсел агачын тәкъдим итте. Без икенче урын алып, финалга чыктык», – диде Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәйзерахманов.

Фото «Якты юл» газетасыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният шоу бизнес