Нигина Мирзаянова: «Мин баламның әнисе, мин үзем аны тәрбияләргә тиеш!»
26 яшьлек ана кеше баласы өчен көрәшә.
«Көпә-көндез биш яшьлек баламны урлап качтылар. Дүрт ир-ат подъезд янында сагалап торган. Берсе – элеккеге ирем». Нигина Мирзаянованың әлеге хәбәре Интернет җәмәгатьчелеген таң калдырды. Сүзләрен дәлилләү өчен ул домофон камерасына эләккән видеоны да элде. Анда баланы әнисеннән тартып алып, машинага утыртып алып китүләре ап-ачык күренә. Ана бу инде беренче шундый очрак түгел, ди. Аннан алда да, әйтүенчә, әти кеше баланы берничә ай буе яшереп тоткан. Социаль челтәрләрдә бу низаг турындагы фикерләр икегә бүленде. Берәүләр Нигинаны яклый, хәтта киңәшләрен бирә. Икенчеләре, киресенчә, пычрак ата, яманлый, ире – Маратны хуплый.
Әлеге проблемада кем гаепле соң? Нишләп баланы бүлешә алмыйлар? Без дә бу проблеманы читләтеп узмадык. «Шәһри Чаллы» редакциясенә Нигина Мирзаянованы чакырып сөйләттек. Марат үзе дә башта килергә теләк белдерде. Тик яңадан баш тартты.
«Тормышыбыз матур башланган иде югыйсә...»
– Марат белән социаль челтәрләр аша таныштык. 2017 елның август аенда. Ул үзен Артур дип таныштырды. Бераз язышкач, очраша башладык. Миңа бик игътибарлы булды ул, чәчәкләр бүләк итә иде. Кая барса да, үзеннән калдырмады. Бераздан балага уздым, – дип башлады сүзен 26 яшьлек Нигина Мирзаянова.
Яшь пар озакка сузмыйча – октябрьдә никах укыта. Нигина белән Марат арендага фатир алып тора башлыйлар.
– Аның чын исемен никахтан соң гына белдем. Аннан соң социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз Маратның туй фотоларын җибәрде. Егылып китә яздым. Ул өйләнгән булган икән. Баласы да бар! Марат миннән моны яшергәне өчен гафу үтенде. «Белсәң, миннән китәрсең дип курыктым», – дип акланды. Соңыннан ул хатыны белән законлы аерылышты. Мин дә балам хакына, гаиләне саклап калыйм дип аны гафу иттем. Туебызны зурлап үткәрмәдек. Кайнанам яман чир белән авырый иде. Март аенда ЗАГСта теркәлү генә уздык. Апрельдә улыбыз Әмир туды, – ди Нигина.
Тормыш җайга салына гына башлады дигәндә кайнанасы үлеп китә. Шуннан соң Мирзаяновлар гаиләсендә зур сынаулар башлана да инде.
– Минем әнием белән Маратның әтисе – Илдус абый сөйләшәсе бар дип безне чакырып алдылар һәм никах укытып бергә яшәргә теләүләрен белдерделәр. Каршы килсәгез – өйләнешмибез, диләр. Безгә, әлбәттә, шок булды. Кайнана үлгәннән соң ярты ел гына үткән иде. Шулай да ризалык бирдек. Менә шул вакыттан гаилә тормышым җимерелә башлады. Ирем һәм аның апасы Алинә әнием белән мине күрә алмый башладылар. Иремнең энекәше Азат та әнине кабул итә алмады. Янәсе, әни Илдус абыйның акчасына, йортына кызыгып кияүгә чыккан. Чынлыкта алай түгел. Әни бары тик гаиләбездә бердәмлек булдырырга теләде. Аннан соң, Илдус абый да ялгыз, әни дә ялгыз. Әни үз әтием белән аерылышкан иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Нигина гаиләсе белән атна саен Зәйгә – әнисенә кайтып йөри. Йортта тынычлык булмый. Киресенчә, үзара дошманлашып бетәләр.
– Әнине гел рәнҗеттеләр. Марат белән апасы арасында да тавыш чыккалады. Гаилә эчендәге тавыш-гауга нәтиҗәсендә мин депрессиягә бирелдем. Ахыр чиктә әни түзмәде – Илдус абый белән аерылышты. Минем дә гаиләм таркала башлады. Маратның миңа карата мөнәсәбәте үзгәрде. Эштән һәрчак ачулы кайта. Телефонга белдерү килсә дә психлана. Телефонны атып бәрә. Хәтта вата алмагач, өстеннән машинасы белән чыкты. Аннан соң әни бүләк иткән телефонны да ватты. Тора-бара миңа кул күтәрә башлады. Сабырлыгым бетте – нокта куярга булдым. Маратның китүен теләдем. Күршеләр ярдәме белән куып чыгардым. Әмма бала белән очрашуына беркайчан каршы булмадым, – ди ана кеше.
«Баламны хәзер башка хатын тәрбияли»
Нигина белән Марат узган ел июнь аенда рәсми рәвештә аерылыша. Проблемалар моның белән генә бетми. Бала өчен көрәш башлана. Нигина әйтүенчә, январь аенда Марат ике тапкыр баланы алып китә. Берсендә бер көнгә, икенче юлы өч айдан артык вакытка югала. Әни кеше үзен кая куярга белми.
– Эш тапканчы һәм Әмирне балалар бакчасына биргәнче, әни янына – Зәйгә кайтарып тордым. Ул улымны бер еллап карады. Шул вакытта Марат аны килеп алып киткән. Баламны өч айдан артык күрмичә, кайда икәнен белмичә яшәдем. Бервакыт телефонга балалар бакчасыннан шалтыраттылар. Минем улым шунда йөри икән. Марат балага туу таныклыгы ясаткан. Югыйсә, миндә аның таныклыгы бар. Баланы да бакчадан чит кешеләр килеп ала икән. Эштән сорап киттем дә, баламны үземә алып кайттым. 19 июнь иде. Әмма сабыем белән дүрт көн генә булырга өлгердем. Әтисе өч ир-ат ияртеп тагын килеп җитте. Кулымны каерып баламны тартып алды һәм чит кешеләр белән машинага утыртып җибәрде. Мин кычкырам. Сабый елый. Әтисе аның психикасы турында бөтенләй уйламый! Баламны хәзер Маратның яңа хатыны тәрбияли. Бер сорагач, улым апа ачулана дип зарланды. Ул хатынга минем балам кирәкмени? Үзенеке дә бар, диделәр. Шуларны уйлаган саен йөрәгем әрни. Мин бит баламның әнисе, мин үзем аны тәрбияләргә тиеш! Мөмкинлегем бар. Югары белемем бар. «КАМАЗ»да слесарь булып эшлим. Машинам бар. Үзем укып таныклык алдым. Бернинди чир белән авырмыйм.
Нигина Марат белән уртак тел тапмакчы була. Әмма барып чыкмый.
– Бер мәлне миңа сугып фатирга бәреп керде. Иттарткыч, утюг ише көнкүреш техникаларын җыеп чыгып китте. Аннан соң тагын мин булмаганда фатирны ачып кергән, телевизорны, документларымны, бүләк иткән йөзекләрен урлаган. Полициягә мөрәҗәгать иткәч кенә кайтарды. Миңа шалтыратып: «Баланы күрәсең киләме?» – ди бервакыт. Әйе дигәч, билгеләнгән урынга чакырды. Килгән идем, улым белән очрашканны тиз генә видеога төшереп алды да, баланы алып китә башлады. Шул арада Әмирдән «Минем белән яшисең киләме, улым?» – дип сорадым. Бала сүз әйтергә курка. Әтисенә карый. «Хочу... не хочу, миңа әтикә рөхсәт итми», – ди. Марат баланы миңа каршы котырта.
«Маратның яклаучылары бар, ә мин берүзем көрәшәм»
Нигина баласы өчен ныклап көрәшергә әзер. Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
– Суд та булды. Әмма минем яклы түгел. Марат мине начар яктан күрсәтү өчен нинди документлар җыйгандыр – белмим. Аның яклаучылары бар. Ә мин балам өчен берүзем көрәшәм. Хәзерге вакытта бар таянычым – әнием, әтием һәм әбием.
Социаль челтәрләрдә Нигина турында язма чыккач, аны яклаучылар, «Балаң өчен көрәш!», «Полициягә мөрәҗәгать ит», – дип язучылар булды. Шул ук вакытта яманлап та чыктылар. «Нигина, бала кирәк булдымыни?», «Моңарчы бала атасында булды, кызыксынмадың да бит син», «Баланы ташлап чыгып киткәнен сөйлисе килми микән аның?» – дип яздылар. Нигинаны төнге клубларда йөрүдә гаепләделәр. Ахыр чиктә берсе: «Маратның туганнары яза. Шуңа күрә алар Нигинага ташланалар. Алар язганнар чынбарлыкка туры килми», – дип җавап кайтарды.
Марат Мирзаянов: «Баланың психикасына зыян салмас өчен аңлатма бирмәячәкмен»
«Шәһри Чаллы» редакциясенә Марат Мирзаянов та шалтыратты. «Аңа ышанмагыз, ул дөресен сөйләми», – дип, үзе безгә килеп чынбарлыкны сөйләргә вәгъдә итте. «Дәлилләү өчен документларым да бар», – диде. Әмма килергә тиешле көнне карарын үзгәртте. «Юристлар белән сөйләшкәннән соң, мин элеккеге тормыш иптәшем буенча комментарийлар бирмәскә булдым. Хәзерге вакытта баланың яшәү урынын билгеләү буенча суд эше бара. Баланың психик сәламәтлегенә зыян салмау максатыннан аңлатма бирмәячәкмен», – дип белдерде.
Нигина баласын кулыннан тартып алып, машинага утыртып качу факты буенча полициягә мөрәҗәгать итте. Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин белдерүенчә, хәзер тикшерү бара.
– Элеккеге ирем баланы тартып алды да, башка кешеләр белән машинага утыртып җибәрде. Үзе аркага таба китте. Марат бала ярдәмендә миннән үч ала. Ул минем хокукларымны боза. Мин дә баланы күрергә, аны карарга тиеш. Дүрт-биш суд утырышы булды. Баланың яшәү урыны һаман билгеләнмәде, – ди Нигина.
Нигина белән Марат арасында конфликт чишелеше, кызганыч, әлегә күренми. Суд карарын көтәләр. Әмма бу очракта кемнең җиңәчәге мөһим микән? Бала язмышы хәл ителә түгелме? Әмиргә нибары 5 яшь.
P.S. Килеп чыккан проблемага «Шәһри Чаллы» тагын бер кат әйләнеп кайтачак. Психологлар, дин әһелләре фикерен тыңлаячакбыз. Проблемага дәүләт органнары да игътибар итеп, чишәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Илнар Сафин, юрист:
– Әнисе кулыннан баланы тартып алып, чит кешеләр машинасына утыртып җибәрү факты буенча тикшерү үткәрелергә тиеш. Әлеге факт расланса, җинаять эше кузгатылырга тиеш. Хокук саклау органнары баланы урлап китүдә катнашучыларның шәхесләрен ачыкларга, алардан аңлатма алырга, әлеге адымның сәбәпләренә төшенергә һәм тиешле хокукый бәя бирергә тиеш.
РФ Гаилә кодексының 63нче маддәсе буенча, ата-ананың һәркайсы бала тормышында катнашу хокукына ия генә түгел, бурычлы да.
Моңа комачаулау законны бозу дигән сүз. Ата-аналар аерым яшәгән очракта балаларның яшәү урыны үзара килешү нигезендә билгеләнә. Әгәр дә килешә алмасалар, балалар мәнфәгатьләреннән чыгып һәм фикерләрен исәпкә алып, бәхәсне суд хәл итә. Шул ук вакытта баланың ата-анасына, абый-апаларына карата мәхәббәте, яше, ата-аналарның әхлакый һәм башка шәхси сыйфатлары исәпкә алына. Бала һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләргә, тәрбия өчен шартлар тудыру мөмкинлегенә (эшчәнлек төре, ата-ананың эш режимы, матди һәм гаилә хәле һ.б.) дә игътибар итәләр.
Суд баланың яшәү урынын билгеләгәнче ата-ананың һәркайсы, опека һәм попечительлек органнары ярдәмендә, баланың вакытлыча яшәү урынын билгели ала.
Ата-аналарның һәркайсы үзара килешү буенча яисә суд карары нигезендә бала белән очрашу һәм аралашу вакытларын билгеләргә хокуклы.
Килешү, билгеләмә яки суд карары булмаса, суд акты көченә кергәнче, баланың мәнфәгатьләрен исәпкә алып, балалар ата-ананың һәркайсы белән яши ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев