Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Нәсүр Йөрешбаев: «Зифа Кадыйрованың әсәре буенча кино төшерәсем килә»

Чаллының Үзәк китапханәсендә ТР язучылар берлеге әгъзасы, кинорежиссер, сценарист, драматург, оператор Нәсүр Йөрешбаев белән очрашу үтте.

Чаллының Үзәк китапханәсендә ТР язучылар берлеге әгъзасы, кинорежиссер, сценарист, драматург, оператор Нәсүр Йөрешбаев белән очрашу үтте. Ул шәһәрдәшләребезгә үзенең «Беренче татар басма китабы эзләреннән... » дип аталган документаль фильмын тәкъдим итте. Ә без аның белән тормышы, иҗаты турында әңгәмә кордык.

– Нәсүр әфәнде, Сез кайсы яктан?
– Пермь өлкәсе Барда районының искиткеч матур Бакчавыл авылыннан мин. Тол елгасының аръягында Урал таулары башлана. Татарлар һәм башкортлар гына тупланып яшәгән районыбыз бөтен Советлар Союзында бердәнбер шундый урын иде. Биредә элек борынгы төрки кабиләләре яшәгән, 1552нче елдан соң күпләр безгә күченеп килгән, әйтик, исемемннән үк аңлашылган Яңа Казан авылы бар. Әнием Мәрьям Әмированың җиденче буын бабалары Минзәлә ягыннан. Барда уньеллык мәктәбен тәмамладым, татарча укыдым. Күз алдына китерегез, 4 параллель сыйныф укыдык, һәркайсында 30дан артык бала.
Гаиләдә сигез бала идек, мин - алтынчысы. Әнидән «Мине кайдан таптыгыз?» -, дип сорадым.   «Иртә белән Толга барган идем, карасам, сандык агып килә. Көянтә белән шуны эләктереп алдым, ачып карасам – син ятасың», – ди.

– Исемегез сирәк, кем кушты?
– Әнием сөйләвенчә, бервакыт Казаннан артистлар килгән. Шунда бер бик оста нәфис сүз остасы булган. Үзе шундый чибәр, җырлый да, бии дә ди. Әни шуңа гашыйк булып кайткан, исеме Нәсүр икәнен ничектер сорап белгән. Өч көннән мин туганмын, шул исемне кушканнар.

– Туган ягыгызга кайтканыгыз бармы?
– Тырышам. Күптән түгел анда бер һәйкәл куйдым. Беләсезме, хәзер бөтен капкалар тимердән, ә элек алар агачтан, бизәкле, түбәле иде. Шул түбәдә кешеләрне фәрештәләр каршы алган, юлга чыкканнарны «тизрәк кайтыгыз» дип озатып калган. Авыл капкасы, җил капка, басу капкалары булган. Алар символик булган. Берәүнең капкасын сүткәнен күрдем дә (безнең авылдагы соңгы агач капка иде ул) сатарга сорадым, ризалашмады. Көне буе аларга җырлап, әкият сөйләп, тәки үгетләдем бит. Авылга кергән җирдәрәк куйдым да өстенә «Бәхет капкасы» дип яздым. Ишеген ачтым. Хәзер бу проект «Россиянең ачык капкалары» дип атала. Туй алдыннан яшьләр элек Ленин һәйкәленә чәчәк сала иде, хәзер шул капкадан керәләр. 

– Мәктәптән соң укырга кердегезме?
– Тракторчы булып эшләдем. Пилорамага урман ташыдык. Аннары зоотехниклыкка укырга кердем, атларны ярата идем. Аннары Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт иттем. Кайткач, Барда районының татарча «Таң» газетасында корреспондент булып эшләдем. Аннары Казан дәүләт университетына татар журналистикасына укырга кердем. Тәмамлагач, язмыштыр инде, миңа 30 ел Германиядә яшәргә туры килде. Хәзер Казанга кайттым.

– Чит илдә дә журналистикада эшләдегезме?
– Әйе. Шулай ук телевидениедә режиссер, сценарист һөнәрләрен үзләштердем. Күпчелек спорт, иҡътисад темалары буенча. Үземнең фирмамны ачканнан соң нигездә тарихка багышланган документаль фильмнар төшердем. 30га якын кино иҗат иттем. Алар Россия, Европа һәм татарлар турында, күпчелеге немец телендә.

– Туган телегезне онытмагансыз...
– Онытырга уйламадым да. Гел кайту турында хыялландым, ләкин балаларым бар бит, аларны уйлап кире борылдым. Хәзер алар аякка басты, күңелем тыныч. Аннары, әйтик «Татарстан яшьләре»нә, башка газеталарга татарча мәкаләләр яздым, шигырьләр. Анда юллар әйбәт, велосипедта 80, 100әр км үтә идем, гел татарча җырлап йөри идем. 

–  Нәсүр әфәнде, ни өчен режиссер булуны сайладыгыз?
– Бу – балачак хыялым. Әниемнәр гаиләдә 11 бала, шуларның барысының да 8әр баласы булган. Кыш көннәрендә алар безгә кунакка килгәндә без - балалар мунчага кереп әкият сөйләп утырабыз. Шунда мин үземнең кечкенә генә «киностудияне» ачтым. Зур шырпы кабын алдым да уртасын кистем, гәҗитнең читен кисеп алып тасма ясадым, аны рулонга төрдем, шакмакларга бүлеп, шунда карандаш белән рәсемнәр ясап чыктым. Астан фонарь белән яктыртам да үзем рәсемнәрне күрсәтеп барам, үзем  уйлап чыгарып әкият сөйлим. Грециягә бардым, дим, яки Һиндстаннан борыч алып кайттым дим, маҗаралар кайный. Тегеләргә кызык. 15 ләп шундый фильм ясадым. Чаллыда шагыйрь Айрат Шәйхетдиновны күрдем дә шаккаттым – нәкъ минем балачактагы «Камыр Батыр» фильмы персонажы! 

– Димәк, рәсем ясау сәләтегез дә бар?
– Әнием гомер буе штукатур-маляр булып эшләде. Кайчак зур картоннар алып кайта иде. Түбәгә менәм дә шуларга нәрсә күрәм, шуны ясыйм. Акварель гуашь белән. Кызып китеп бөтен стеналарны буяп бетерәм. Әй, әтидән эләгә аннары. Ачуланып, стенаны юдырта иде. Алар чыгып китүгә мин тагын ясыйм. Скульптор буласым да килде, сыннар ясадым. 3 класстан мәктәптә гел стена газеталарын чыгара идем, техникумда плакатлар – минеке, армиядә батальонный рәссам, университетта стена газеталарының редакторы булдым.

– Чаллыга беренче килүегезме?
– Быел җәй беренче тапкыр килдем. Чаллы әниемнең хыялы булган. Кайдадыр ап-ак шәһәр бар икән, янындагы Чулман елгасында яшел утрау бар икән, эх, барып карыйсы иде, дия иде. Шуны төшендә күргән, тик килә алмаган. Мин Чаллыны бик яраттым, кешеләрен. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсендәге кебек очрашу безгә, иҗат кешесенә бик кирәк, бу – җан азыгы, югыйсә тутыгасың. Үземнең беренче татар басма китабы турындагы фильмымны алып килдем – ул бик гыйбрәтле.  

 – Китапны табу тарихын да сөйләгез әле?
– Университетта укыганда Әбрар Кәримуллинның «Язмыш, язмыш» дигән китабы кулга эләкте, анда Германиядә беренче басма татар китабы булырга тиеш диелгән иде. 7 ел эзләдем. Лейпциг шәһәренең университет китапханәсендә, Альбертина китапханәсендә таптым. 

– Ул ничәнче елны басылган?
–1612 елны. Аны Лейпциг шәһәрендә Мегизер Иеронимум дигән австрияле лингвист (ул 28 тел белгән) бастырган. Ул моны сугыш өчен эшләгән. Корольгә: «Шундый куркыныч телдә сөйләшә торган татарлар бар, безгә аларның телен белергә кирәк», – дигән. Әгәр ниндидер илне басып аласың килсә, аның телен белергә кирәк, шуңа король рөхсәт иткән, Галим бастырган. Нигездә ул китапта кумык һәм кыпчак телендәге сүзләр. 

– Алар аңлашыламы?
–  65-75 процентын бүгенге татар кешесе аңлый. «Су», «Багана», «Юл» кебек кыска һәм гади сүзләр. Мин балаларымны да татарчага шулай өйрәттем – гади сүзләр аша. «Бу индеецдар теле, өйрән дә, аннары разведкага барабыз» дим. Бик тырышып өйрәнделәр.

– Европа белән безне чагыштырсак, фильмнарыбыз турында нәрсә әйтер идегез?
– Европаның техник яктан өстенлеге зур, акчалары бар. Ә яхшы кино өчен акча күп кирәк. Бездә аны 3 тиенгә төшерәләр, шуңа сыйфаты юк. Кайсыберсен карый башлауга залдан чыгып китәсең. Киноның бит аның үз законнары бар. Әгәр ул сине 8 минутта эләктереп ала алмый икән, димәк ул кызык түгел. Бездә театр сәнгате көчле, ә кино әле үсеп кенә килә. Татар киносы бар, ул аякка басты, ләкин аңа хәзер финанслау кирәк.

– Сез югары бәя бирерлек татар фильмнары бармы?
– Бар. «Бибинур» (реж. Юрий Фетинг), «44нче елның маенда» (реж. Александр Долматов), Микулай (реж. Илшат Рәхимбай).Үземнең «Нигез йорт» фильмын да әйтәсем килә. Минемчә, бүгенге көндәге иң яхшы татар киносы – «Зөләйха» (реж. Рамил Төхвәтуллин). 

– Германиядә татарларның эзләрен дә таптым дисез.
– Әйе, икенче Бөтендөнья сугышында югалган татарларның эзләрен таптым. Туфракларын алып кайтып туганнарына тараттым. Аннары беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар әсирләренең тавышларын таптым. Берлиндагы Александр фон Гумбольд университетнында  43 пластинка бар. Копияләрен Татарстанга алып кайттып бүләк иттем. Ул хакта да кино төшердем. Анда җырлар, табышмаклар тупланган, алар - бәйрәмнәр, безнең гореф-гадәтләр турында. Бу 1914-1918 еллар. Шул татарларның берсе Ибраһим Хәлимов Питрәч районының Күн авылыннан булып чыкты. 

– Ни өчен немецлар татарларның җырлаганын яздырырга булган икән?
– Фән өчен. Германиядә төрки халыкларны өйрәнү алга киткән. Бәлки сугыш өчен дә булгандыр. Ләкин ул планнары барып чыкмый. Татарлар үз иленә тугры булып калды.

– Германиядә тагын материаллар калдымы?
– Бик күп.Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар әсирләренең музыка уен коралларында уйнаган язмалары да бар. Аларны барып алырга кирәк. Шулай ук Фляйшер каталогын алып кайттым, анда татар тарихына караган борынгы 409 әсәр кергән. Әйтик «Йосыф һәм Зөләйха», «Җөмҗөмә солтан» һ.б. Беренче нөсхәләре, кульязмалар шунда саклана. 

– Хәзерге көндә нинди проект өстендә эшлисез?
– Казандагы бер гимназиядә балалар кино мәктәбе ачтым. Бергәләп татарча фильмнар төшерәбез. Сценарий, музыкасын үзем язам. 

– Зифа Кадыйрованың китабы буенча да фильм төшерәсегез килә икән.
 –  «Язмышыңа язылганны» китабын укыдым да бик тетрәндем. Моннан менә дигән кино төшереп була, дип уйладым. Аныңчы «Сөмбел»не йокламый укыган идем. Гомумән, Зифа апаның бөтен китаплары күңелемә ята, һәркайсы кинога лаек. Чөнки алар безнең тормышны чагылдыра. 

– Киноны ничек күрәсез?
– Ул тулы метражлы фильм булырга тиеш. «Ни генә булса да кеше булып калырга, намусыңны сакларга кирәк, кеше кайгысы яныннан үтеп китәргә ярамый» дигән төшенчәләр чагылырга тиеш анда.

– Ничек уйлыйсыз, анда төшәрлек актерлар бармы?
– Аллага шөкер, театрлар да бар, яшьләр дә үстеләр. Төп герой исә кастинг ясагач беленер дип уйлыйм. Кайбер киноларда мин аны шундук күреп алам. «Нигез йорт»та шулай булды - Башкортсанның Туймазы татар театрында чибәр апаны күрдем дә аңладым. Ә кайчак актерны озак эзләргә кирәк. 

– Кайчан эшкә тотыначаксыз?
– Акча кирәк. Эзлибез. Зифа апаның китабын «Татар кино»га алып барып бирдем. Алар да уйлый. Күбрәге алардан тора инде. 

– Сезне режиссер итеп чакырачаклармы?
– Шулай дип өметләнәм. 

– Нинди планнар белән яшисез?
– Без хәзер Кытайга җыенабыз. Татарлар Россияне ничек итеп чәй белән туйдырган, яңа документаль кино шул хакта булачак.

 

Фотолар Нәсүр Йөрешбаевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев