Нәтиҗәләр. Бурычлар. Бүләкләр
Һәр елны 1 сентябрь алдыннан Яр Чаллының барлык белем бирү хезмәткәрләре шәһәр конференциясенә җыелып, узган уку елы буенча гомуми нәтиҗәләр чыгаралар. Анда яңа елга максат-бурычлар куела һәм ел дәверендә төрле казанышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм анда эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнә. Быелгы шундый чара 24 август көнне 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр...
Һәр елны 1 сентябрь алдыннан Яр Чаллының барлык белем бирү хезмәткәрләре шәһәр конференциясенә җыелып, узган уку елы буенча гомуми нәтиҗәләр чыгаралар. Анда яңа елга максат-бурычлар куела һәм ел дәверендә төрле казанышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм анда эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнә. Быелгы шундый чара 24 август көнне 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үтте. Темасы - "Бүгенге мәгариф: инновацияләр - стандартлар - педагогик ресурслар - һәркем өчен сыйфат". Конференциядә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының ректоры Фәйрүзә Мостафина катнаштылар.
Чара шәһәребезнең белем бирү учреждениеләре әзерләгән экспозицияләрне карау белән башланып китте. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм конференция кунаклары аларның һәрберсен карап, уку йортларының җитәкчеләре белән аралашып, ел дәверендә ирешкән уңышлары, казанышлары турында сораштырды.
Яңа уку елын Яр Чаллы яңа мәктәп белән каршы алачак. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, санаулы көннәрдән соң, 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбен ачу тантанасы узачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәп соңгы 20 ел эчендә төзелгән беренче белем бирү учреждениесе булып тора. Аның төзелешенә 500 миллионнан артык сум акча бүленеп бирелде. Гомумән, соңгы еллар эчендә шәһәребездә яңа 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждение биналары эксплуатациягә тапшырылды. Соңгы 5 ел эчендә 1 миллиардтан артык сумга шәһәребезнең 33 мәктәбендә капиталь ремонт ясалды. Быел андый төзекләндерү эшләре 8 мәктәптә алып барылды. Шәһәребезнең 60 балалар бакчасы да капиталь ремонт программасына кертелде. Киләсе елда аларның тугызында ул эшләр башкарылачак. Спорт мәйданчыкларын төзекләндерү эшләренә бюджеттан 33 миллион сум акча бүленеп бирелде. Аларның күбесе мәктәп яннарында булдырылды.
Винер Харисов үз чыгышында шәһәребезнең мәгариф өлкәсендәге барлык өлкәләре буенча башкарылган эшләр турында тәфсилләп хисап тотты.
- Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре иң беренчеләрдән булып балаларны укыта, тәрбиялиләр. Шуңа да соңгы еллар эчендә без балалар бакчаларында урыннар булдыру өстендә эшләдек. Әлеге мәсьәләне яңа учреждение биналарын төзү, өстәмә группалар ачу, кайчандыр башка максатларга алынган балалар бакчалары биналарын кире кайтару ысулы белән чиштек.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кайгырту да - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Балалар бакчаларында алар өчен коррекцион төркемнәр ачылды. Бүгенге көндә 348 мөмкинлекләре чикләнгән балаларның 195 шундый төркемнәргә йөри, - дип сөйләде ул.
Яңа уку елында исә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик һәм педагогик ярдәм бирүне арттыру бурычы куелды. Шулай ук Винер Харисов балалар бакчаларында кулланыла торган уен программаларының һәм уенчыкларның федераль стандартларга туры китерүне һәм ата-аналарны электрон хезмәт аша күрсәтелә торган ярдәм турындагы мәгълүматлар белән тәэмин итүнең кирәклеген ассызыклады.
Уңышларга килгәндә, быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр арасында шәһәребезнең "Баланың сәләтен үстерү үзәге - 104нче балалар бакчасы" һәм 70нче Балалар бакчасы "Ягодка" грантларга ия булдылар.
Шәһәребез "Югары сыйфатлы белем бирү" республика рейтингында икенче урынны алды. Күп кенә күрсәткечләр буенча да Яр Чаллы алдынгылар рәтендә. Мәсәлән, мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган бөтенроссия олимпиадаларында шәһәребездән җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар саны арткан. 2015 елда алар 16 кеше булса, быел 26 кеше. Милли мәгариф рейтингы буенча да Яр Чаллы мәктәпләре үз күрсәткечләрен яхшыртканнар. 2015 елда алар 23 урында булсалар, хәзер 15 урында торалар. Шәһәребезнең 28 укучысында БДИ нәтиҗәләре 100% булган. Яр Чаллының 7 мәгариф учреждениесе республиканың иң яхшы 20 шәһәр гомумбелем бирү учреждениеләре исемлегенә керде. 23 гомуми белем бирү мәктәбе, 2015-2016 еллар нәтиҗәсе буенча, республиканың иң яхшы 100 мәктәбе рәтенә керде. Республиканың кадетлар мәктәбе рейтингында шәһәребезнең 47нче кадетлар мәктәбе беренче урында, ә 81нче кадетлар мәктәбе өченче урында тора. 2нче гимназия Татарстан республикасының татар гимназияләре рейтингында җиденче урында. 26 гимназия "Россия Федерациясендә укучыларны югары уку йортына керүгә әзерләүче иң яхшы мәктәп" исемлегендә. Гомумән, быел 26нчы гимназия һәм 78нче лицей "Иң яхшы мәктәп" грантына лаек булдылар.
Күп кенә укытучылар да республика һәм шәһәр күләмендә төрле казанышларга ирешкәннәр. Мәсәлән, 25нче мәктәпнең директоры Лариса Кузавкова республика бәйгесендә катнашып "Иң яхшы директор - 2016" исеменә лаек булды. Аңа 200 мең сумлык грант та тапшырылды. 26нчы гимназия директоры Андрей Сальников "Иң яхшы директор - 2016" бәйгесенең лауреаты һәм шулай ук грантка иясе булды. "Ел укытучысы" булып 26нчы гимназиянең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова танылды, 25нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Елена Зорина "Ел укытучысы - 2016" бәйгесенең лауреаты булды. Гали Акыш лицей-интернатының математика укытучысы Марсель Салихов "Педагогик дебют" бәйгесе лауреаты, "Сыйныф җитәкчесе-2016" исемен 76нчы гимназиянең укытучысы Лилия Рыбушкина алды. 37нче мәктәптә эшләүче Александр Филиппов "Педагог-психолог-2016" бәйгесендә 3 урынга ия булды. 15нче Балалар иҗаты йортының укытучысы Валентина Лисина "Остаз-2016" бәйгесендә җиңде.
Яңа уку елына исә кадрларга игътибарны арттыру, сәләтле укучыларга ярдәм күрсәтү, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүне яхшырту, Татарстан республикасының дәүләт һәм башка телләрен саклау һәм үстерү программасының нәтиҗәлеген арттыру буенча эшләр башкару бурычы куелды.
Үз чыгышында Винер Харисов тәрбия һәм балаларның сәламәтлек мәсьәләләренә дә тукталып китте.
- Статистика мәгълүматларына караганда, балаларның сәламәтлеге какшау 53% да күзәтелә. Хәтта, 14 яшькәчә балалар арасында инде хроник авырулар теркәлә башлаган. Моңа стресслар һәм хәрәкәтнең түбән активлыгы сәбәпче. Шуңа да актив спорт юнәлешенә зур игътибар биреләчәк. Тәрбия мәсьәләсе дә актуаль яңгырый. Кызганычка каршы, эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә исәптә дә шактый гына укучы бала тора. Алар һәм ата-аналар белән профилактик чаралар үткәрергә кирәк, - диде ул..
Тулаем алганда, Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә уңай нәтиҗәләр күп. Әмма камиллеккә чикләр булмаган кебек, белемнәрне һәм күнекмәләрне даими яңартып торырга кирәк.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, республика тарафыннан мәгариф өлкәсенә кагылышлы программалар, аларның үтәлеше турында сөйләде. Мәктәпләргә автобуслар тапшыру программасы, укытучыларның ноутбукларын яңарту турында да әйтелде. Моннан тыш ул республика икътисады ихтыяҗларыннан чыгып югары квалификацияле һөнәр белгечләрен әзерләүнең кирәклеген ассызыклады.
- Бүгенге көндә кирәкле һөнәрләр топ-50 исемлеге бар. Аның буенча республикабызда нибары 30 һөнәр төре генә әзерләнә. Безгә аларны үстерергә һәм камилләштерергә кирәк. Иң мөһиме, замана таләпләре һәм эш бирүчеләр ихтыяҗларына җавап бирердәй, мобиль һәм адаптив мәгариф системасын булдырырга кирәк, - дип әйтте Андрей Поминов.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина илебез тарафыннан мәгарифне үстерү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә укытучы статусын һәм әлеге һөнәрнең әһәмиятен үстерү буенча шактый гына эшләр күрелде. Моннан тыш педагогларның вакытларын алучы төрле хисаплар язуларын киметү өстендә дә эш алып барыла. Мәктәпләрнең дәреслекләр белән тәэмин ителеше, ике сменалы укуны бетерү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе.
-1 сентябрь көнне илебездә үз ишекләрен яңа 92 мәктәп ачачак. Яр Чаллыда да быел яңа мәктәп беренче укучыларын кабул итәчәк. Әмма шәһәргә тагын өч мәктәп кирәк. Моны хәл итү буенча да эшләр күреләчәк, - дип сөйләде Әлфия Когогина.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының ректоры Фәйрүзә Мостафина укытучы кадрлар һәм аларның һөнәри компетенцияләрен бәйсез бәяләү нигезендә үсеш системасын булдыру турында сөйләде. Шәһәребездә укытучы кадрлар әзерлеге, аларның эшчәнлеген камилләштерү буенча үткәрелә торган чаралар турында да әйтте. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының эшчәнлеге һәм аның укытучыларны әзерләүдә роле турында әйтелде.
Конференция мәгариф системасында төрле җиңүләргә ирешкән белем бирү хезмәткәрләрен бүләкләү белән төгәлләнде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев яңа уку елында уңышлар һәм бәхет теләде.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев