Берьюлы өч кеше югалган
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы өч кеше югалган

Фаҗига Новокузнецк янындагы Чумыш елгасында булган.

Новокузнецк янындагы Чумыш елгасында аэрокөймә әйләнеп капланган. Mash телеграмм каналы хәбәр итүенчә, өч кеше югалган. Аларны коткаручылар эзли.

Суднода 5 пассажир булган. Аларның икесе ярга чыккан.

Өчесен Костенково районындагы елгадан эзлиләр. Югалучылар –  37 яшьлек Ефим, 32 яшьлек Игорь һәм 35 яшьлек Павел. Якынча мәгълүматлар буенча аларның берсе җирле совет депутаты булган. Ир-егетләрнең барсы да спиртлы эчемлекләр эчкәннәр һәм елганың судан ачылган өлешендә көймәдә йөзмәкче булганнар. 

Фото видеодан скриншот
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чп су елга фаҗига кешеләр югалган

Нет комментариев