Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Шәһәргә игътибар кирәк!»

Татарстанда, шул исәптән Чаллыда бүген санитар-экологик икеайлык башлана.

Чаллының «Автомобиль юллары предприятиесе» хезмәткәрләре исә инде март азагында ук шәһәрне тәртипкә китерә башлады. Бүген тукталыш павильоннарын, җир асты кичү юлларын җыештыру буенча да эшләр алып барыла. Чаллыда 500гә якын тукталыш павильоны бар, шуларның 350се – автобусныкы, 157се – трамвайныкы. 
Бу өлкәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев шелтә белдерде: «Ничә тукталыш павильонын юдыгыз? Мин бүген иртәнге 6да кайбер проспектларда йөреп чыктым – сораулар бар. Җир асты кичү юлларында эш башландымы әле? Алар барлыгы – 35. Көн саен башкарырга тиешле эшләр планы булырга тиеш. Җыештыру өчен вакыт җитте, шәһәргә безнең игътибар кирәк».
Шәһәр җитәкчесе һәр атна саен «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә экологик икеайлык буенча хисап тотуны да сорады.
Шәһәркүләм өмә быел 18 апрельдә узачак. Тик бу көнне көтеп тормаска киңәш ителәр. Чаллы мэры җыештыру эшләрен 1 майга кадәр тәмамларга тырышырга кушты. «Бу көнне барлык оешмалар өчен дә көнкүреш калдыкларын кабул итү бушлай оештырылачак», – дип хәбәр итте шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Вильданов.
21 апрельдә православие динендәгеләр Хәтер көнен билгели. Шул уңайдан зиратларда да җыештыру эшләре оештырыла. Өмәгә килүчеләрне кирәкле инструментлар – көрәк, тырмалар белән тәэмин итәчәкләр.
2026 елда 8600 агач һәм куак утырту планы куелган. Бу эшләрнең төп өлеше көзен башкарылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наил Мәһдиев