Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Окоп шәмнәре ясарга Галия әби дә булыша

Газетабызның январь санында шәһәр буйлап йорттан йортка йөреп калай банкалар җыючы, алардан шәмнәр ясап СВОга җибәрүче ханым – 41нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәмсуллина турында язган идек.

Аның 26 яшьлек улы Булат 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизациягә эләккән. Шул вакыттан Илмира ханым фронттагы егетләргә посылкалар җибәрә башлаган. Ул үз өендә камыр басып токмач та баса, чәчкчәк тә пешерә, оком шәмнәре дә ясый. Билгеле, аның бу эштә ярдәмчеләре бар. Мәкалә чыккач, калай банкалар илтеп бирер идек дип, редакциядән Илмира Шәмсуллинаның телефон номерын сорап алучылар да булды. Күптән түгел тагын бер шалтырату кабул иттек. 

– Кызым, «Шәһри Чаллы»мы бу? Миңа окоп шәмнәре ясаучы Илмира кирәк иде, – диде телефон аша бер әби. 
Соңыннан элемтәгә Илмира Шәмсуллина үзе чыкты. 

– Сезгә шалтыраткан әби янына бардым. Исеме Галия икән. СВОдагы егетләргә үзеннән дә өлеш кертәсе килгән аның.. 10-15 калай банка җыйган. Күзләрем яшьләнде. Нинди олы йөрәкле безнең өлкән буын, – дип соклануын белдерде ул. 

Мин исә Галия әбидән тормышы, көнкүреше турында сораштым.

– Ии, кызым... Ничек ярдәм итмисең, бу афәтне күреп йөрәк әрни бит, – дип башлады сүзен Галия әби Әгъләмова. – Үзем 1934 елгы мин, Зәй районы Дүртмунча авылыннан. Тик анда озак яшәмәгәнбез, Чаллыга күченгәнбез. Сугыш башланганда җиде яшьтә идем. Ул вакытларны начар хәтерлим... Безнең әтине сугышка алмаганнар, ул Магнитогорск якларында төзелештә эшләде. 1947 елда Чаллыга кайтты. Әни 1982 елда, әти 1985 елда гүр иясе булдылар. 

Чаллыда мәктәпне тәмамлагач, Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Һөнәрем буенча агроном. Юллама белән Зәй районына колхозга җибәрделәр. Анда эшләдем. Отпускка Чаллыга кайткан идем, артымнан йөргән Мөслим егете Фаил килеп җиткән. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул Чаллыда укый иде, белгечлеге буенча ветеринария табибы. Тиз генә ризалашмадым. Ул вакытта әти хастаханәдә ята, әни дә чирләп тора иде. Соңрак, 1959 елда, барыбер Фаилгә кияүгә чыктым. Кызыбыз һәм ике улыбыз туды. Тик бер улыбызның гомере кыска булды… 1965 елның 22 декабрендә тапкан идем аны, тик балама Ходай Тәгалә аз гомер биргән булган шул... Улым тугач, хастаханәдә аның белән бер атна яткач, өйгә чыктык. Өйдәгеләр мунча яккан иде, шунда керәсе иттек. Хәзер нәрсә булганын белмим инде, үлде балабыз... Әллә ис тиде, әллә кышкы суыктан соң кайнар мунчага керүебез тәэсир итте... Мөслим районының Уразмәт авылына җирләдек үзен. Аннан соң күп вакыт узды инде...

Шөкер, балаларым бүген тәрбияләп, хәлемне белеп торалар, оныкларым бар дип сөенәм. Ирем Фаил белән тормыш сикәлтәсез генә булмады. Аерылыштык. Гаризаны үзе бирде. Мин каршы килмәдем. 

Аннары Галия әби калай банкаларны Илмира Шәмсуллинага тапшыру юлларын ничек эзләгәне турында сөйләде. 

– «Шәһри Чаллы» газетасы очраклы гына кулыма килеп эләкте. Шул вакытта – январь аенда ук Илмираны эзләп табарга уйлаган идем, тик без яши торган җирне кар басып китте, ничек анда кеше чакырасың?.. Калып торды шулай. Балалар килгәч, аларга әйтермен дигән идем, тагын оныттым. 

Бакчамда күп итеп лалә чәчәкләре үстерәм мин. Әзрәк вакыт та узар дип, үзем яши торган җирдән ерак түгел шуларны сатарга чыгам. Берсендә шулай янымнан ике яшь кыз үтеп бара. Аларны туктаттым да, сезнең газетаны суздым. «Менә шунда кайдадыр редакциянең телефон номеры бар, шалтыратыгыз әле, Илмираның номеры кирәк иде», – дип мөрәҗәгать иттем. Аллаһның рәхмәте, табып бирделәр. 

Илмира үзе дә бик ягымлы ханым булып чыкты. Калай банкалар җыеп куйганымны белгәч, шундук машинасы белән килеп тә җитте. Лалә чәчәкләре саткан акчаны да биргән идем – алмады. Үзенә бакчамнан өзеп чәчәкләр бүләк иттем. Хезмәте өчен рәхмәт әйттем, ярдәмем кирәк булса, мөрәҗәгать итәрсең дидем. Инде тизрәк тынычлык урнашсын дип телим, – дип сөйләде Галия әби Әгъләмова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев