Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнарның туганнарына 10 миллион сум түләнәчәк

«Татар-информ» хәбәр итте.

 «Нижнекамскнефтехим» предприятиесе 31 мартта шартлауда һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә һәм  зыян күргән кешеләргә компенсация түләү турында игълан итте. 
Һәлак булганнарның (кая эшләүләренә карамастан)  гаиләләренә 10ар млн сум акча түли. Завод шулай ук мәрхүмнәрне соңгы юлга озату чыгымнарын да үз өстенә ала. 
Хастаханәләрдә дәваланучы зыян күрүчеләргә (кайда эшләүләренә бәйсез) предприятиедән 3әр млн сум акча бирелә һәм тернәкләнү чыгымнары  компенсацияләнәчәк.  
Иминият компаниясе дә һәлак булганнарның гаиләләренә 3әр млн сум акча түли. 
Исегезгә төшерәбез, химия заводындагы шартлауда 3 кеше һәлак булды, 72 кеше зыян күрде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чп Түбән КАМАда фаҗига Акча күчерү