Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Назыйм Вәлиев: «Эшләгән кешегә авылда рәхәтләнеп тормыш итәргә була»

Октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Авыл кешесенең хезмәтенә нәтиҗә ясау, бәя бирү, аңа кадер-хөрмәт күрсәтү бәйрәме бу. Басу-кырлардан игеннәр җыеп алынган, терлекләргә азык әзерләнгән – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтер чак. Тукай районының С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе дә бу бәйрәмне, һәр елдагыча, яхшы нәтиҗәләр белән каршылый. Эшнең нәтиҗәсе булу – җитәкчелек өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә иң мөһиме.

– Бөртеклеләрдән уртача уңыш гектарыннан 59,6 центнер тәшкил итте. Тулаем җыем 14100 тонна булды. Бүгенге көндә бөртекләрне калибровкалау бара. Җыелган бөртекләрнең 4000-5000 тоннасын сатарга планлаштырабыз. Орлыкны тирә-як хуҗалыкларга да, республика районнарына да, чит регионнарга да сатабыз. Хәзерге вакытта шулай ук терлек азыгы әзерләү дәвам итә – силоска кукуруз салабыз. Ел саен ел ярымга җитәрлек запас әзерләнә. Быел 6300 тонна силос, 9421 тонна сенаж тупланды. Хуҗалыгыбызда 2367 мөгезле эре терлек бар, шуларның 750се – савым сыерлар. Көн саен уртача 21 тонна тирәсе сөт савыла, – ди предприятие җитәкчелеге. 

С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчелеге өчен эшче кадрларга уңай шартлар тудыру – иң мөһиме. Шуңадыр, хезмәткәрләрнең кайсы белән генә аралашсаң да, кәефләре яхшы, эшләреннән канәгать. Хуҗалыкта озак еллар эшләүчеләрнең күп булуы да шул турыда сөйли. Назыйм Зөфәр улы Вәлиев та шундыйлардан. Ул хуҗалык өчен дип тә янып яши, авыл тормышында да актив катнаша. Авыл йөзен бит аның кешеләре билгели. Авылның төп байлыгы – аның тырыш, уңган, эчкерсез халкы.

– Тумышым белән Иске Абдул авылыннан мин. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Гомер буе шул хуҗалыкта эшлим дисәм дә ялгыш булмас. Тормыш иптәшем дә авыл кызы, күрше Сәеттән. Армиягә озатып, аннары матур итеп каршы алучы да Гүзәл булды. Бүген ул Иске Абдул авылының мәдәният йорты директоры. Язмыштыр, берничә ел шәһәрдә дә яшәп алдык. Әмма барыбер авылга тартылдык. 90нчы еллардан бирле монда яшибез инде. Кайтуга мин хуҗалыкка эшкә урнаштым, колхоз йорт бирде. Хәзер күбрәк терлекләргә азык әзерләүдә йөрим, силос, сенаж базында эшлим. Җәй көннәрендә исә чәчү эшендә катнашабыз – бер дә тик торган юк, – дип сөйли Назыйм Зөфәр улы.    

Вәлиевлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә биш оныкларына яраткан дәү әни белән дәү әти алар. Абзар тутырып мал, кош-корт асрыйлар.

– Әле эшләргә кулдан килә. Хуҗалык та, аллага шөкер, ярдәм итә. Малкайларга печәнне өйгә хәтле китереп кенә калмыйлар, хәтта өеп тә китәләр. Эштән кайтуга түбәңдә печән өелеп тора – күрми дә каласың. Хуҗалык җитәкчебез Марат Сафин да бик кешелекле, кайгыртучан һәм ярдәмчел кеше. Нинди генә гозер булса да, аның янына кереп сөйләшәбез – беркайчан да кире какмый, вакыт табып тыңлый, хәлеңә керә. Хуҗалыкта эш кешесенә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: вакытында хезмәт хакын түлиләр, техника гаражлары җылы. Машинаңны да җылы бинадан кабызып чыгып китәсең – монысы да бик уңайлы. Эшләгән кешегә һәм эшлим дигәнгә авылда рәхәтләнеп тормыш алып барырга була. Үзем дә сәламәтлек булганда эшлим әле, Аллаһы боерса. Хәзер бит авыл кешесенең тормышы шәһәр халкының тормышыннан бернәрсә белән дә аерылмый: авылда ут бар, газ кертелгән, бөтен кирәк-ярак техника эшләп тора, – ди әңгәмәдәшем.

Назыйм абый эше турында да яратып сөйли, төп эшеннән бушаган арада авылның мәдәни чараларында да катнашырга өлгерә икән. 

– Тормыш иптәшем Гүзәл клубта эшләгәч, миңа да бу эштә катнашырга туры килә инде (көлә). Һәр елны нинди дә булса спектакль әзерлибез дә, үзебезнең авылдашлар белән театрда катнашабыз. Күрше-тирәләрдә урнашкан авылларда гына түгел, Чаллы театрына барып та спектакль күрсәткәнебез бар. Массовкада гына йөрмим, төп рольләрнең берсен башкарам (елмая). Кыш көне хуҗалыкта барыбер эш кими, ә миңа нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Кичләрен клубта театр уйныйбыз шулай. Әле бөтен бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясыйм: үзем гармунда уйныйм, җырлыйм, биим дә хәтта, – дип шаккатыра Назыйм Зөфәрович. 

Вәлиевлар гаиләсе турында хуҗалык җитәкчелеге дә бары тик яхшы фикердә. Эшләмәгән эшләре юк, бик тырыш гаилә. Алар замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылларының киләчәге өчен борчылалар, аның уңай эшләренә сөенәләр, җитешсезлекләренә ихластан көенәләр, диләр алар турында.       

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев