Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Хөрмәтле ветераннар, офицерлар, солдатлар, чаллылылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмдә, беренче чиратта, илебез намусын, иреген һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итәсе килә. Ул куркыныч елларда сез хәзерге буынга якты киләчәк тәэмин итү өчен барысын да эшләдегез. Бу батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз!

Ил чигеннән читтә кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби антка моңарчы күрелмәгән ныклылык, кыюлык һәм интернациональ бурычка тугрылык күрсәттеләр.

Хәзерге тыныч вакытта әти-әниләренең һәм бабаларының данлы юлын, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында лаеклы хезмәт итүче яшь чаллылылар дәвам иттерә. Безнең егетләр ракета гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флоты корабларында, Кремль полкында һәм башка хәрби частьләрдә үзләренең бурычларын үти. Мин ышанам, катгый дисциплина һәм армия көннәре егетләребезне чыныктыра, аларга чын ир-ат, Ватаныбызның ышанычлы сакчылары булырга мөмкинлек бирәчәк.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим! Бәйрәм белән!

                                                                                                                                Н.Г.Мәһдиев,

 

                                                                                                                   Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев