Олеся Борина: «Кайвакытларда ашарга да булмый иде...»
«Әни апам белән мине берүзе үстерде», ди ул.
Чаллының күренекле блогеры Мама Маликушкиның «Минем юлым» исемле җыр яздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Милли җанлы, ихлас блогер Олеся Боринаны шул уңайдан редакциябезгә чакырып әңгәмә кордым.
– Олеся, син – уңышлы блогер. Җыр яздыру нигә кирәк булды? Эшен русча алып баручы мишәр кызын җыр дөньясы куркытмадымы?
– Сәхнәгә чыгу минем балачак хыялым иде. Мин балалар бакчасына йөргәндә, мәктәптә укыганда вокал белән шөгыльләндем. Мин кеше күп булган урыннарны, кешеләр белән аралашырга, аларның кәефен күтәрергә, позитив энергия бирергә яратам. Кешеләрне җырларым белән сөендерү хисе көчле булганлыктан, ниһаять «Минем юлым» дигән беренче җырымны яздырдым. Дөрес, башта бик курыктым, хәзер дә дулкынланам. Җыр сүзләрен язган Алия Сәмигуллина: «Бу җыр синең тормышың турында, син авырлыклар аша үтеп, тырышлыгың белән бүгенге дәрәҗәгә җиткәнсең. Курыкмыйча җырла», – диде. Мин педагог Радослава Сафинадан вокал дәресләре алам. Ул да: «Тавышың бар, аны үстерергә кирәк», – дип үсендереп тора.
– Синең җырыңны тыңлагач, каз тәннәре чыга һәм ирексездән Олесяның тормышы шулкадәр авыр булдымы икән дигән сорау туа.
– Мин 1988 елда туган кеше. 1990 елларда беркемгә дә җиңел булмады. Безнең әниебез әтидән аерылып, ике бала белән берүзе калды. Эш тә, акча да юк. Мин апамнан калган киемнәрне киеп үстем. Кайвакытларда ашарга да булмый иде. Кара ипигә кайнатма ягып чәй эчкән вакытлар күп булды. Авылдан бәрәңге алып киләләр иде. Минем буем да кечкенә, матур киемнәрем дә юк иде, шунлыктан миннән гел көләләр, ә мин гел елый идем. Шул вакытта ук: «Мин болай яшәмәячәкмен, баламны бәхетле тормышта үстерәчәкмен», – дип максат куйдым.
Әңгәмәнең тулы вариантын «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саннарының берсеннән һәм сайтыбыздан укырсыз. Безне күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев