Нәбирә Гыйматдинова яңа китабын әзерли
Нәрсә турында?
Нәбирә Гыйматдинова тиздән укучыларын яңа китабы белән сөендермәчкче. Язучы материалын Татарстан китап нәшриятына тапшырган инде. Автор хәзер дә тик тормый.
«Бер вакытта да «Нәрсә языйм икән», дип утырмадым. Хәзер әле бер яңа әйбер язам. Бу бик гыйбрәтле язмыш. Яшереп торасы түгел, бүген егетләребез китә дә күбесе гарипләнеп кайта, ятып та калалар, күбесе югала да. Менә миңа Казандагы бер кеше турында сөйләделәр, төзелгән йортын, гаиләсен, малаен калдырып махсус операциягә китә ул. Бу ират ике ел әсирлектә була, моны инде үлгән диләр. Хатыны башка кешегә кияүгә чыга. Ә ул исән булып чыга. Реаль бу кеше бар бүгенге көндә. Мин баштан шуны языйммы икән, юк микән, дип уйладым. Бик тә мөхтәрәм язучыдан киңәш сорадым. «Ник язмаска? Бу бит бер кешенең фаҗигасе, ул бит тегендә калмаган, туган иленә кайткан», диде. Шул сүзләр язуга этәрде. Бөтен китапларымда да язмышлар. «Сихерче»не алсак та, Аксубай районындагы әби турында, «Парлы ялгыз»да минем дус кызым, мәктәпләр төзеткән Вәсилә язмышы. Ләкин әдәби әсәрдә алдым да, ничек бар шулай күчереп куйдым дигән сүз түгел. Аны әзрәк үзеңчә бизисең, матурлыйсың, детальләр кертәсең, күренешләрен үзгәртәсең», дип сөйләде Нәбирә Гыйматдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев