Наил Мәһдиев госпитальдәге ветераннарны котлады
Мэр ел саен аларга бүләкләр тапшыра
Наил Мәһдиев бүгенге көндә госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү көне белән котлады. «Мин монда килеп сезгә рәхмәтләремне белдерүне үземнең бурычым итеп саныйм. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне ярата, хөрмәт итә, сезнең белән горурлана. Тыл да фронт та ул елларда бердәм иде. Сез фашистларны җиңү өчен барысын да эшләдегез. Көчле рух, совет халкының дуслыгы дошманны җиңәргә ярдәм итте », дип белдерде ул.
Мэр госпитальдә дәваланучы ветераннарга бүләкләр тапшырды, алар белән бергә чәй эчте. Әлеге чара матур гадәт булып, ел саен кабатлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев