Нәбирә Гыйматдинова: «Бер мәхәббәт белән генә яшәп булмый»
Аны социаль челтәрләрдә табып булмый, ул халык белән күзгә-күз очрашулар яклы.
Сүз – язучы Нәбирә Гыйматдинова турында. Аның китапларының чыкканын зарыгып көтәләр, гадәттә, тираж тулысы белән сатылып бетә. Соңгы вакытта укучылар яраткан язучысын юксына башлады. Нәбирә Гыйматдинова бүген нинди максатлар белән яна – үзе белән сөйләшеп алдык.
– Нәбирә апа, бүген ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Атна саен халык белән очрашуларга йөрим, төрле районнарга барабыз. Әсәрләр дә язам, хәзер «Казан утларында» яңа язылган «Кабәхәт тә ярата» дигән әсәрем басыла. Күп вакытым халык белән күрешеп уза. Яңа гына Питрәч районының бер авылында булдык. Үзләре килеп алды, илтеп куйды. Шулхәтле җылы очрашу булды, кеше дә күп җыелган иде. Ахырдан авылда яшәүчеләр: «Бернинди җырчылар да кирәкми, язучы булсын!», – дип әйткәннәр. Рәхәтләнеп зал белән аралаштык, бик күп сораулар бирделәр. Кәефләребез күтәрелде, озак аерылыша алмадык, ахырдан озата чыктылар.
Ә менә мәктәпләргә барырга бераз шөлләтә. Чаллы, Түбән Кама, башка шәһәрләрдәге белем йортларында булдык. Мәктәп биналары шундый матур: иркен якты бүлмәләр, кайберләрендә бассейн, хәтта саунасына кадәр бар. Ләкин балалар залга килеп утыргач, бераз күңелсез булып китә: сөйлисең-сөйлисең, ә алар берни аңламыйча күзгә карап торалар.
– Бәлки сезнең әсәрләр белән таныш түгелләрдер?
– Хикмәт әсәрдә генә дә түгел. Аларга балалар өчен сораулар бирәсең, бәлки 3-4 баланың күзендә ут кабынып китәдер, ләкин күбесендә – битарафлык. Аны яшерәсе түгел инде – мәктәпләрдә татар теле бетте. Гаиләләрдә дә яшь әти-әни иртән чыгып китә, кич кайтып керә, бала тәрбияләргә вакытлары да булмый. Шуңа күрә мәктәпләргә чыгу бераз кыенрак.
– Сез яңа әсәрегез «Казан утларында» чыга дидегез, ул китап итеп бастырылачакмы, яңа басмагызны кайчан күрербез икән?
– Минем китабым инде әзерләнеп ята. Хәзер ул Татарстан китап нәшриятында, мөхәррир укый. Әлегә төгәл аен әйтә алмыйм, әмма бу елда планда каралган, мин инде чыгар дип өметләнәм. Язучылар күбрәк өмет белән яшиләр. Мин дә укучы кулына барып җитәр дип ышанам.
– Китапларыгыз чыгасын алдан хәбәр итәсезме? Соңгы елларда аларны күрми дә калабыз, юксынабыз.
– Мин бер генә социаль челтәрдә дә үзем турында, чыккан китапларым, әсәрләрем хакында хәбәр бирмим. Мин, гомумән, интернетта аралашмыйм, минем шундый принцип. Нишләп язучы җансыз тимер аша аралашырга тиеш? Иң әйбәте – халык арасына чыгу. Мин халык арасында йөрим, сөйләшәм. Менә Тукай бәйрәмендә дә Казанда минем яныма кыска гына арада унбишләп кеше килеп китте, «Без сезне укыйбыз», – диләр. Социаль челтәрләрдә утырып кына укучыны яраттырып булмыйдыр, дип уйлыйм.
– Мәгълүмат урнаштырсагыз, китабыгыз чыкканын белеп торырлар иде...
– Моның бит төп хуҗасы – Татарстан китап нәшрияты. Нәшрият күпмедер дәрәҗәдә план буенча бөтен район китапханәләренә тарата. Әгәр басма яхшы укылса, алар өстәмә тираж белән үзләре дә сата. Бүгенге көндә китап тарату дигән әйбер бик көчсезләнде. Халык арасында пессимизм таралды. Әгәр сыйфатлы әйбер бирәсең икән, халык укый. Монда халыкны гаепләп калдырасы килми.
– Сезнең геройларыгызның прототиплары бардыр, үз тарихларын мессенджерлар аша җибәрмиләрме?
– Элек почта аша язып җибәрәләр иде. «Идел» журналында 20 ел эшләдем, яңгыр кебек хатлар коелып торды. Бу социаль челтәрләр булмаганда, компьютер бик кулланмаганда иде. Ул вакытта хат язу, аларны уку шулхәтле кызык була торган иде. Бүгенге көндә андый әйберләр бетте бугай, хат та алган юк. Әйткәнемчә, шушы очрашуларда гына халыкның фикерен ишетә алам.
– Алар арасында геройлар табып буламы соң?
– Була. Элегрәк безне очрашуларга күбрәк чакыралар иде: икешәр-өчәр сәгать аралаша идек. Очрашу ахырында кемдер яныңа килә дә үз язмышын сөйли башлый – син аны тыңлап торасың. Еллар уза, шуннан соң: «Тукта әле, шулай сөйләгәннәр иде бит», – дисең. Шул әйберне тагын да киңәйтәсең, зурайтасың. Менә дигән әсәр килеп чыга. Бервакытта да «Нәрсә языйм икән?» дип утырмадым.
Хәзер әле бер яңа әсәр язам. Бу бик гыйбрәтле язмыш. Яшереп торасы түгел, бүген егетләребез китә дә күбесе гарипләнеп кайта, ятып та калалар, күбесе югала да. Менә миңа Казандагы бер кеше турында сөйләделәр: төзелгән йортын, гаиләсен, малаен калдырып, махсус операциягә китә ул. Бу ир-ат ике ел әсирлектә була, моны инде үлгән диләр. Хатыны башка кешегә кияүгә чыга. Ә ул исән булып чыга. Мин баштан: «Шуны языйммы икән, юк микән?» – дип уйладым. Бик тә мөхтәрәм язучыдан киңәш сорадым. «Ник язмаска? Бу бит бер кешенең фаҗигасе, ул бит тегендә калмаган, туган иленә кайткан», – диде. Шул сүзләр кулыма каләм алдырды.
Бөтен китапларымда да – язмышлар. «Сихерче»не алсак та, Аксубай районындагы әби турында, «Парлы ялгыз»да – минем дус кызым, мәктәпләр төзеткән Вәсилә язмышы. Ләкин әдәби әсәрдә алдым да ничек бар, шулай күчереп куйдым дигән сүз түгел. Аны әзрәк үзеңчә бизисең, матурлыйсың, детальләр кертәсең, күренешләрен үзгәртәсең.
– Сезнең үз стилегез бар бит: сихер, урман, үләннәр... Яңа әсәрләрегездә бу юнәлеш сакланамы?
– Яңа әсәрләр бөтенләй башка юнәлештә. Мин бүгенге көндә ил, халык, милләт, татар теле язмышы турында күбрәк уйланам, ләкин ул кешенең гайрәтен чигерерлек түгел, мин аны матур итеп кертәм. Мин күп язучыларның әсәрләрен укыйм да – мәхәббәт анда, хыянәт, фәлән диләр. Ник шулар арасына үзеңнең милләтеңнең язмышын, телеңнең фаҗигасен әкрен генә кертмәскә? Халыкка бит болар барыбер кирәк, бер мәхәббәт белән генә яшәп булмый.
Юнәлеш үзгәрсә дә, дөресен генә әйткәндә, барыбер халык яратып укый. 2025 елда «Казан утлары»нда «Изге ялган» дигән әсәрем чыккан иде. Миңа шалтыратмаган язучы калмады. Ул әзрәк куркынычрак әйбер булды, куркыбрак та йөрдем. Яшьләр дә сокланып шалтыратты. Шундый кайтавазлар килә ул. Шуңа мине ябылып кына ята дип уйламасыннар, миңа халык белән аралашу ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев