Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Мунчага юындырырга алып бар», дип төшенә керә

Гозерен үтәгәч кенә, еракка китеп югала.

2020 елның кышында минем яраткан әбием үлде. Аңа 93 яшь иде. Безнең якларда электән мәрхүм белән мунчага йөрү гадәте булган. Син үлгән кешене үз артыңнан чакырасың, аңа мунчада табакка су салып әзерләп бирәсең дә артыңа карамыйча чыгып китәсең. Әбине күмгәч аның олы кызы безгә бу күптәнге гадәт турында сөйләде. Хәзер инде алай эшләмиләр. Без инде сөйләштек тә оныттык бу турыда. 

Әбине күмгәннән соң, 9 көн үткәч минем апайга төш керә: әбинең чәчләре майланып каткан, мине мунчага юындырырга алып бар, юлны таба алмыйм дип әйтә ди. Апай инде күргән төшенә игътибар итми. Шул турыда сөйләшеп утырганга кергәндер инде ди. Икенче көнне тагын төшенә керә: «Миңа уңайсыз болай йөрергә, ярдәм ит», – ди. Апай әнигә төшен сөйли. Икенче көнне әни мунчаны яга. Әбинең өенә барып, ишеген  ачып (әбинең өен йозакка бикләп куйдык ул үлгәч): «Әйдә киттек», –  ди. Мунчага кереп табакка су әзерли дә юынырга куша. Шул төндә апайга тагын төш керә. Әби: «Әниеңә рәхмәт әйт», – дип елмая да сукмак буенча еракка китеп югала, ди. Шуннан соң апайның төшенә кергәне юк.

«Булмас димә» телеграм-каналыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев