Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәтиҗә ясарга вакыт

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә "Таттелеком"ның Чаллы элемтә узелы җитәкчесе итеп билгеләнгән Рафаэль Галиев белән таныштырып үтте. Россия Саклык банкының Чаллы бүлегендә дә яңа җитәкче, ул - Константин Подвальный. Эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов үткән атнадагы хәлләр белән таныштырды. Бу вакыт эчендә 46 җинаять теркәлгән....

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә "Таттелеком"ның Чаллы элемтә узелы җитәкчесе итеп билгеләнгән Рафаэль Галиев белән таныштырып үтте.

Россия Саклык банкының Чаллы бүлегендә дә яңа җитәкче, ул - Константин Подвальный.

Эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов үткән атнадагы хәлләр белән таныштырды. Бу вакыт эчендә 46 җинаять теркәлгән. Аның өчесе авырлардан санала, 35е - милеккә кагылышлы, җинаять тәртибен бозган өчен 545 протокол төзелгән. 3, 12, 69нчы мәктәпләрдә, икътисад һәм төзелеш колледжында, автомеханика техникумында укучылар тәртипне күбрәк бозалар икән. Наил Гамбәрович мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовка бу хәлне өйрәнеп, чара күрергә кушты.

Үткән атнада янгын очраклары күп булган. 62/05 йортында ут чыгып, 5 кеше зыян күргән. Шулай ук әлеге комплекста 4 автомобиль янган.

Идарә итү компанияләренең эшчәнлеге турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов сөйләде.

- Чаллыда 19 идарә компаниясе бар. Алар 10 миллион 54 мең квадрат метр торакка хезмәт күрсәтә. Бу өлкәдә 10 меңнән артык кеше эшли. Ләкин сантехник, урам себерүчеләр җитми икән. Моның сәбәбе - хезмәт хаклары аз булуда.

Ут, су һәм йортлар өчен гомуми түләүләр (ОДН) буенча "Жилстрой", "Электротехниклар", "Чаллыстройремонт" идарә итү компанияләренең бурычлары күп.

- Без һәр көн саен бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга тиеш түгел. Нәтиҗә ясап, чара күрер вакыт җитте, - дип, Н.Мәһдиев үз фикерен җиткерде.

2005-2014 елларда йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен 9 миллиард сум күләмендә акча тотылган. 549 йортның түбәсе, 473енең фасадлары төзекләндерелгән.

2015 елда да бу максатларга 1 миллиард күләмендә акча тотылачак. Идарә итү компанияләренең эше махсус баллар белән бәяләнә. Бүген 40 балл җыеп, "Мәхәллә" (начальнигы Рамил Нуруллин) беренчелекне тота.

Идарә итү компанияләрендә проблемалар күп. Аларга лицензия биргәндә бары да исәпкә алыначак дип белдерде Н.Мәһдиев.

Бүлек мөдире Рәйсә Солтанова шәһәрдә оештырылган ярминкәләр барышы белән таныштырды.

Наил Мәһдиев азактан җитәкчеләрне 22 ноябрьдә Орган залында үтәчәк хәйрия концертында катнашырга да чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев