Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Муса Җәлил истәлегенә багышланган бәйгегә нәтиҗә ясадылар

Чаллының "Орион" яшьләр үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган кичә узды. Чарада аның катлаулы тормыш юлын, сугышта, пленда узган яшь гомерен хәтерләрдә яңарттылар. Кичәдә “Шәһри Чаллы” газетасы журналисты, блогер Айзирә Имамова да чыгыш ясады. Ул Җәлилнең "Сөю" шигырен укып, залдагыларны үзенә әсир итте.

Чара кысаларында "Орион" яшьләр үзәге үткәргән "Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән онлайн-бәйгегә дә нәтиҗә ясадылар. Анда Чаллы һәм якын-тирә район-шәһәрләрдән 40ка якын нәфис сүз остасы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Чаллының 76нчы лицее укучысы Амалия Шафикова, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы Әдилә Ишалина һәм 3нче мәктәп укучысы Әмир Фәтхетдинов бүлеште. Җиңүчеләр арасында хезмәттәшебез Айзирә Имамова һәм 52нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова да бар. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Муса Җәлил халык күңелендә Ватанга тугрылык, батырлык, каһарманлык үрнәге буларак яши. Шуңа күрә дә аның тормыш юлы, иҗаты безнең өчен аеруча кадерле. Мондый бәйгеләрне киләчәктә дә оештырачакбыз”, - ди чараның режиссеры, “Орион” яшьләр үзәге белгече Хәмидә Хисмәтуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев