Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Өйләнешегез — дәүләт акча бирә

Өйләнешергә теләүче парлар туй уздыру өчен 100 мең сум грант алды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» автоном оешмасы белән берлектә махсус бәйге оештырды.

2025 елда әлеге бүләккә Татарстанда яшәүче 80 пар лаек булган. Катнашырга теләүчеләрдән 500дән артык гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан 80 парга 100 мең сум күләмендә акча бирелгән. Иң күп гаризалар Казан, Чаллы, Түбән Камадан килгән. Шәһәребездән әлеге грантны отарга теләп 22 пар гариза язган. Шуларның 4се җиңүгә ирешкән. Алар арасында – табиблар, педагоглар, IT-белгечләр, музыкантлар, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм СВО катнашучылары.

Язмабыз геройлары – Чаллыдан Рузилә һәм Рәнис Миннебаевлар әлеге бәйге турында мәгълүматны интернеттан күргәннәр һәм ике дә уйламый бәхетләрен сынап карарга булганнар.

– Рузилә, бәйгедә катнашу шартлары авыр идеме?

– Бәйгедә 35 яшькәчә парлар катнаша ала иде, миңа – 21, иремә – 23, шуңа күрә без туры килдек. Гариза тутырганда туйның ничек узачагын да язарга кирәк иде. Тагын бер шарт – миллилекне саклау. Без булачак ирем белән утырып программа, прайс төзедек тә гариза җибәрдек. Туйны ике атнадан соң үткәрдек, акчасы соңрак килде.

– Туй чыгымнарын саныйк әле, сер булмаса, күпме акча тоттыгыз?

– Мәҗлесне «Татлы» кафесында уздырдык. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте. Фотограф, әйберләр алу белән, барлыгы 300 мең сум акча тоттык. 45 кунак килде. Арзан булды, үзебез дә аптырадык. Алып баручы кафеныкы булгач, аңа 10 мең сум, аппаратурага да 3 мең сум гына түләдек. Яңа елдан бәяләр бераз артты инде.

– Хәзерге бәяләр белән чагыштырганда, дөрестән дә, арзан булган.

– Әйе. Ирем Балтачтан, рәсми рәвештә шунда алдан язылышып куйдык та, мәҗлесне Чаллыда уздырдык. Моңа бәйрәмнең алкогольсез булуы да тәэсир итте.

– Туегыз ничек үтте? Нинди милли йолалар күрсәттегез?

– Мәҗлес көндез үтте. Баштан «Чаллы Яр» мәчетендә никах укыттык. Аннары, мәчет янындагы кафеда утырдык. Тамада Гөлирә апа иде, барысын да җиренә җиткереп эшләде. Кунакларга килен төшерү, кәләш белән кияү бүләкләрен күрсәтү, бүләк алмашу йолаларын күрсәттек. Кафедан соң Актаныш районына, минем туган якка, кияү мунчасына кайтып киттек. Икенче көнне Балтачта килен токмачы йоласын уздырдык. Туйда 21–25 яшьлекләр күп иде. Аларга да бик ошады, үзләре дә бу идеяне кулланырга кирәк, дигән фикергә килде. Яшьләр татар халкының күркәм йолаларын онытып бетермәсеннәр иде.

– Бик матур булган. Сез откан грантның ярдәмен сиздегезме соң?

– Әйе, акча ахырдан килсә дә, гаиләбез өчен зур бүләк булды. Чөнки, мин әле укуны тәмамлаган гына идем, эшләми идем. Туй чыгымнарын ирем һәм әтием-әнием каплады.

Югарыда телгә алынганча, Чаллыда әлеге грантны барлыгы 4 гаилә откан. Алар арасында ире татар, хатыны Вьетнамнан булган пар да бар.

«Без Чаллыда иремнең гаиләсе белән яшибез. Тормыш иптәшем белән Казанда таныштык, бергәләп ТР Халыклар дуслыгы йорты оештырган чараларда катнашып йөрдек. Туйны да биредә үткәрдек. Әти-әнием дә 40 елга якын Россиядә яшәгән. Алар да никах мәҗлесләрен Казанда уздырганнар. Хәзер бик теләп Татарстандагы йолаларны өйрәнәм. Мин укуны тәмамлаган гына идем, эшем юк иде. Ә ирем әле дә укый. Мәҗлесне зурлап уздырмасак та, туй үткәрүгә җиңгән грант безгә бик ярдәм итте», – дип уй-фикерләре белән уртаклашты Амира Нгуен.

Яшьләрнең акчаны дөрес итеп тотып, үзләре теләгәнчә туй үткәрә алуы, әлбәттә, сөендерә. Чаллыда туйлар оештыру белән шөгыльләнүче «Siluet» агентлыгын гамәлгә куючыларның берсе Ләйсән Яхина белдерүенчә, безнең шәһәрдә 50 кунак чакырып туй үткәрү өчен уртача 1 миллион сумга якын акча кирәк. Белгеч белән бергәләп туй чыгымнарын да санадык.

Сметада иң күп акча менюга китә. «Бер кешегә уртача чек – 4,5 мең сумга төшә. Кайвакытта бу суммага хезмәт күрсәтү бәясе кертелми. Оештыру тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, барлык хезмәтләрне өстәп, бер кеше өчен 6,5 мең сум түлисе була. Моңа салат, кайнар кабымлык, аш яки икенче аш, уртага куела торган кайнар аш керә. Әлбәттә, өстәлгә өстәмә кабымлыклар, яшелчә-җиләк-җимешләр дә кирәк», – дип санап күрсәтте Ләйсән Яхина.

Икенче урында – бизәү. «Президиумны, арканы, кунаклар утырган өстәлне, каршы алу зонасын бизиләр. Гадәттә, арка белән президиумда ясалма чәчәкләр кулланалар. Әмма алар арзан түгел, сыйфатлы, кыйммәтле материаллардан ясалган, чынга охшаш. Кунаклар утырган өстәлгә чын чәчәкләр куела. Бизәүдә төрле материаллар, элементлар, утлар кулланыла. Бәяләр төрле: 50, 150, 200, хәтта 400 мең сумга да төшәргә мөмкин. Минем тәҗрибәмдә иң кыйммәтле бизәлеш 400 мең сумлык иде. Әмма Казан өчен бу нормаль күренеш. Чаллыда бизәлешкә якынча 150-200 мең сум түлиләр. Барысы да залдан тора».

Фото-видеога бәяләр төрле. Операторлар 10 сәгать аяк өстендә. Сыйфатлы материал кирәксә, күбрәк түлисе була. Алып баручылар уртача 50 мең сум сорый икән. Кайбер парлар аерым артистлар, Казаннан эстрада йолдызларын да чакыра, андыйларга күбрәк түлисе була, уртача чек юк, төрлесе төрле бәя сорый икән. Кунакларның күңелен ачу өчен өстәмә фокусчы, бармен-шоу, кавер-төркемнәр дә чакыралар.

Туйларны якын туганнары, дуслары белән генә үткәрүчеләр дә бар, алар өчен смета башкарак. Туйны оештыру бәясенә туй күлмәге, кияү костюмы, балдаклар, алкоголь керми. Оештыручы гадәттә сметадан 10 процент гонорар ала. Мондый хезмәт соңгы арада Чаллыда популярлаша, чөнки белгечкә акча түләп, бюджетны янда калдырырга да мөмкин. Икенчедән, оештыручы мәҗлес вакытындагы барлык процессларны да күз уңында тота, подрядчылар белән элемтәдә тора, кирәкле банкет залы, алып баручы, декоратор табып бирә.

Ләйсән Яхина зур һәм җаваплы чара үткәргәндә акчаны янда калдыру буенча ысуллар белән дә бүлеште:

– Бюджет чикле булса, без чараны эш көннәрендә уздырырга киңәш итәбез. Мондый көннәрдә шәһәр читендәге мәйданнарда аренда арзанрак, залларда депозит булмый.

– Банкет залын дөрес сайларга кирәк. Кайберләрендә декорга чыгымнар азрак булачак.

– Декораторлар белән сөйләшегез, бәлки аларның инде куллануда булган әзер вариантлары бардыр.

– Алып баручы үзе җырлый торган булса, өстәмә артистлар, фокусчылар чакырасы булмый.

– Хәзер алкогольсез туйлар еш очрый. Гадәттә, хәзер туйларда күп эчмиләр, күбесе үзе руль артында кайтып китүне кулай күрә.

«Чек Индекс» аналитик ресурсның 2025 нче елгы туйлар буенча кызыклы статистикасы:

Туй күлмәгенә уртача чек – 29 900 сум, ир-ат костюмы ешрак, уртача чек – 9 100 сум.

Балдаклар – 14 021 сум.

Кунакханә – 15 022 сум.

Бюджетка нәрсә йогынты ясый?

Сезон: май-октябрь кыйммәтрәк, ноябрь-апрель бәяләр түбәнрәк.

Алдан планлаштыру: күп парлар хезмәт күрсәтүчеләргә бәяләр артканчы, ел азагында бронь ясый.

Россиялеләрнең 40 проценттан артыгы финанс кыенлыклары аркасында туен кичектерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев