Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Нур» яшьләр үзәгендә «LADY MAMA-2022» фестивале финалы узачак

«LADY MAMA-2022» – уникаль матурлык фестивале. Ел саен үткәрелә торган конкурсның финалы 4 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Башлана 16:00 сәгатьтә.

Фестивальне яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештыра.

Фестиваль инде дүртенче ел рәттән үткәрелә, анда әниләр катнаша. Беренче «LADY MAMA» фестивале 2019 елның мартында үткәрелде.

«LADY MAMA-2022» конкурсы финалында тугыз әни катнашачак. Конкурста катнашучыларга түбәндәге сынаулар узарга кирәк: иҗади формада (видеоролик, фото-презентация һ.б.) конкурсантларның тормышын чагылдыручы визитка-презентация (1,5 минуттан артык булмаган), интерактив интеллектуаль конкурста (сорау-җавап) белемнәрен тикшерергә һәм иҗади номер белән чыгыш ясарга (музыкаль, шигъри, бию, сәхнә һ. б. жанрлары, 3 минуттан артык түгел).

Фестиваль нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да кичке күлмәкләрдә чыгыш ясаячак. Жюри «LADY MAMA – 2022» номинациясендә җиңүчене, шулай ук 1 нче вице - «LADY MAMA – 2022», 2 нче вице - «LADY MAMA – 2022» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләячәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс