Өч һәм аннан артыграк баласы булган гражданнар өлешчә мобилизациядән кичектереләчәк
Яңалыклар тасмасы

Өч һәм аннан артыграк баласы булган гражданнар өлешчә мобилизациядән кичектереләчәк

Шул хакта карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», - диелә хәбәрдә.

16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гражданнарны өлешчә мобилизациядән кичектерәчәкләр, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов үзенең Telegram-каналында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Оборона министрлыгы белән берлектә 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан артыграк баласы булган гаиләләрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы мәсьәләне өйрәндек. Шул хакта карар кабул ителде һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде», - диелә хәбәрдә.

Балалар омбудсмены Мария Львова-Белова кичә Генераль штабның шундый күрсәтмә бирүе хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала (аларның берсе инвалид һәм паллиатив статуска ия булса) тәрбияләүче әтиләр дә өлешчә мобилизациядән кичектерелә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт

Нет комментариев