Нигина Мирзаянова: «Балам әни белән яшисем килә диде»
Үз хокукларын яклау максатыннан яшь әни бәйсез психологик-психиатрия экспертиза үткәрттерде.
Нигина Мирзаянова турында без газетаның алдагы саннарының берсендә язып чыктык. Ул 5 яшьлек улы Әмирне күрергә тилмереп яшәве турында сөйләде. Элеккеге ире Маратны баланы урлап китеп, яшереп тотуда гаепләде. Әлеге конфликт социаль челтәрләрдә резонанс тудырды. Күпме суд утырышлары да булган! Әлегә проблеманың ахыры-чиге күренми.
Әмир бүгенге көндә әтисе белән яши. Әнисе белән күрешә алмый. Нигина үз хокукларын яклау максатыннан судка бәйсез психологик-психиатрия экспертиза үткәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Мондый экспертизаны Казанда ясыйлар. «Чыгымнарны үз өстемә алдым. Һәр кешегә 21 мең сум – өчебезгә 63 мең сум түләдем», – ди Нигина. Экпертиза иртәнге сәгать 8дә башланып, 5 сәгать дәвам иткән. Биредә баланың ата-анага никадәр ияләшкәнен һәм, киресенчә, ата-ананың балага мөнәсәбәтен караганнар. Психологик үзенчәлекләргә игътибар иткәннәр. Экспертиза турында тәфсилләп Нигина «Шәһри Чаллы»га сөйләде.
Балам белән экспертизада очраштым
«Экспертизаны 27 июльгә билгеләделәр. Анда дус егетем белән барырга булдым. Учреждение янына иртәнге 7гә үк килеп туктадык. Карыйм – алдымда балам бара, янында әтисе һәм тагын бер хатын-кыз. Элеккеге ирем Марат белән торучы хатын дип беләм. Машинадан тизрәк чыгып: «Әмир, улым, привет!» – дип кычкырдым. Баламның йөзе нурланып китте. «Привет, әника!» – диюе булды, әтисе тизрәк башка якка алып китәргә ашыкты.
Бер айдан артык күрмәдем бит сабыемны! Шулхәтле сагындым. Баламны экспертиза бинасына кергәндә көтеп тордым. Аңа пульт белән йөри торган зур машина сатып алган идем. Шуны бирәсем килде. Марат: «Экспертизадан соң бирерсең», – ди. Әмирнең кулына уенчыкны барыбер тоттырдым. Ахыр чиктә аны машинага илтеп куйдылар.
Әкренләп экспертиза үтәчәк бинага юнәлдек. Кабинет янында чакырганнарын көтеп утырабыз. Бер якта мин дус егетем белән, икенче якта улым әтисе һәм теге хатын белән утыра. Балама елмаеп, үз яныма чакырдым. Улым кыенсына, әтисенә карый. Яныма килмәде. Алай гына да түгел, баланы миннән ераккарак күчереп утырттылар. Мондый вакытта ничек түзәсең? Тордым да балам янына юнәлдем. «Улым, хәлләрең ничек?» – дим. «Әйбәт», – ди. «Балалар бакчасына йөрисеңме?» – дип сорагач, «Юк!» – дип җавап бирде. Әтисе кулыннан кысып тоткан. «Нәрсә балага мәгънәсез сораулар бирәсең», – дип мине үрти башлады. Үземне нык тотарга тырыштым. Аңа игътибар итмәдем.
Кабинетка иң беренче мине чакырдылар. Марат беренче итеп баланы кертүләрен сорады. Белгеч аны тыңламады. Кереп утырдым. Сораулар яудыра башладылар. Иң беренче экспертизага мөрәҗәгать итүемнең сәбәбен сорадылар. Барысын да аңлатып бирдем. Баламның минем белән яшәвен телим, дидем. Элеккеге иремнең аның белән күрештермәвен әйттем. Соңыннан Маратны чакырып керттеләр. Иң азактан бала белән сөйләштеләр», – дип сөйләде Нигина.
Психотерапевт бала белән мөнәсәбәтләремә карады
Психологтан тыш, гаилә әгъзаларын психотерапевт та кабул итә. Нигинаның әйтүенчә, аралашу өч сәгатькә сузыла. Аларга тестлар һәм биремнәр үтәргә кушалар.
«Күз алдыма килгән мизгелне кәгазьгә төшерергә куштылар. Мин балалар мәйданчыгын ясадым. Янында Әмир белән икебез басып торабыз. Улымның кулында машина. Мин чәчәк тотканмын. Балам урамга чыккан саен чәчәк бүләк итә иде. Соңыннан белгеч яныма Әмирне чакырып кертте. Аңа да рәсем ясарга кушты. Ул биш кеше ясады: үзе, бер ягында мин, икенче ягында әтисе, Маратның әтисе һәм энекәше Азат. Аның алдына тагын бер бит куйдылар. «Менә монда өстәл. Анда торт тора. Синең туган көнең дип күз алдына китерик. Кемне кайда утыртасың?» – дип сорадылар. «Үз яныма әнине утыртам. Аннан соң әби, бабайны, дәү әбине һәм әтине», – дип җавап бирде. Белгеч тагын бер тест үткәрде. Монысында йорт рәсеме иде. Психотерапевт Әмирдән: «Әмир, нинди катта яшәячәксең?» – дип сорагач: «Икенче катта», – диде. «Әниең кайда яшәячәк?» – дигән сорауга: «Минем янымда», – дип җавап бирде. «Әтиең кайда яшәячәк?» – дигәч, өйнең башка почмагына төртеп күрсәтте.
Белгеч икебезгә дә күп төрле уртак биремнәр бирде. Баладан 23 июнь көнне булган хәлләрне сөйләргә кушты». Исегезгә төшерәбез, бу көнне Марат бер төркем ир-атлар белән подъезд янында сагалап торып, баланы Нигинаның кулыннан тартып алып, ят машинага утыртып җибәрә. Әлеге мизгелләр подъезд домофоны видеокамерасына да эләгә. Әмир кичергән хис-тойгыларын белгечкә сөйләп бирә. «Әти тартып алды да машинага утыртып җибәрде. Мин куркып еладым. Соңыннан тукталышта ул мине каршы алды», – дип сөйләде Әмир», – ди Нигина.
Психотерапевт сораулар бирүен дәвам итә. Әңгәмә вакытында Әмир әтисе белән яши торган апаның үзен кыерсытуын, ачулануын әйтә. Әтисенең әнисенә шалтыратырга рөхсәт итмәвен дә сөйли.
Психотерапевт янында үземне тормышта ничек шулай тоттым. Дөресен әйткәндә, бу вакытта баламның янымда утыруы минем өчен зур бәхет иде. Белгеч аралашуыбызга комачауламас өчен хәтта бүлмәдән чыгып торды. Әмирне рәхәтләнеп кысып кочакладым. Белсәгез иде нинди бәхетле мизгелләр... Моны баласын күрергә тилмереп яшәүче әни кеше генә аңлый. Әмирем дә бәхетле иде, йөзеннән елмаю китмәде», – ди әни кеше.
Бүлмәдән чыккач, Маратны чакырып кертәләр. Шул вакытта Нигинага тагын дүрт бит тест тутырырга кушалар.
«Һәр тестта 140 сорау. Эх, шуларны тутырганчы, баламны рәхәтләнеп кочаклап утырасым килә дә соң! Булмый. Әмирне дус егетем янына урамга чыгарып тордым. Бик тиз уртак тел тапты алар: сөйләшәләр, көлешәләр. Берзаман күрәм, Маратның яңа хатыны баланы алып кереп килә. Ачуым чыкты. Аның нинди хокукы бар?! Баламны җитәкләп, тагын урамга егетем янына чыгарып куйдым. Шуны әйтәсем килә: бала, мин һәм егетем бергә булганда көлешеп-уйнашып утырдык. Шатлыктан Әмирнең йөзе балкый иде. Улым элеккеге ирем һәм аның хатыны белән утырганда тынлык хөкем сөрде. Аермасын сизәсездер. Чыгып үтеп йөрүче психологлар да моңа игътибар итмичә калмады».
«Экспертиза нәтиҗәләрен көтәм»
«Бер мәлне балам белән урамга чыгып киттек. Марат килеп чыкты да, кулымнан кысып тотып: «Әмирне нигә алып киттең?» – дип, баланы кире алып кереп китте. Моңа кадәр Маратка игътибар итмәскә тырыштым. Әмма аның миңа кагылуы чыгыарымнан чыгарды. Көч-хәл белән үземне кулга алдым. Экспертиза ахырына якынлаша иде. Кабинетка чакырдылар. Өч кешедән торган комиссия. Психолог һәм психотерапевттан тыш, шаһит та бар. «Балага кем белән яшисең килә?» – дигән сорау бирделәр. Шунда Әмирнең: «Әни белән!» диюе эчемдәге дөрләп янган ялкынны сүндерде. Елыйсы да килә, кычкыра-кычкыра сөенәсе дә. Шуның белән экспертиза тәмамланды. Киткәндә сабыема: «Пока, улым!» – дияргә генә өлгердем. Әтисе үзе белән алып кайтып китте», – ди Нигина.
Экспертиза нәтиҗәсе 15-20 көннән билгеле булачак. Ул чираттагы суд утырышында исәпкә алыначак – баланың яшәү урынын билгеләүдә ярдәм итәчәк. Белгечләр вердикты турында Нигина безгә беренчеләрдән булып хәбәр итәргә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев