Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч улын да Әфганга озаткан ана

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елдан 34 ел узып киткән. 15 февраль Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Мөслим районы Әмәкәй авылында гомер итүче – 3 улын да Әфган сугышына озатып каршы алган Флүзә әби Исмәгыйлева янына юл тоттык.

Әфган сугышы илдәге барлык милләт кешеләренә дә кагылды. Һәр шәһәр, район, авылга килеп җитте аның рәхимсез җиле. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, ата-аналарга бала кайгысы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле. Тик аларның да матур яшьлек еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып уелып калган. Флүзә әби дә баһадирдай өч улын чит җирләргә сугышка озатырмын дип уйламаган да булган. Улларын бер-бер артлы сугышка озатуын да тыныч кына сөйли алмый, тамагына төер тыгыла, күзләре мөлдерәмә яшь белән тула.

– Нәрсә дип башларга да белмим, кызым! Бигрәкләр дә җан өшеткеч хатирәләр бит! Олы улым Филис Әлмәттә төзелеш техникумында укый иде. Инде диплом алыр вакыты килеп җиткән иде, шуны да кешечә кулына ала алмыйча, армиягә китте. Аның сугышка эләгәсен белмәдек тә бит, үзе дә белдертмәде...

Икенче улым Фаяз да матур бер көнне: «Әни, армиягә чакыру килде. Иртәгә китәм!» дип кенә әйтте. Ә төпчегем Гаязга повестканы басуда эштә, чәчү вакытында китереп бирделәр. Аны да әллә ни зурламыйча, үзебезчә матур гына озатып җибәрдек. Зират кырыенда басып торып, улыма «Хәерле юллар!» теләгәнем мәңге хәтеремнән чыкмас кебек! – дип сөйли ашыга-ашыга Флүзә әби. 

Әфганда хезмәт елларына тукталсак, Филис Исмәгыйлев – 1979-1981дә, Фаяз – 1983-1985тә, Гаяз 1984-1986 елларда хезмәт итә.

– Улларымның кайсысына әйткәнмендер инде, анысы истә түгел... Хатларда әллә ни язарга ярамыйдыр да бәлки, «мин – исән» дигән язу белән булса да язып җибәрегез дип әйткән идем. Берничә тапкыр андый хатлар да килде. 

Аллаһка шөкер дим инде, күршеләрем янымда булды. «Ий, Флүзә, әллә нәрсә уйлама әле, берәр нәрсә була калса, хәбәр итәрләр иде! Исән алар, исән! Көт кенә!» дип тынычландыра иделәр. Алар булмаса, кеше белән сөйләшеп тормасаң, акылдан да язуың бар бит! Ул бит сугыш! Бер тыныч көнем булмады, бер тыныч төнем... Өстәвенә табутлар кайта тора, безнең Әмәкәйгә дә сөлектәй бер егетне алып кайтып күмделәр. Бер улым әйләнеп кайткач, җиңел суларга өлгермим, икенчесен алып китәләр. Анысы кайтып җитми – өченчесен! Ник шулай соң дим?! Ник минекеләрне генә күрәләр дим. Тик авылда гап-гади терлекче булып эшләгән кешенең сүзләренә кемнәр колак салсын?! – дип ачынып әйтә Флүзә әби. Кем белә, бүген 83 яшен тутырган әбинең сүзләрен бәлки Аллаһы Тәгалә үзе ишеткәндер. 

Күпме кешеләрнең гомерен өзде бит ул каһәрле сугыш!.. Меңләгән кеше кургаш табутларда, меңләгәне яралы кайтты, хәбәрсез югалган солдатлар да бар... Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды.

– Филис абый башта Оренбург өлкәсе Тоцкое хәрби частендә өйрәнүләрдә булды. Шуннан аларны Кабулга җибәрделәр. Әфганнан хатлар килеп торды: әз-мәз генә язып, үзенең хәлләрен белдереп тора иде. 20 яшендә армиягә чакырдылар үзен, кайткач кына иптәш малае дипломын тапшырды. Ул кайткач, тормышы җайланып та киткән иде, югыйсә. Чаллыда төпләнде ул, читтән торып институт бетерде, әфганчыларга бирелә торган фатирын алды, өйләнде. Тормыш иптәше белән үз эшләрен дә ачканнар иде. Тик яман чир белән авырый башлады... Сызлануларга түзә алмады микән, 2013 елда үзенә кул салды абый... – дип сүзгә кушыла Гаяз абый Исмәгыйлев. Ул да еламый сөйли алмый. 

Тормыш дигәннәре әллә нинди борылышлар ала икән шул! Балаларын өзелеп яратучы ана, сугыш мәхшәрләрен үтеп тә, исән-сау кайткан газизенең фаҗигале төстә гомере өзелүен ничек кичергәндер?! Язмышыңа ни язылган бит, аны үзгәртүе мөмкин түгел!

– Фаяз абыйның да сугышка китеп барганын белмәдек! Филис абый – Әлмәт хәрби комиссариатыннан, Фаяз абый – Чаллыдан, үзем исә Мөслимнән киттем. Әллә төрле җирдән киткәнгә, хәрби комиссариатта бер гаиләдән өч кеше Әфган җирләрендә хезмәт итүебезне белмәделәр микәнни... Алай дисәң, фамилия шул бер, ата-ана бер дигәндәй...
Шунысы хәтердә калган: үзем өйрәнүләрне Төрекмәнстанда үткән вакытта Филис абыйга хат язган идем, Әфганга әзерләнүләрне әйттем. Абый ул вакытта: «Энекәш, бер дә борчылма! Законы бар аның! Гаиләдә бер әфганчы булса, калганнарын анда җибәрергә тиеш түгелләр!» диде ул миңа. Тик алай булмады... – дип башлый Гаяз Исмәгыйлев. – Фаяз абый Чаллыда укыды, автокранчы һөнәре дә бар иде. Кичтән өйгә шалтыратты ул безгә, шул рәвешле армиягә китәчәге турында хәбәр итте. Аны сугышка китәр дип уйламыйбыз да бит! Хаты килгәч кенә аның да Әфганга эләгүен белдек, – дип сөйли Гаяз абый уртанчы абыйсы турында. 

Аның белән сөйләшеп утырганда, күкрәгенең орден-медальләр белән тулы икәненә игътибар иттем, шуларны күрү нык тәэсирләндерде мине. Аны тыңлыйм, үзем, баш очыннан сызгырып үткән пуляларның янәшәдәге ташка бәрелеп, җаныңны кыйган зәхмәтле чыңнарын ишеткәндәй булам, әҗәл белән яшәү арасының кылдай нечкә булуы күз алдымнан үтә.

– Абыйның берничә тапкыр үлемнән калуын беләбез. Үзе сөйләми иде, иптәшләре сөйләгәннән генә әйтәм. Әфганнан йөреп кайткач, Воркутага чыгып китте ул. Анда безнең туганнар яши иде. Тик озак тора алмады, шәһәрне яратмады, авылны сагынды. Шуннан Мөслимгә кайтып өйләнде, йорт салды, эше яхшы булды – нефть чыгару оешмасында хезмәт итте. Тормышы җайланып киткән иде. Эшендә харап булды! Башына торба төште. 39 яшь иде... Табиблар гомерен саклап калырга тырышты, тик булмады! Хатыны, ике баласы калды абыйның... Хәзер аның вафатына да 20 ел вакыт узды... – ди әңгәмәдәшем.   

Ипләп кенә Гаяз абыйдан үзенең хезмәт иткән елларын искә төшерүен сорыйм. 

– 1983 елда мәктәпне бетердем, Минзәләдә шоферлыкка укыдым. Аннары үзебезнең авылда колхозга эшкә урнаштым. Яз көне басуда вакытымда комсомол секретаре белән мәдәният йорты директоры, мотоцикл белән килеп, кулыма повестка тоттырдылар. Шул ук көнне 3-4 сәгать эчендә җыендым да, китеп тә бардым. Башка сыймаслык хәл инде... Филис абый ул вакытта Чаллыда иде, Фаяз абый – армиядә. Күрешә дә алмадык хәтта! Казанда Татвоенкоматта безне озак тотмадылар, бер кич кунгач, алып та киттеләр. Өйрәнүләрне механик-машина йөртүче булып Төрекмәнстанда үттем, анда ярты еллап хезмәт иткәннән соң, төнлә чыгарып тезделәр дә, Шиндандка озаттылар. Шуннан чын солдат тормышы башланды... Мин Шинданд гарнизонының 24нче танк полкында механик-машина йөртүче булып хезмәт иттем. Хатлар язып тордым инде, якыннарым да хатның кайдан килгәнен аңлагандыр... Төрле хәлләр булды инде! Бөтенесен сөйләп бетереп тә булмый! Ашауга түгел, бер тамчы су эчәргә тилмергән көннәр булды!

Берчак шулай бөтен полк рейдка чыгып китте. Андый чакта һәрвакыт 3 танкны кизү торырга калдыра иделәр. Калучылар рәтендә мин дә бар идем. Рейдка китүчеләр кире кайта алмады... Мин исә моргка иптәшләремне танып белүгә бардым. Үлүчеләр арасында инде кайтырга приказы булган дустым да бар иде. Кайтырга бөтен нәрсәсе әзер иде, тик кургаш табуты белән кайтып китте ул... Андыйлар күп булды шул... 

1986 елның 26 апрелендә «уволнять» иттеләр безне. Ашкынып диярлек туган авылыма кайттым. Фаяз абый белән 5 елдан артык очраша алмадык, башта икебез дә хезмәттә булдык, мин кайтканда ул Воркутада иде. Әти белән әни сагынганнар. Ничек түзделәр икән?! – дип сөйли Гаяз абый. 

Әйе, әнә шулай берьюлы бер гаиләдән өч егет сугышта булып кайта. «Ни рәвешле шулай килеп чыккан соң? Хаталанып җибәрмәгәннәрме?» – дип әңгәмәдәшемнән кызыксындым.

Юк, булганы булган дип, кул гына селтәгәннәр. «Абыйларым икесе дә сугышны үткән, хәзер мин дә бараммы?» дип әйтү уенда да булмый Гаяз абыйның. Ул бу сүзләрне ниндидер мыскыл, ирләргә хас булмаган курку хисе итеп кабул иткән. 

Башка бик күп әфганчылар кебек, Гаяз абый да таш-кыялар илендә күргән-кичергәннәрен ачылып китеп сөйләргә яратмый. Кайталмый калган сугышчан дуслары турында хатирәләрен яңарту да йөрәгендәге авыр яраларны кузгата. 
Безнең әңгәмәгә Гаяз абыйның тормыш иптәше Лилия ханым кушыла. Алар танышкач, озак очрашып йөрмиләр. 1987 елның октябрендә танышалар да 26 декабрьдә туй ясыйлар. 

– Лилия Мөслим районының Яңа Карамалы авылыннан. Безнең авылга почта хезмәткәре булып килде. Шунда, клубка чыккач, таныштык. Күрү белән «Бу кыз минеке була» дидем! – дип искә ала Гаяз абый.

– Гаязның шушындый мәхшәр оясында булуын күз алдына китерәм дә, куркыныч булып китә. Бик күпләрнең, «әфган синдромы»ннан җәфаланып, төннәрен, атыш, шартлау тавышлары ишетеп, куркып уянулары, кисәктән генә кычкырып җибәргәннәре турында ишеткәнем бар. Гаяз да шулай интекте... Хәзер генә бераз тынычлана ахры, ул йокысыз төннәрнең исәбе-хисабы юк бит!.. Без, балалар белән аны аңлап, бу халәтен кичерергә ярдәм итә идек. Гаязның холкына сеңгән хәрби төгәллеге, тәртип яратуы гаилә тормышыбызда да ачык чагыла. Балаларыбызга үрнәк әти, әнинең кадерле кайгыртучан улы, минем ышанычлы таянычым ул, – ди тормыш иптәше Лилия апа.

Гаяз абый белән Лилия апа бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын сөеп туя алмыйлар. «Тормышның ни дәрәҗәдә кадерле кыйммәт булуына сугыш мәхшәрендә тагын да ныграк төшенәсең, – ди Гаяз абый. – Аллаһка кат-кат рәхмәтләр укыйм – мин исән кайттым, дим». 

Әфган сугышы бик күпләрнең газиз баласын, кадерле әтиләрен, сөекле тормыш иптәшләрен тартып алды. Әлеге сугыштан исән кайтып та, рухи яктан ныгый алмыйча, тере килеш «үлгән», яшәү мәгънәсен югалткан ир-егетләр азмы әллә? Вакытны кире әйләндереп булмаган кебек, узганнарны да кире кайтарып булмый. Ләкин Әфганстанда кайнар ноктада булган бер генә кеше дә ул канкойгыч елларны сызып ташлый алмый. Өч улын – өч газизен – бер-бер артлы ут эченә озатып, көч-хәл белән көтеп алган Флүзә әбинең дә йөрәген гомер буена ачыттырып-яндырып тора ул.

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев