Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мурашко Covid-19 белән киеренке хәл күзәтелә торган төбәкләрне атады. Анда Татарстан да бар

Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә коронавирус авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке.

Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә Covid-19 авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Эпидемиологик вазгыять төбәкләрдә төрлечә. Без Удмуртия Республикасында, Пермь краенда, Оренбург өлкәсендә, Башкортстан Республикасында, Иваново өлкәсендә, Төмән өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында киеренке хәлне күрәбез», — дип санап китте министр.
Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ул җитәкләгән ведомство коронавирус буенча кискен вазгыять күзәтелгән Федерация субъектларына өстәмә медицина бригадаларын җибәргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус