Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Мунчасын кергәч, үләнәсең инде, кияү!»

Булачак хатыны белән көнендә таныша һәм шул ук көнне кавыша.

Кемдер тормышта кайнар хисләрсез, ягъни мәхәббәттән башка да яшәп була, бер-береңә хөрмәт булса, шул җитә дигән фикердә. Икенчеләр, нигезендә мәхәббәт булган гаилә генә чын мәгънәсендә бәхетле була, диләр. Хәер, бу мәсьәләдә киңәш бирү мөмкин түгел. Чөнки бер гаиләгә туры килгән тормыш тәҗрибәсе икенчесенә ярашмаска мөмкин.  

Очраклы юлдашым, Актаныш егете Ленарның сөйләгәннәрен ихластан, шаккатып тыңладым.  
«Минем өйләнүем төштәге кебек кенә булды дисәм, күпләр ышанмас», –  дип башлады ул сүзен. «Булачак хатыным белән көнендә таныштык, шул ук көнне кавыштык. Бер атнадан никах укыттык. Бер айдан гөрләтеп туй ясадык. Артыннан озаклап озатып йөреп, бер-беребезнең холкын, гаиләсен, нәсел-нәсебен өйрәнеп өйләнешмәсәк тә, яшерен-батырын түгел, уңдым мин хатыннан. Өйне дә ялт итеп тота, тәмледән-тәмле ризыгын да пешерә, холкы да менә дигән. Эштә җылытып ашар өчен бөтенесен бөртекләп көйләп, «имин йөр берүк» дигән теләген әйтергә дә онытмыйча, елмаеп эшкә озата. Кичке аш янына телеңне йотарлык итеп камыр ашлары әзерләп каршы ала. Кайчан гына җитешә торгандыр?! Әле бит икенче сыйныфта укый торган кызыбыз Гөлназны һәркөнне мәктәпкә озата, каршы барып ала, атнага 2 мәртәбә бию түгәрәгенә йөртә, дәресләрен әзерләшә. Авырыксынып, зарланганы юк. Миңа Аллаһыдан биргән иң зур бәхет итеп кабул итәм мин Ләйсәнемне, күз генә тимәсен! 11 ел бергә яшәү дәверендә бер тапкыр да үпкәләп-турсаеп сөйләшми йөргәнен хәтерләмим. Мин кызып киткән чакта да, уен-шаяруга борып, җайлап җибәрә. Әти-әниләренә бик тә рәхмәтле мин. Кызларын гаилә җанлы, тормыш итү өчен әзерлекле, уңган-булган итеп үстергәннәр. 

Без икебез дә гап-гади гаиләләрдән. Матур сөю сүзләрен сөйли дә белмибез. Тик, мин шунысын яхшы беләм: беребездән-беребез аерылып ярты көн дә тора алмыйбыз. Эштән өйгә ничек итеп ашкынып кайтканымны үзем генә беләм. Чөнки анда мине иң кадерле кешеләрем көтә. Анда җылы да, рәхәт тә. Миңа калса, шуннан да олы бәхет юк дөньяда! 

Ә бит танышуыбызның тарихы шаккатмалы! 35 яшькә кадәр буйдак булып йөргән улларының бер көндә өйләнүенә әти белән әни дә ышанмадылар. Күпме кызлар белән йөреп, моңарчы кайсы белән булса да гаилә кору теләге туганы булмады. Ә монда, Ләйсәнем әйтмешли, «барысы да рас килде». 

Шулай беркөнне хезмәттәшем Дамир белән икебезне чираттагы командировкага җибәрделәр. Бу юлы республиканың иң ерак районнарының берсенә эләктек. Барасы предприятиенең кайсы урамда икәнен ачыклап йөргәндә, каршыбызга кечкенә генә буйлы бер кыз очрады. Бик сылу да, артык чибәр дә түгел, ләкин коңгырт-яшел күзләренең акыллы карашы бер күрүдә әсир итте мине. Юлны өйрәткәннән соң, өйләре каршында туктатып төшердек. Бераз сөйләшеп торган арада минем буйдак, аның да кияүдә түгел икәне ачыкланды. Фамилияләребез бертөрле булып чыкты. Ул моңа карата шаяртып: «Үләнешсәк, алыштырасы да юк икән...» – дип, әйтеп куйды. Иң гаҗәпләндергәне, мишәр кызы безне, гел дә таныш булмаган егетләрне, үз өйләренә кичке ашка чакырды. 

«Кунакханәнең ашханәсендә ризык бик сыйфатлы түгел. Көнгә бер тапкыр булса да, ашказанызга тәмле өй ашы керер, килми калмагыз. Мунча да көн дә ягулы безнең. Килми калмагыз, яме?», – дип, вәгдәбезне алып, елмаеп саубуллашты. Кичен Дамирның ниндидер башка эше килеп чыкты. Ә мин янәшәдәге кибеттән чәен-конфетын алып, кунакка тәвәккәлләдем. Күңелдә ниндидер курку-шом булса да, барасы-күрәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты…

Туй өстәленә тиң нинди ризыклар әзерләгәннәре турында әйтеп тормыйм. Ләйсәннең әнисе Кафия апа һөнәре буенча пешекче икән, һәммә ризыгы телеңне йотарлык. Мактый-мактый ашыйм, бераз мәй дә эчеп алдык. Күпмедер вакыттан соң хуҗа мине мунчага дәште. Анда кергәнем истә, ә менә ничек, кем белән юынганымны анык кына хәтерләмим. Шунысы минем өчен табышмак булып калды: кай арада бабай булачак хуҗа чыгып киткән дә, мин киенгән арада янымда ... Ләйсән пәйда булган. Тик шунысы хак – мунчадан Ләйсән белән бергә кайтып кердек. Ишекне ачып керүебезгә, өстәл янында чөкердәшеп чәй эчеп утырган ике әбекәй: «Әйдә, кияү балакай, Ләйсән кызым, чәй эчеп алыгыз, «кайнар» мунчадан соң тамагыгыз кипшенгәндер!» – дип, кояштай балкып каршы алдылар. 

Бер секунд эчендә айнытып җибәрде мине бу сүзләр. Аптыраулы-сораулы карашымны бер Ләйсәнгә, бер әнисенә төбәп, нидер әйтергә телим. Тик ярым- пышылдап чыккан сүзләрне үземнән башка беркем дә ишетми. Ул арада иңемнән кочып алган «бабай» колагыма мин ишетелерлек кенә итеп: «Мунчасын кереп кайткач, үләнәсең инде, кияү! Кызыбыз алтын бәясенә торышлы, иншалла, үкенмәссең!» – диде. 

Бабай хаклы булып чыкты. Бер генә мизгелгә дә үкенгәнем юк. Ләйсән минем бөтен барлыгымны биләп алды, әти-әниемне, туганнарымны үзенеке итеп кабул итте. Минем шөгыльләремә кадәр игътибарлы ул. Хәтта балыкка да бергәләп йөрибез», – дип, кояштай балкып, бәхетле гаилә кыйссасын төгәлләде  Ленар. Аннан соң серле генә итеп: «Игезәкләр көтәбез, Аллаһы боерса, дүрт айдан бәби туена чакырырбыз үзегезне», – дип өстәде. 

Иншалла, тату гаиләгә бермә-бер куаныч өстәп, тупырдап торган ике малай алып кайтты Ләйсән. Котларга бардым, әлбәттә. Берсен икенчесеннән аерып алырлык түгел, шулкадәр охшашлар. Исемнәре дә килешле, чын татарча: Заһир белән Таһир. Сәламәт, бәхетле булып үссеннәр. Ленарның бабасы белән дә таныштык. Мунча кыйссасын исенә төшергәч, ихластан көлеп җибәрде Морат абый. 

«Соң, 27 яшен тутырган кызының киләчәген ата-ана кайгыртмый, кем кайгыртсын тагын! Егетнең яхшы гаиләдән икәнен сораштырып белгәч, «тимерне» кызуында сугарга булдык, карчык белән... Бер-берсен ошатканнарын да күреп тордык. Мунчага үзем җитәкләп кертеп җибәрдем Ләйсәнне, ирсез каласың бит инде, дип.  Ялгышмадык, рас килде бит!», – диде ул канәгать елмаеп. 

Рәзинә Насыйбуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев