Өлешчә мобилизациядән мәдрәсә шәкертләре азат ителәчәк
Яңалыклар тасмасы

Өлешчә мобилизациядән мәдрәсә шәкертләре азат ителәчәк

Владимир Путин яңа указны имзалады.

5 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин мобилизациядән кичектерү турында указны имзалады. Хәрби операциядән азат ителүче гражданнар исемлеге  киңәйтелде. 

Хәзер өлешчә мобилизация шәхси югары уку йортлары студентларына, аспирантларына, табиб-ординаторларга һәм рухи учреждениеләрдә белем алучы шәкертләргә дә кагылмый.

Беренче тапкыр уртача һәм югары белем алучы, көндезге һәм кичке бүлектә укучы студентлар да хәрби операциядән азат ителәчәк. Шунысы бар: уку йортларының дәүләт аккредитациясе булырга тиеш. Моннан тыш, аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик юнәлештә укучыларга да кичектереп тору каралган. Рухи белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, ягъни шәкертләр да мобилизациядән кичектерелә. 
 

 


хәрби хезмәт

Нет комментариев