Муса Җәлил истәлегенә багышлап, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя торган көрәш турниры быел 58 тапкыр үткәрелә
Минзәләдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ачылды.
12-13 февраль көннәрендә Минзәләнең «Юность» боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык көрәш турниры үткәрелә. Бүген турнирның тантаналы ачылышы булды. Ярыш 58 нче тапкыр үткәрелә.
Чараның ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов катнашты.
Марат Әхмәтов көрәшчеләрне, тамашачыларны сәламләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Көрәшче кеше тормышта да югалып калмый. Бәйге күңелдә матур истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз. Без көрәшле, без көрәшче һәм без киләчәкле халык», — диде ул.
Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил турнирын иң дәрәҗәле турнир дип атады. «Бу бәйге безгә күрешү урыны. Муса Җәлил турнирында җиңү — зур дәрәҗә. Элек без дә „Ватаным Татарстан“ ны көтеп ала идек. Чөнки арткы санда җиңүчеләрнең исемнәре, фотолары чыга иде», — дип сөйләде ул.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында 391 көрәшче бил алышачак.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев