«Мунча балага уза алмаучыларга да ярдәм итә»
Альбина һәм Дмитрий Смирновларны Чаллыда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр.
Алар халыкны дөрес итеп мунча керергә, чабынырга өйрәтәтәләр. Мунча керү – ул юыну гына түгел, биредә кеше энергия туплый, ял итә, халыкча әйткәндә, «яңадан туган кебек була», – ди шәһәрдәшләребез. Бу хакта тулырак әңгәмәбезне укып белерсез.
– Ничек бу эш белән шөгыльләнә башладыгыз?
– Дмитрий: Без дә башкалар кебек кечкенәдән мунча белән таныш. Бәләкәй чакта себерке белән кыйнап чабындыра иделәр. 90нчы елларда мунчаларны бик эссе яга башладылар, сауналар үсеш алды. Ә анда коры һава, температура 100-110 градус. Анда утыргач, кайчакта баш авырта башлый. Әле авылларда да бу моданы күреп, кирпеч мичләрне сүтеп, тимерне куя башладылар. 2016 елдан соң без мунчаны икенче яктан ачтык. Мин Уралга барып укып кайттым. Аннары Чаллыда танылган пар остасы Илгиз Лотфуллин белән таныштым. Аңарда өйрәнеп, тәҗрибә тупладым. Мунчадагы температура 110 градуска кадәр күтәрелмәскә тиешлеген аңладым.
– Ә кулай температура нинди?
– Дмитрий: Температура төрле була ала. Уртача 70-80 градус – бу иң югарысы. Кем өчендер 50-60 та җитә. Балаларга аннан да түбән кирәк. Кайберәүләр бит балалар чыныксын өчен ташка су сибәләр дә, температура 100 градуска кадәр күтәрелә.
– Авылларда борынгыдан бәби мунчасы дигән төшенчә бар. Яңа туган сабыйларга мунча кирәкме?
– Альбина: Әйе, бу бик яхшы тәҗрибә. Әмма барысы да дөрес башкарылырга тиеш. Беренче мунча аның баш миендә барыбер калачак. Балага ана карынындагы кебек температура көйләргә кирәк. Карында да дымлы, җылы, мунчадагы кебек бит. Дөрес мунчада бәби йоклап та китә. Йомшак кына себеркегә яткырырга мөмкин. Бала моны бәйрәм кебек кабул итсен, ул куркыныч түгел икәнлеген аңларга тиеш.– Дмитрий: Мунчадан соң олылар да яңа туган сабый кебек булалар. Кешенең энергиясе яңара, көче барлыкка килә. Алар бирегә арыган хәлдә киләләр. Мунчадан соң кеше арырга тиеш түгел. Баштан алар белән сөйләшеп, индивидуаль шартлар булдырабыз. Биредә барысы да мөһим: мохит тә, профессиональлек, пар остасының тәҗрибәсе дә, мичнең нинди булуы да.
– Мунчадагы ритуаллар кешегә ничек тәэсир итә? Эшне урынын үзгәртү турында карар кабул итәр өчен нигә мунчага барырга кирәк?
– Альбина: Мунчада ана карынындагы кебек атмосфера тудыру турында әйткән идек. Мондый табигый шартларда кешенең игътибарын берни дә җәлеп итми. Ул үзен ишетә ала, теләкләрен аңлый. Моңа өстәп, башка гамәлләр дә роль уйный. Аның тәнен тоз белән яки уылган әрем белән ышкыйсың, чистартасың. Моны кешене начар энергиядән арындыру нияте белән эшләргә кирәк. Бу эзотерика түгел. Барысы да халыкча, әмма бу ысуллар эшли.
– Электән үк хатын-кыз бәби табып 40 көн узгач, аны махсус мунчага керткәннәр. Сездә дә шундый тәҗрибә бар икән.
– Әйе. Мәгълүм булганча, йөклелек вакытында организмда күп гормоннар җыела һәм, гомумән, бәби табу – ул зур стресс. Мондый чакта мунча психологик яктан бик булыша. Безгә балага уза алмаучылар да килә, һәм моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әгәр тәндә киеренкелек тупланса, мунча аны йомшартып җибәрә, кеше җиңеләеп, яңарып китә. Үзе җылынгач, ул бу җылылыкны башкаларга да бирә ала, чөнки эчке хәләте үзгәрә. Мунча кешенең уен да чистарта. Берчак шулай безгә озак вакыт балага уза алмый изаланган ханым килде. Без аңа үзенең теләкләрен һәм борчуларын ишетерлек итеп, тыныч һәм уңай мохит тудырдык. Шунда ул күптән күңелендә йөрткән «балага узсам, тазарам» дигән фикерен искә төшерде һәм аннан арынды. Шул рәвешле бу терапия үз нәтиҗәсен бирде. Әлбәттә, мунча бөтен проблеманы да хәл итми, ләкин ул бик күпләргә үзләрен аңларга һәм эчке киеренкелекне киметергә ярдәм итә.
– Димәк, сез психолог та?
– Дмитрий: Әйе, бу психосоматика белән бәйле. Бу юнәлештә махсус белемем бар. Мин гел игътибар итәм: мунчада терапия алгач, хатын-кыз балаларына карата йомшара, аның күп нәрсәгә карашы уңай якка үзгәрә. Кунаклар безгә борчуларын сөйли, кемдер елап ала, кемдер эчтән генә яна. Малайларны бит, гадәттә, көчле итеп, еларга ярамый дип тәрбиялиләр. Шуңа ул хисләрен тыя, әмма шуның белән ул якыннарына карата суына. Мунчада шул кабырчыкны салдырабыз. Биредә һәркем дә тигез: җитәкче дә, табиб та, банкир да. Ул бары тик тән эчендәге җан гына. Менә хәзер махсус операциядән кайталар. Аларга да дөрес итеп мунчага барырга киңәш итәбез. Элек-электән барлык сугыштан кайтучыларны баштан мунчага керткәннәр, аннары гына өйгә. Алар юл тузанын, негативны юып төшерергә тиеш.
– Мунчага килүчеләр оялмыймы?
– Дмитрий: Бездә хатын-кызлар белән Альбина эшли, мин ир-атлар белән. Гүзәл затлар арасында пар осталары бик аз. Шуңа безгә ирле-хатынлылар парлап килә. Мөселманнар да бар. Алар өчен мунчадагы чисталык та бик мөһим. Без мунчада җылы атмосфера тудырырга тырышабыз, 30 үләннән ясалган чәй белән сыйлыйбыз. Күбесе монда килеп кергәч: «Әбидә авылда кунак булган кебек», – диләр. Ял итеп, йокыга китүчеләр дә бар. Әгәр дә син «адашсаң», сиңа яхшы булган урынга кайтырга кирәк. Үзеңне имин, мәшәкатьсез итеп хис итәр өчен. Бу уйларны тәртипкә китерә.
– Пар остасының бурычы нидә?
– Дмитрий: Чабынудан рәхәтлек һәм файда алу өчен пар остасы барысын да эшли. Мунча зыян салмаска тиеш. Ул терморежим, пар белән идарә итә белә, кирәксә салкын һава да җибәрә.
– Парда ничә минут утырырга киңәш итәсез?
– Дмитрий: 15–20 минут җитә. Хәзер бит сауналарда керәләр дә, мичкә су сибәләр дә, 5 минут утыралар да чыгалар, аннары башлары авырта.
– Альбина: Парлану бит ул әкрен генә җылыну. Без баштан аякларны җылытудан башлыйбыз, аннары әкрен генә температураны арттырабыз. Ә менә башны җылыту кирәкми. Без бүрекләр кидерәбез, себерке белән каплыйбыз.
– Теләге булган һәркем үзе дә бу процедураларны уздыра аладыр?
– Дмитрий: Әйе, без курслар да уздырабыз. Күбесе үзе, гаиләсе өчен өйрәнергә килә. Пар осталары арасында чемпионатлар да уза. Мин 2023 елда Россия буенча икенче урын алган идем, хәзер мондый бәйгеләрдә хөкемдар булып торам. Минем укучыларым үзләре шул фестивальләрдә катнаша.
– Сез үзегез арымыйсызмы?
– Альбина: Безнең тернәкләнер өчен вакыт бар. Кунакларны көн саен кабул итмибез. Иң кызыгы – без бик арыган чакларда клиентлар да энергияне сизә, шалтыратучылар булмый. Дөрес тукланырга тырышабыз.
– Себеркеләрне үзегез ясыйсызмы?
– Альбина: Без махсус пар осталары өчен ясап сатучылардан алабыз. Кайберләрен үзгәртәбез, үзебез өчен яраклаштырабыз. Каен, имән, пихта себеркеләрен кулланабыз. Бер чабындырганда берничәне дә кулланабыз. Һәр себеркенең үз максаты: берсе яхшы җылылык бирә, берсе чәбәкләргә, берсе башны капларга уңай. Себерке бәйләү үзе бер сәнгать. Кавказдан китерүчеләр дә бар. Бер хатын таулардан җыя. Анда яшь ботаклар. Себерке җиңел, уңайлы булырга, тәнне кыра торган ботаклары булмаска тиеш.
– Аны ничек дөрес итеп парлыйлар?
– Дмитрий: Без һәркем өчен аерым себерке тотабыз. Әмма үзең өчен берсен берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Аны кайнар суда пешекләп, батырып калдырырга ярамый, бу рәвешле аның хуш исе дә кими. Иң дәресе – себеркене кул түзәрлек кайнарлыктагы суга 1-2 минутка батырып торырга кирәк. Аннары полиэтилен капчыкка салып, ләүкәгә алып куярга. 30 минут дәвамында яфраклар ферментлаша, йомшара. Алар коелмый да. Чабынгач, җәен күләгәгә элеп куярга, кышын суыкка чыгарырга мөмкин.
– Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев