Өч онык һәм өч оныкчык бәхетенә
Уфадан пенсионер Марат Гәрәевның автомобилен алыштыру турындагы күптәнге хыялы лотерея ярдәмендә тормышка ашты
Уфадан пенсионер Марат Гәрәевның автомобилен алыштыру турындагы күптәнге хыялы лотерея ярдәмендә тормышка ашты.
Ул күп еллар лотереяда уйный һәм аңа беренче тапкыр бәхет елмайган.
"Минем иске автомобилем бар, шуңа күрә мин күптән яңа машина сатып алырга теләгән идем. Гаилә белән авылга йөрүемне күз алдына да китерә идем. Сатып алган билетта автомобиль сурәтен күргәч, шунда ук аңладым, нәкъ менә шуны алырга кирәк. Һәм ялгышмадым!"- ди уфалы.
Лотерея уенын ул туры эфирда карый һәм шунда ук җиңүен аңлый. Әмма барыбер килененә Интернетта билетны тикшерүен сорый һәм 600 мең сумлык автомобильгә ия булуына инана.
Пенсиягә кадәр Марат Әхмәт улы каравылчы булып эшләгән, бакча белән шөгыльләнгән. Аның гаиләсе зур - өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Хәзер бабай аларны яңа машинада йөртәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев