Мэр идарә итү компанияләре җитәкчеләрен очрашуга әзерләнергә кушты.
Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында хисап тотты. 2026 елның 9 аенда шәһәрдәшләрдән 8 565 мөрәҗәгать кергән. 3 567 – язма рәвештә, 3 233 – «Решаем вместе» платформасы аша, 1 765 шәхси кабул итүдә. Гадәттәгечә торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү мәсьәләләре актуаль булып кала.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев идарә итү компанияләре эше буенча очрашулар оештырылачагын әйтте. «Алынгансыз икән, идарә итегез. Кызганыч, кайбер идарә итү компанияләре тиешенчә эшләми, – диде ул. Торак инспекциясе монда. Ишетәдер. Эшегезгә бәя бирербез.
Сүз уңаеннан, быел торак-коммуналь хезмәтләр буенча халыктан 1216 мөрәҗәгать кергән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 208гә ким. Гомуми йорт милкен тиешенчә тотмау буенча мөрәҗәгатьләр 300дән 302гә арткан. Тарифлар һәм исәпләлүләр буенча 78дән 83кә җиткән. Ишегалларын тәртиптә тоту 163тән 64кә калган.
Иң күп мөрәҗәгатьләр «Электротехниклар» (91) һәм «Ремжилстрой»га (83) идарә итү компанияләренә туры килә. Соңгысында мөрәҗәгатьләр саны 19га арткан, ә «Жилкомсервис»ныкы 61дән 34кә калган.
Тулаем алганда мэр халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне «бушлай бүләк» итеп кабул итәргә һәм кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшләргә кирәклеген искәртте.
«Кешеләр кимчелекләрне күрсәтәләр. Без алар буенча киңәшмәләрдә сөйләшәбез, актив эшлибез. Сүз саннар турында гына бармый, шәһәр мохиты турында бара. Дөрес, соңгы елларда шәһәр мохитының сыйфаты яхшырды. Ел саен юллар, социаль объектлар ремонтлауга миллиардлаган сум акча тотыла. Бу да тормыш сыйфаты», – диде ул.
Нет комментариев