Нәзимә Закирова: «Кавышканда миңа - 63 яшь, аңа 78 иде...»
Штанга күтәрүче шәһәрдәшебез соңлап кавышкан мәхәббәте турында сөйләде.
Чаллыдан штангачы Нәзимә Закированы хәзер бөтен Россиядә беләләр. 83 яшьлек шәһәрдәшебез НТВ каналының «За гранью» тапшыруында катнашты. Нәзимә апа ике егет алып чыккан 40 кг-лы штанганы мамык сыман күтәрде.
– Нәзимә апа, үзегезне хәзер йолдыз сыман хис итәсездер?
– Әле һаман да өнемме бу, төшемме дип йөрим. Үзәк телевидениегә эләгү бәхете бөтен кешегә дә тәтеми бит. Ятим үскән авыл баласы шундый үрләргә ирешсен әле! Күңелем тула. Аллаһка шөкер! Сочи ярышларында 4 алтын медаль яулагач, чын йолдызга әйләндем. 1нче каналда булдым, Россия-2, Рен ТВ, НТВда булдым, ТНВда төштем.
– Тапшыруга үзләре чакырдылармы?
– Пансионатта ял итә идем, шалтыраталар. «Сезнең турында видеолар карап шаккаттык, риза булсагыз, студиябезгә чакырыр идек, бөтен чыгымнарны үз өстебезгә алабыз», – диләр. Чакырган җиргә бар, диләр бит. Ризалаштым. Үзем белән берәрсен алырга куштылар. Кызым Диләрәне һәм Нальчиктан кунакка кайткан оныгым Аринаны да иярттем.
– Ничек каршы алдылар? Вәгъдәләрен үтәделәрме?
– Казанга кызымның машинасы белән бардык, шунда стоянкада калдырдык. Аның өчен акча түләделәр. Мәскәүгә самолёт белән очтык – анда да билетлар әзер иде. Аэропортта каршы алдылар. Безне иркен кунакханәдә урнаштырдылар. Диләрә белән икебезгә бер бүлмә, оныгыбызга аерым бүлмә. Иртәнге аш та алар исәбеннән. Тапшыруга барыр алдыннан бераз Мәскәү белән дә танышырга өлгердек. Сәгать 3кә студиягә алып киттеләр. Өйдән чыгып китеп, кайтып кергәнче бер тиен акча түкмәдек. Алай гына да түгел, катнашкан өчен 15 мең сум гонорар да бирделәр. Шунысы кызык – катнашучылардан аны миңа гына биргәннәр булып чыкты.
– Тапшыруга ничек әзерләндегез?
– Тапшыру төшерер алдыннан причёскалар ясап, бизәндерделәр. Кызыл күлмәгемне кидем. Мин аерылып торырга яратам бит (көлә). Тапшыруда 6 кеше идек. Берәм-берәм чакырып чыгардылар. Студиядә кеше күп, хәтта танылган артистлар да бар иде.
– Сорауларны алдан әйтеп куйганнар идеме соң?
– Юк, әйтмәделәр. Тапшыруда минем турында видео да күрсәттеләр. Аны Чаллыда төшерделәр. Пансионаттан өйгә кайткан гына идем. «Киенеп тор, сине спорт залында төшерәчәкбез», – дип шалтыраттылар. Берничә сәгатьтән такси килеп җитте, шәһәрнең бер фитнес-клубына алып та китте.
– Штанга күтәргәндә студиядәгеләр авыз ачып карап утырды... Тапшырудан соң яныгызга килделәрме?
– «Чын кешеме соң бу?» – дип тотып карадылар. Шушы яшьтә ничек штангалар күтәрәсез диләр. Яшьли утын ярып, печән чабып үскән хатын-кыз бит мин. Студиядә күтәргән 40 кг-лы штанга күп түгел әле ул. 60 кг-ны күтәрәм. Бер ярышларда 15 кг-ны 60 тапкыр күтәрдем.
– Сез тапшыруда октябрьда үк төшкәнсез, нишләп хәзер генә билгеле булды?
– «За гранью» тапшыруын төшерә башлаганчы ук актлар, документлар тутырдылар. «Тапшыру эфирга чыкканчы беркемгә сөйләргә ярамый», – дип кул куйдырдылар. Сөйләсәң –1 млн сум штраф. Әй, сөйлисе килә иде. Көчкә түздем.
– Нәзимә апа, сезне Чаллыда биюче буларак беләләр. Кинәт авыр спорт төренә кереп киттегез...
– «Мәдәният буенча бүләкләрең күп, әмма спорт буенча берәү дә юк», – ди мәдәният эшлеклесе Гөлзада Рзаева. Армспорт остасы Фәнис Нуретдинов мине спорт залына алып китте. Миңа ошады. Өч атнадан соң дөнья чемпионатында 3 төр буенча чыгыш ясадым. Өчесеннән дә алтын медаль алып кайтмасмынмы?! Беренче чыгышымда ук дөнья чемпионы титулын яуладым. Шуннан кереп киттем инде.
– Балаларыгыз каршы килмәдеме? Авыр штангалар күтәрү сәламәтлеккә зыян сала торгандыр?
– Киресенчә, спорт белән шөгыльләнә башлагач, тагын да ныгыдым. Давлением юк – 120/80. Иртән уяну белән караватта яткан килеш зарядка ясый башлыйм. Диета тотмыйм. Нәрсә пешерәм – шуны утырам да ашыйм.
– Сез ирегез белән актан киенеп, һәр бәйрәм чарасына диярлек йөри идегез. «Бабае кая югалды?» – дип сорыйлар.
– Әхәтнең үлгәненә 6 ел. Һич көтмәгәндә үпкәсендә яман шеш таптылар. Кырымга халыкара фестивальгә барган чак иде. Икенче көнне уянуга тавышы беткән. Кайткач Казанга фониатр-табибка күрендек. Чирнең 4нче стадиягә җитүен әйттеләр. Шул вакыттан соң ике ай яшәде, әмма анда да моңаеп утырмады – концертларда катнашты. 93 яшендә китеп барды.
– Исән булса, Әхәт абый да сезгә ияреп спортка кереп киткән булыр идеме?
– Рәхәтләнеп. Гомере буе төзелештә эшләп, иҗатка кереп китте бит ул. Пенсия акчаларыбызны түләп, икәү биюгә йөри идек. Халыкара конкурсларда 5 тапкыр лауреат исеме алдык. Төркия, Грецияләрдән дә «Иң матур пар» дигән бүләкләр белән кайттык. Кулы белмәгән эше юк иде. «Дизелист»та бакчабызны әкияткә әйләндерде. Капкаларны, өйне матурлап бетерде. Үткән кеше фотога төшеп китә иде. Әхәтем белән шәһәрдәге бер бәйрәмне калдырмый идек. Бөтен җирдә танып алалар, хәтта базарга килеп кергәч тә безне күреп алып, җыр куялар иде. Биеп уза идек. 15 ел бергә гомер иттек шулай.
– Әхәт абый соңлап кавышкан мәхәббәтегез. Кайда таныштыгыз?
– Санаторийда. Әхәт – Зәйдән. Ярты ел элек хатыны үлгән иде. Мин дә тол. Шулай аралашып киттек. Телефонымны алды. Миңа шалтыратып гармунда уйнап җырлый иде. Пенсия акчаң шушы телефонга гына китә бугай, дип көлә идем. Бервакыт Әхәтнең апасы Хатирә шалтыратты: «Нәзимә, апаем, безнең Әхәтне обижать итмә», – ди. Берничә көннән Әхәт апасы җибәргән күчтәнәчләр белән килеп тә керде. Олы кызым: «Әни, әллә риза буласыңмы? Әйбәт кешегә охшаган бит», – ди. Миңа 63 яшь ул вакытта. Аңа – 78. Адәм көлкесенә калыйммыни, дим. «Яшәп карагыз, беркемгә берни әйтмәсбез», – ди кызым. Шуннан кушылып киттек. Кызларым да аны икенче көннән үк «әти» дип йөртә башладылар.
– Җитмәгән җирегез юк, яшь чагыгызда бөтенләй актив булгансыздыр...
– Эверест тавына да мендем, диңгез төбенә дә төштем, җиңел моторлы самолетта да очтым... Яшь чакта сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, Сабада радио тапшырулар да әзерләдем, детдомда да хезмәт куйдым... 23 яшемдә тормышка чыктым. 4 ел балам булмый торды – аерылдык. Икенчегә чыккач ике кызым туды. Бүгенге көндә өч оныгым, 1 оныкчыгым бар. Мин бик бәхетле. «Җәүһәр» ансамблен җитәклим. Дүшәмбе мин репетициядә. Сишәмбе-пәнҗешәмбе – спорт белән шөгыльләнәм. Чәршәмбе – бассейн, җомга көнне – ЛФК, шимбә – скандинав йөрүе. Якшәмбе балаларым белән.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз?
– Көнчыгыш көрәш төре белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Үземне сынап карыйсым килә. Дөньяга бер тапкыр киләбез. Бөтенесен дә татып карарга кирәк. Мин бераз кубызда, курайда, тальянда, хромкада, пианинода да уйныйм. Биим, җырлыйм, чигәм, бәйлим... Тәүлектә 24 сәгать. Бер минутны да борчуга калдырмыйм. Мәрхүм Әхәтемнең үпкәли торган гадәте бар иде. «Әйдә әле, 3 көнлек гомернең бер минутын да бушка үткәрмик, киттек чәй эчәргә», – дисәң, «Ии, рәхмәт, карчык, рәхмәт», – дип арттан йөгереп чыга торган иде. Зарланып, уфтанып утырсаң да гомер үтә, көлешеп сөешеп йөрсәң дә үтә ул. Шуңа күрә булганына шөкер итеп, матурлыкны күреп, дус булып яшәргә кирәк.
Нәзимә апа армлифтинг белән өченче ел гына шөгыльләнә. Инде Россиянең спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры исемнәрен алуга иреште. Хәтта Россиянең Гиннес рекордлары (Почет) китабына да кертелде. «Балкыш-Сияние» Республика конкурсында 4 тапкыр лауреат булды. «Чаллының супер әбие» дигән исем дә бирделәр. Узган ел «Безнең заман герое» дигән республика премиясенә лаек булды. Медальләре, кубоклары санап бетергесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев