Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәтиҗәле проект

2009 елдан алып Россиядә хөкүмәт белән Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы белән берлектә эшләнгән проект гамәлгә ашырылып килә.Ул торак-коммуналь хуҗалык тармакларында хезмәт күрсәтүне яхшырту һәм предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Проект конкурс нигезендә сайлан алынган шәһәрләрдә тормышка ашырылды.Россиянең 10 шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык объектларын төзекләндерү, төзелеш һәм модернизацияләү буенча...

2009 елдан алып Россиядә хөкүмәт белән Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы белән берлектә эшләнгән проект гамәлгә ашырылып килә.Ул торак-коммуналь хуҗалык тармакларында хезмәт күрсәтүне яхшырту һәм предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Проект конкурс нигезендә сайлан алынган шәһәрләрдә тормышка ашырылды.Россиянең 10 шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык объектларын төзекләндерү, төзелеш һәм модернизацияләү буенча 23 инвестиция проекты гамәлгә ашачак. Эшләр Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы гранты хисабына башкарыла.2014 елдагы эшләргә нәтиҗәләр ясалды. 8 инвестиция проекты Яр Чаллы, Нефтеюганск һәм Волжск шәһәрләрендә тормышка ашырылган.Шулай итеп, Чаллыда 42 миллион сум акча янаг калдырылган. Россиянең төбәкләр буенча министрлыгы һәм шәһәр хакимияте арасында өстәмә килешү төзелде: янга калдырылган акча хисабына 1,2 километр канализация четләрләре яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев