Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Иртәнге 5тә су коенып чыгарга чакырам!”

Чаллы мэры Кама елгасын башкарма комитет җитәкчелегенә шәхсән тикшерергә тәкъдим итте.

Чаллы мэры башкарма комитет җитәкчелеге һәм предприятие директорлары белән “Навигатор” яхт-клубы янындагы яр буен карарга чыкты. Биредә төзекләндерү эшләре бара. Халык өчен ял итү зонасы ясыйлар. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге яр буе су коенырга ярамаган пляжлар исемлегендә иде. Әмма халык кисәтүләргә карамады. Барыбер шунда ял итүен дәвам итте. Быел шәһәр хакимияте пляж территориясен тәртипкә китерергә булды. Яр буена кадәр җәяүле юллары, иркен машина кую урыннары ясалачак. Ял итүчеләр өчен чишенү кабиналары, кафе, бәдрәф тә урнаштыру планлаштырыла. Хәтта физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә уңайлыклар тудырылачак. Куркынычсызлык чараларын күрү буенча да сораулар хәл ителә. Мэр биредә медицина пункты һәм коткаручылар булырга тиешлеген белдерде. 

Проект белән танышканда Наил Мәһдиев су тирәнлеге турында сорады. Җавап ишетмәгәч, җитәкчеләргә шәхсән тикшерергә кушты. Киләсе очрашуда бергәләшеп су керергә тәкъдим итте. 

- Үзегез белән кирәк-яракларыгызны алыгыз. Су кереп чыгарбыз. Шаяртмыйм, чынлап әйтәм. Әзерләнеп торыгыз. Иртәнге сәгать 5тә торсагыз, 5:15 монда булыгыз. Суны үзебез тикшереп чыгарбыз. Һәммәбез бәя бирербез. Су хәзер җылы, - диде мэр. 

Мондый үзенчәлекле тәкъдимгә җитәкчеләр әзер түгел иде, ахрысы. Елмаешып алдылар.  Әмма һәркайсы килергә вәгъдә итте. Үзенчәлекле очрашудан соң суны чистартыргамы-юкмы икәне хәл ителәчәк. 

Пляжда төзекләндерү эшләре август ахырына кадәр дәвам итәчәк.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры яр буе