Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспекты буйлап юлны кайчан озынайтырлар?

Монда сүз Мәскәү проспектын озынайту турында бара.

Шәһәр планында Мәскәү проспектын дәвам итү бар. Моның өчен 13 бакча хуҗаларына 9 млн сум компенсация бүлеп бирү каралган. «Юбилейный» бакчачылык ширкатендә җир кишәрлекләрен бәяләүнең башлангыч нәтиҗәләре шундый. Суммага төзәтмәләр кертергә мөмкиннәр. Барысы бергә бакча җәмгыятендәге 5,1 мең кв.м мәйданлы территория яңа юлга китәчәк.
Проект нигезендә, юл Мәскәү проспекты белән Нариманов урамы кисешкән урыннан башланачак, Орловка бистәсе йортлары аша узачак (монда инде 30 млн сумга участокларны кире алдырганнар). Аннары - Чаллы елгасы аша күпер буйлап юл узачак. Соңыннан маршрут Орловка кыры буйлап уза, монда «Юбилейный» бакчачылык ширкатенә дә юл керәчәк. 

Шуннан соң магистраль ЗЯБ бистәсендәге Һади Такташ урамы белән тоташачак. Юлның гомуми мәйданы 2,7 гектар тәшкил итә. Юл исә һәр якка икешәр полоса тәкъдим ителеп төзеләчәк.

Мәскәү проспектын дәвам итү проекты дәүләт экспертизасын узды. Шәһәр янындагы юл төзелешенә акча әлегә юк.

- Сроклар әлегә билгеләнмәгән. Барысы да федераль программаларда катнашу вакытына бәйле. Бу 2022 елда да булырга мөмкин, бу соңрак та булырга мөмкин, - дип сөйләде гыйнвар аенда Чаллы мэры Наил Мәһдиев. - Һичшиксез, кызыксынган як буларак, без бу мәсьәләне тизрәк чишелсен  өчен тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы