Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев спорт идарәсе башлыгына: «Докладыгыз тулы түгел!»

Мэр нәрсә белән канәгать түгел?

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Ренат Әхмәтшин кышкы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Мэр доклад белән риза калмады. «Шәһәребездә чаралар күп булды. Бөтенесен дә әйтеп бетермәдегез! Иганәчеләр турында да бер сүз юк», – диде. 

«Кышкы спорт сезоны хоккей белән дә бәйле. Биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зариповка рәхмәт. Матур матч оештырды. Бик күп бала җыелды. Спортчылар өчен үрнәк булырлык чара булды», – диде мэр. 

«Витязь» спорт мәктәбен дә телгә алды. Соңгы 7-8 елда республикада яң яхшы мәктәп исемен алуын ассызыклады. 

«Мондый дәрәҗәгә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Профит» төзелеш компаниясе директоры Марсель Мингалимов ярдәме белән ирештек. Чаңгыда шуу спорт төре «Челтәр компаниясе» җитәкчесе Илшат Фәрдиев ярдәмендә оештырыла. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Союз-Регион» компанияләр төркеме җитәкчесе Андрей Ляпунов волейбол спорт төрен үстерә. «КАМАЗ» кыш та, җәй дә картинг белән шөгыльләнә. Артист Салават Фәтхетдиновның кышкы ярышлары да игътибарсыз узмады. Ул бит аны үз хисабына оештыра һәм узышлардан кергән акчаларны мохтаҗ балаларга өләшә. Сөйләрлек нинди изгелекле гамәл!» – диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев