Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Музыкаль тамашага рәхим итегез!

24 февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була. Комедия театр артисты Раушан Шәриф сценарие буенча куелган. Анда Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, яшь артист Азат Фазлыев, биючеләр катнаша. "Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте....

24 февральдә "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була.

Комедия театр артисты Раушан Шәриф сценарие буенча куелган. Анда Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, яшь артист Азат Фазлыев, биючеләр катнаша. "Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте. Шаян чыгышларны тыңлап, рәхәтләнеп көлделәр, ә моңлы җырларыбыз уйландырды, моңландырды. Чаллы халкы да бу программаны яратыр, дип ышанабыз. Хөрмәтле дуслар, килегез, тормыш мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итегез", - ди җырчы Айгөл Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев