Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Яңа микрорайоннарда яшьләр учреждениеләре кирәк»

«Тәкъдимнәр әзерләгез», - диде ул.

Чаллыда барлык яшьләр үзәкләре капиталь ремонтланып заманча яңартылды. Узган атнада «Заман» яшьләр үзәге ремонттан соң файдалануга тапшырылды. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. Ул яңа микрорайоннарда яшьләр үзәкләре ачарга кирәклеген искәртте.
– Яңа микрорайоннарда яңа үзәкләр, клублар ачу мөмкинлеген карарга кирәк. 65, 69нчы бистәләрдә, Мәләкәс арьягында яшьләргә үзләре өчен яраткан шөгыль табарлык урыннар булырга тиеш. Район башлыклары бу мәсьәләне хәл итергә сез дә кушылыгыз, – диде Наил Мәһдиев. – Без булган үзәкләрне ремонтладык. Әмма яңа микрорайоннар барлыкка килде. Аларда балалар һәм яшьләр үзләренең яраткан шөгыльләрен табарга тиеш. Тарих дәвам итә. 
Исегезгә төшерәбез, «Заман» яшьләр үзәген ремонтлау өчен башта 99,7 млн. , аннары 90 млн сум акча бүлеп бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры «Яшләр һәм балалар» илкүләм проекты