Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Нишләп кышкы «пятачок»лар булмый?

Сөенечебез бар!


Сөенечебез бар: «Шәһри Чаллыдан – «пятачок» республикада «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узган мәдәни чаралар арасында иң колачлысы дип табылды. Шул рәвешле коллективыбыз белән Чаллының мәдәни имиджын күтәрүгә саллы өлеш керттек. Мин үзебез белән эшләгән, һәрьяклап ярдәм иткән дусларыбызның һәркайсына рәхмәт белдерәм.

«Шәһри Чаллы дан – «пятачок»ның чираттагысын октябрьдә уздырып җибәрдек. Тик хәзер үк: «Тагын кайчан була?» – дип кызыксынып сораучылар байтак. «Нигә кышкы «пятачок»лар булмый?» – диләр. Ярата да инде халык безнең бу чараны!  

Октябрь «пятачогы» матбугатка язылу кызган чакка туры килде. Шул уңайдан без дә газетабыз турында искәртергә булдык. Спонсорлар табып, язылучылар арасында телевизор һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатасы иттек. Уен булгач – уен инде, кемгәдер бәхет елмаерга тиеш. Яшермим, тик торганнан уйлап тапмадык аны. Шәһәрдә яшәүче татарларның «Шәһри Чаллы» газетасын укуларын телибез. Үз телебездә авыз тутырып сөйләшер, татарлыгыбызны саклар өчен кирәк ул милли газета. Безне: «Аңлы халык, милләтен сакларга теләгән халык!» – дисеннәр өчен кирәк. 

Ә чынлыкта матбугатка яздыру үтә дә авыр бара. Икътисади кыенлыклар да бар – барлык чыгымнарны исәпләп, газетаның киләсе ярты елга бәясе ике тапкырга артып, 1638,72 сум дип билгеләнде. Тик иң үзәккә үткәне бәя арту да түгел – безнең газетаны яратучылар аның бәясенә дә карап тормый инде, почта хезмәтенең тиешенчә эшләмәве. Хәзер альтернатив, ягъни килеп алу, китереп бирү шарты белән яздыруга өстенлек бирәбез. Чит илләрдә мондый практика күптән бар. Мин бик рәхмәтле – «пятачок»та газетабызга язылучылар байтак булды. Без канәгать калдык.  

Ә лотереяда җиңүче Рәзидә ханымның уенда очраклы катнашучы булмавы, безнең «пятачок»ларның берсен дә калдырмаучы һәм газетабызны яратып укучы булуы шатландырды.  

«Пятачок»та һәрвакыт аншлаг. Алма төшәр урын да юк. Оештыручылар буларак моны күрү бик рәхәт. Җәен «пятачок»ларны шәһәрнең төрле урыннарында оештырган идек. Хәзер менә Мәдәният һәм ял паркына әйләнеп кайттык. Үзебезгә дә монда күбрәк ошый – күнегелгән, уңайлы урын. Кешеләр дә таныш, якын. Кемдер бертуктамый бии, кемдер дуслары белән гәпләшә. Кич буе утырып кына торучылар да бар. «Пятачок»та, кем әйтмешли, һәркемнең үз тормышы.  

Сәхнә артында кайнашканда күптәнге танышым килеп эндәште. Минем таныш кызыма өйләнгән иде ул, тик аерылыштылар. Уллары әнисе белән үсте. Хәзер икесенең дә яңа гаиләләре бар. Гел игътибар итәм – икесе дә «пятачок»ларны калдырмыйлар. 

Мин әйтәм: 
–    Р. дә монда иде», – дим. 
–    Әйе, күрдем. Ул минем белән сөйләшми бит, – ди. 
–    Ник? Бәлки үпкәләткәнсеңдер? – дим. 
–    Булгандыр инде яшь чакта, – ди. Бераздан өсти: 
–    Мин аңа бик рәхмәтле. Улым өчен. Акыллы итеп үстерде, икебезне дә хөрмәт итә. 
–    Ә сине хатының «пятачок»ка ничек җибәрә соң? Көнләшмиме? – дип кызыксынам. 
–    Юк инде, син нәрсә! Хәзер нинди хатын-кыз күзләү инде! Хәзер яшь чакларны сагынып яшибез бит, – дип елмая танышым. 

Монда җыелган меңләгән кешенең һәркайсының үз язмышы шул. Әнә шулай яшьлек хатирәләрен барлап йөрүчеләр дә бихисаптыр.
Сүземдә тордым: алдан вәгъдә иткәнемчә, бу юлы җырлыйсы килгән халык талантларын чакырдык. Исем-титуллары булмаса да, тавышлары күңелгә хуш килә торган җырчыларны. Туй-мәҗлесләрдә чыгыш ясап танылган Рөстәм Пиреев, Чулпан Сафина, Зөбәрҗәт Кашапова, Казаннан танылып килүче Ландыш Баһави һәм аның ире Илфак Әгъләмов.

Алдан ук игълан ителгәнчә, Салават Фәтхетдиновның туганы Айдар Фәтхетдинов та килде. Ул Башкортстаннан Биектауга күченеп яши башлаган. Халыкның кызыксынуы шулкадәр көчле – ул сәхнәгә чыккач, бермәл тын калдылар. Айдар – Салаватның абыйсының улы. Йөз-кыяфәте белән дә охшашлар. Тавышларында да бар охшашлык. Айдарның да зур концертларда чыгыш ясаганы бик күренми, ә исәбе бар. «Пятачок»та чыгыш ясау Айдар өчен зур чирканчык булды.   Тик шунысы тәгаен: талантын тоеп җырларга ният иткән егеткә эстрадада үз урынын табар өчен хәйран тир түгәсе булыр әле, талантлы абыйсының фатихасы булса да. Бу уңайдан бер вакыйга искә төште. Байтак еллар элек бер җыр бәйгесендә авылдан килгән егет нәкъ Салаватка охшатып җырлап җибәрде. Жюри аны ошатмады. Анда утырган Салават Фәтхетдинов та: «Ике Салават булмый», – дип кире какты. Айдар Фәтхетдиновка да һич кенә дә Салаватка охшарга тырышырга кирәкмәс. Үз җыры, үз йөзе булса, халык кабул итәр. Һәрхәлдә, Чаллыда аны бик яратып калдылар.

«Шәһри Чаллыдан – «пятачок» телләрдән төшми. Тиздән социаль челтәрләрдә бәйге игълан итәчәкбез. Безнең дусларыбыз үзләренең «пятачок»та төшкән фото-видеоларын җибәреп, шуларга тавыш бирүне оештырачакбыз. Әлбәттә, бүләкләр дә булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Шәһри Чаллы пятачоклары Айдар Фәтхетдинов конкурс җиңүче