Наил Мәһдиев Чаллы телеканалына интервью бирде
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "Рен-ТВ - Яр Чаллы" телеканалына интервью бирде.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "Рен-ТВ - Яр Чаллы" телеканалына интервью бирде. Әңгәмә 42 нче яңа мәктәптә узды, анда 2 нче сентябрьдә 1200дән артык яшь чаллылы укырга килде. СТВ-Медиа холдингының "Пятый канал" баш мөхәррире Алсу Вәлиева мэрга шәһәр үсеше, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм башка социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт, КАМАЗның 50 еллыгы турында сораулар бирде. Шулай ук шәһәр башлыгы Яр Чаллыда "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру, театрның яңа биналары һәм шәһәрнең үсеш перспективалары турында сөйләде.
Интервьюны пәнҗешәмбе көнне 19:20 сәгатьтә "Рен-ТВ - Яр Чаллы" телеканалында, җомга көнне 19:30да "Пятый канал" телеканалында карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев