Олег Кинҗәгулов: «МИН ҺӘРБЕР АРТИСТНЫҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫН БЕЛӘМ...»
«Иң мөһиме: үзара хөрмәт, аңлашу һәм мәхәббәт булсын».
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчсе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов белән очрашып, башкарылган эшләр, яңа сезонга әзерлек һәм бераз шәхси тормышы турында да әңгәмә корган идек. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Олег Мәдьярович, без, «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы, беренче чиратта сезгә газетабызны яздыруга булышканыгыз, тугры дустыбыз булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
– Безнең максатларыбыз уртак бит. Татар газетасы татар театры белән бергә туган телебезне, милли мәдәниятне үстерергә, сәнгать турында мәгълүматны халыкка җиткерергә тиеш дип саныйм. Моны бездән башка кем эшләр соң?! Бергәләп тырышканда гына зур максталарга ирешеп була.
Театрыбызда «Сабан туе гүзәле – 2023» бәйгесенең финалына узган кызлар өчен тренинг үткәргән идем. Әйтергә кирәк, яшь буын вәкилләре татар телен, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны тиешле дәрәҗәдә белеп бетерми. Шуңа да егет һәм кызларыбызда милли гореф-гадәтләргә, уеннарга, җыр-моңыбызга мәхәббәт тәрбияләү эше беркайчан да тынып торырга тиеш түгел.
Бу максаттан үзем дә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» спектаклен куярга булдым. Башта труппабыз белән спектакльне халык ничек кабул итәр икән дип борчылдым. Аллаһка шөкер, тамашачылар аны бик яратты. Халык җырларын тыңлап, гореф-гадәтләрне, йолаларны карап, хәтта башка милләт вәкилләре бездән дәртләнеп, илһамланып, көч алып китте. Артистларбызга, дәрәҗәле кунакларыбызга, хәтта чит ил делегацияләренә дә «Яшь йөрәкләр» ошады.
– Мондый спектакльләр киләчәктә дә куелачакмы?
– Без милли йолалар, татар халык җырлары булган спектакльләргә өстенлек бирәбез. Киләсе сезонда «Зәңгәр шәл» яисә «Ак калфак» спектаклен куярга уйлаган идек. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Сабан туе күренеше дә бар. Мөслим халык театры 45 кеше катнашында куйган «Зәңгәр шәл»не карагач, туктап калдым. Бездә әлегә мондый ресурслар юк. Шуңа күрә Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакленә алындык. Автор язуынча биредә вакыйгалар 1960 елларда барса да, андагы темалар бүген дә актуаль. Мәсәлән, ирек сөюче Бакый бай кызына гашыйк булгач үзгәрә. Акча колына әйләнә.
Хәмдия образы да гыйбрәт алырлык. Ул үзен башкалардан өстен куя. Бай кызы булгач, аңа ни кыланса да ярый, янәсе. Кызганыч, бу бүген дә актуаль. «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашучыларның үзара сөйләшә белмәүләре моның ачык мисалы булды. Мин тренингта аларны берләштерергә уйладым, чөнки ничек кенә булмасын кешегә кеше кирәк.
– Узган сезонның «Болан», «Хәл бу ки...», «Җаның ниләр тели?» спектакльләре дә тәрбияви әһәмияткә ия бит.
– Татар теле укытучылары белән очрашып сөйләшкәч, класстан тыш чараларны алыштырырлык проект эшләргә булдык. «Хәл бу ки...» проектын ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Чаллы язучылыр берлеге рәисе Факил Сафин да хуплады. Спектакльләрдән соң укучылар белән фикер алышабыз. Аларның хис-кичерешләре сөендерә. Бу укучылар шәхес булып үсә икән дигән өмет туа.
– Артур Шәйдуллин әсәре буенча куелган «Җаның ниләр тели?» спектаклен күпчелек тамашачы ошатты. Бер ханым йорт ияләрен кертүләрен генә кабул итмәдем ди...
– Кеше элек-электән табигать белән гармониядә яшәгән. Авылга кайтсам, әни һәрвакыт: «Бичурага ипи калдыр», – ди. Аның тәрбиясе шундый, ул табигатьне, җан ияләрен ярата. Ә безнең күп вакыт интернетта, телефонда үтә. Йорт ияләрен күрмәсәм дә, мин аларның барлыгына ышанам. Төзелеш барганда театр бинасы ничектер буш кебек тоела иде, чөнки озак еллар дәвамында монда берни дә булмаган, бичуралар качып беткән. Үзем ныклап эшли башлагач, мин бинабызга җан, рух, хөрмәт кертергә тырыштым. Хәзер бирегә килүчеләр: «Театрга килергә рәхәт», – дип китәләр. Үзең яшәгән, эшләгән җирне хөрмәт итәргә кирәк. «Җаның ниләр тели?»дә дә бу мәсьәләләр күтәрелә. Йортның нигезен туздырып аткач, бичуралар кача. Бу метофизик яткан Гарифулланың килүенә сәбәп була. Радиостанцияләре булган бер зур авылдан куркыныч хәбәр әйтәләр: бал кортлары югала икән. Без еш кына инновацияләр дип, табигатьнең нечкәлекләрен онытабыз. Безнең максат – спектакльдән хайп ясау түгел, кешенең җанына, күңеленә юл табып, кешелеклелек сыйфатларын табарга, тәрбияләргә булышу. Спектакльләрдә мифик-фантастик элементлар булырга тиеш дип саныйм. Алар тамашачыларны искәртер, табигатькә якынайту өчен кирәк.
– Олег Мәдьярович, Чаллы татар дәүләт драма театры бүгенге заман таләпләренә җавап бирәме?
– Театрыбыз бар яктан да замана таләпләренә туры килә.
– Тиздән остазыгыз, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Чехов әсәрен куя. Ул сез сәхнәләштергән спектакльләрне дә карыймы?
– Фәрит Рәфкатович ярдәме белән юнәлеш алсак, репертуарыбыз тагын да баер әле. Ул безгә килгәч тә, Казанда очрашкач та спектакльләр буенча киңәшләрен бирә, фикерләрен әйтә. Мин аңа бик рәхмәтле.
– Быел Камал театрының зур сәхнәсендә аншлаг белән гастрольләр уздырдыгыз. Моның сере нидә?
– Театрыбызны, эшебезне яратудыр. Моның өчен без тамашачыларыбызга, Г.Камал театры директоры Илфир Якуповка рәхмәтле.
– Яңа сезонда артистларыгыз үзләрен режиссер буларак сынап карыймы?
– Әлбәттә. «Хәл бу ки...» проекты дәвам итәчәк. Фирдүс Сафин Уфада режиссерлыкка укый. Ул киләсе сезонда Тукайның «Исемдә калганнар»ын сәхнәләштерергә тели. Марсель Мөсәвиров яшьләр өчен яңа проект турында уйлана. Зөлфия Галиуллинаның да ниндидер планнары бар дип беләм.
– Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектальләрне репертуардан төшерүегез белән килешмәүчеләр дә бар.
– Миндә әсәрләргә карата каршылыклы фикерләр юк. Ә менә аларның куелышына сораулар бар. Алар зур сәхнә, заманча сәнгать таләпләренә җавап бирми. Буа, Уфаның «Нур» театрлары Зифа Кадыйрова әсәрләрен заманча технологияләр кулланып, кызыклы спектакльләр чыгардылар. Безнекеләр алар янында ярлы күренә. Шуңа күрә аларны туктатырга туры киләчәк.
– Сез бер әңгәмәдә артистларны сәхнәдә чишендерүгә каршы булуыгызны әйткән идегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?
– Үзгәрмәде. Мин сәхнәдә сүгенү, чишенү, ачыктан-ачык мәхәббәт һәм башка тыелган, ямьсез күренешләргә каршы. Аларны башкача да әйтеп була бит. Театрның тәрбияви урын икәнлеген истән чыгармаска кирәк.
– Яшь кеше буларак, театрдагы өлкән артистлар белән эшләү авыр түгелме?
– Мин театрга 2020 елда килдем. Авыр булмады. Без бер максат өчен бер эштә аңлашып эшлибез. Мин һәрбер артистның уңай һәм тискәре якларын, мөмкинлекләрен беләм. Пьесаны укыганда ук теге яки бу рольгә кемне алырга икәнен тәгаенлим. Спектакльне башыннан ахырына кадәр коллективыбыздагы барлык җаваплы кешеләр белән бергә киңәшеп эшлибез. Уңышларыбызның нигезендә бердәмлек ята. Без бергәләп театрыбызны үстерергә тиеш.
– «Мастеровые» рус драма театрыннан спектакльләрдән соң тамашачыларны зур автобуслар өч проспект буенча өйләренә кайтара. Безнең театрда да шуны эшләп булмыймы?
– «Мастеровые» – мунициапаль театр. Ә без ТР Мәдәният министрлыгына буйсынабыз. Шулай да киләсе сезонда бу мәсьәләдә тамашачыларыбызга уңайлыклар тудырырга тырышачакбыз.
– Олег Мәдьярович, яраткан кешегез бармы? Булачак хатыныгызның иҗат кешесе булуын телисезме?
– Әлегә өйләнү турында уйларга вакытым юк. Йөрәгем әлегә буш. Булачак хатынымның нинди һөнәр иясе булуы мөһим түгел. Иң мөһиме: үзара хөрмәт, аңлашу һәм мәхәббәт булсын.
– Театр артистлары кинога төшәләр, мәктәпләрдә эшлиләр. Сез моңа каршы түгелме?
– Артистлар тормышның төрле ягын күрергә, белергә тиешләр. Кинода төшү персонажларны икенче яктан ачарга мөмкинлек бирә. Мин артистларыбызның төрле җирләрдә эшләүләренә каршы түгел, бернинди чикләүләр дә юк. Тик театрга гына зыян килмәсен. Артистларның кинода, сериалларда төшүләренә мин шатланам гына.
– Җәйге ялда театрда чаралар үткәреләме?
– Бу сезонда күп эшләдек. Шуңа күрә августка кадәр ял итәбез. Аннары халыкны театр сәнгатенә якынайту максатыннан, мастер класслар оештырырга җыенбыз. Без театрны актив тормыш урыны итәргә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев